Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры

татар театры
(Татар дәүләт академия театры битеннән юнәлтелде)

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры (рус. Татарский государственный академический театр имени Галиаскара Камала) — Казанда урнашкан, татарларның беренче һөнәри театр коллективы Сәйяр нигезендә оештырылган, татар театрлары арасында әйдәп баручы театр.

Галиәсгар Камал исемендәге
Татар дәүләт академия театры

Театрның 2024 елдан яңа бинасы
Адрес 420021 Татарстан ур., 1
Казан, Татарстан
Нигезләнгән 22 декабрь 1906
Директор Илгиз Зәйниев
kamalteatr.ru

«Сәйяр» чоры

үзгәртү
Төп мәкалә: «Сәйяр»
 
«Сәйяр» артистлары: Г. Мангушев, Г. Кариев, З. Солтанов, К. Тинчурин (1916 ел)

1906 елның 22 декабрендә Казанда беренче публик татар спектакле күрсәтелде. Бу дата татарча театрның барлыкка килү датасы булып санала.

1907 елның язында Ырынбурда әле 1905 елда ук уйналырга тиеш булып та реакцион көчләр каршылыгы аркасында тыелган «Галимлек вә наданлык» (А. Островский буенча) һәм «Морад Сәлимов» (Фатих Халиди) спектакльләре уйнала. Казанда Татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган күренекле шәхес, талантлы музыкант һәм җырчы Ильяс Кудашев-Ашказарский тарафыннан оештырылган алдынгы фикерле татар егетләреннән торган әлеге төркем шул ук елны Идел буйлап беренче гастрольгә чыга. Бу — соңрак «Сәйяр» исемен алган беренче профессиональ татар театр труппасы.

Соңрак Нижгарда труппага «беренче татар артисткасы» булып танылачак Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һәм «Сәйяр» труппасының булачак җитәкчесе 21 яшьлек приказчик Миңлебай Хәйруллин кабул ителә. «Сәйяр» — 1908 елда труппага Габдулла Тукай кушкан исеме (күчеп йөрүче йолдыз мәгънәсендә). Татар театры үзенең беренче исеменә гасыр буе тугрылыклы калып ил гизә; ул Мәскәү, Петербург, Баку, Уфа, Идел буе, Урал, Себер, Казакстан, Урта Азия шәһәрләре һәм Балтик буе республикаларында, ерак чит илләрдә гастрольләрдә булып, үзенең милли-мәдәни вазифасын зур фидакарьлек белән башкарып килә.

1918 ел ахырына кадәр «Сәйяр» исемен йөрткән татар театр труппасы артистлары, барлык авырлыкларны җиңеп, чор каршылыклары һәм фәкыйрьлек белән көрәшә-көрәшә нибары 10—12 ел эчендә тормышчан, халыкчан, рухи тәрбия чыганагы булып җитешкән милли театр барлыкка китерәләр һәм аны чын сәнгать югарылыгына күтәрәләр. Драматурглар Галиәсгар Камал, Гаяз Исхакый, Шәриф Камал, Мирхәйдәр Фәйзи, Фәтхи Бурнаш, Кәрим Тинчурин, Мольер, Фридрих Шиллер, Уильям Шекспир, Николай Гоголь, Антон Чехов, Максим Горький, Александр Островский әсәрләрендә Г. Кариев, С. Гыйззәтуллина-Волжская, Н. Сакаев, В. Мортазин-Иманский, Г. Болгарская (Өммегөлсем Мостафина), Ф. Сәмитова, Б. Болгарский (Габделбарый Фәйзуллин), Ф. Ильская, К. Шамил, З. Солтанов, Н. Таҗдарова, Н. Арапова, Ә. Кулалаев, Г. Мангушев, Камал I (Габдулла Камалетдинов), Камал II (Габдрахман Камалетдинов), С. Байкина, Ш. Шамильский (Шакир Вахитов), Ә. Синяева, С. Айдаров кебек яшьләр, күбесенең махсус театр белемнәре булмаса да, талантлы җитәкчеләр һәм рус театрының тормышчан мәктәбе үрнәгендә (монда «Сәйяр» труппасының эшчәнлегендә катнашкан Н. Зимовой, А. Михайленко, А. Загорский, М. Громов һ. б. рус режиссерлары, артистларының да өлеше бар) иҗади яктан үсәләр, профессиональ зур артистлар булып өлгерәләр.

1912 елда С. Гыйззәтуллина-Волжская «Сәйяр» төркеменнән китеп, Уфада «Нур» исемле — икенче татар театры труппасы оештыра. Ырынбур шәһәрендә 1915 елда В.Мортазин-Иманский җитәкчелегендә татарча өченче театр — «Ширкәт» труппасы эшли башлый. Шулай итеп, 1917 елгы Октябрь революциясенә кадәр татар театры ил күләмендә танылып өлгерә һәм аның белән кызыксынучылар арта.

1917 елгы революциягә Г. Кариев җитәкчелегендәге «Сәйяр» артистлары Россия күләмендә даны таралган, театр белгечләре, тәнкыйтьчеләр күзлегеннән дә иҗади җитлеккән, иң мөһиме, тамашачыларның мәхәббәтен казанып, матди яктан да иркен сулыш алган труппа булып килеп керә. Бу вакытта театрга махсус бина булдыру чаралары да күрелә башлый. Октябрь революциясе театр тормышына яңа борылыш, яңа сынаулар алып килә. Кыска гына арада берничә исем алыштырып, театр үзгәрешләр чорында үзенең актив эшчәнлеген дәвам итә.

Гражданнар сугышы елларында артистлар төрле фронт бригадаларында кырыс, күчмә шартларда хезмәт күрсәтәләр; Урта Азиядәге тугандаш республикаларның милли театрларына беренче юл күрсәтүчеләр дә, бөтен ил буйлап дистәләгән татар театрлары тууга сәбәпче һәм аларга ярдәм итүчеләр дә татар артистлары була.

Дәүләт театры

үзгәртү

1922 елда асылда «Сәйяр» труппасы нигезендә һәм аңа төрле яклардан, төрле труппалардан (мәсәлән, «Аң» труппасыннан) артистлар, драматурглар, музыкантлар җыелу нәтиҗәсендә дәүләт театры төзелә. Ул «Кызыл Октябрь исемендәге беренче татар дәүләт үрнәк драма театры» дип атала, аның җитәкчесе итеп Г. Кариевның шәкерте — артист, режиссер, драматург К. Тинчурин билгеләнә. 1926 елда театр Академия исеменә лаек була, ә 1939 елда Галиәсгар Камалның 60 еллык юбилее уңае белән театрга аның исеме бирелә.

19201930 еллар театр эшчәнлегендә төрле эзләнүләр, тәҗрибәләр чоры. Драматург Ф. Сәйфи-Казанлы сүзләре белән әйткәндә: «Безнең театрда ... романтизм да, футуризм да бар, ләкин театрның 99 проценты — реалистик». Халык тормышыннан алып язылган мелодрамалар, чит ил классикасыннан У.Шекспир әсәрләре, чор кадагына кагылышлы милли һәм тәрҗемә пьесалар репертуарның тотрыклы булуына ярдәм итә.

1923 елда Казанда театр техникумы ачыла һәм татар театрына артистлар хәзерләүне башлап җибәрә. 1926 елда труппа техникум тәмамлаган беренче артистлар Галия Булатова, Галия Нигъмәтуллина, Галия Кайбицкая, Хәким Сәлимҗанов кебек яшь талантлар белән тулылана. 1926 елның декабрендә К.Тинчурин язган «Зәңгәр шәл» музыкаль драма премьерасы була.

1930 елда театр Мәскәүдә ССРБ халыклары театрлары Олимпиадасында катнаша. Шуның нәтиҗәсе буларак, режиссурага яңа таләпләр куела һәм махсус югары белемле режиссерлар әзерләү өчен талантлы яшьләр Мәскәүгә укырга җибәрелә. 1928 елда татар театры махсус җиһазландырылган, уңайлыклары булган бинага күчә (Горький урамы, 13-нче йорт).

1937 елда театрның сәнгать җитәкчесе Кәрим Тинчурин, драматург Фәтхи Бурнаш репрессияләнәләр, алар язган әсәрләр репертуардан алына. Баш режиссер Гомәр Исмәгыйлев театрдан куыла. Актерлардан Мөхтәр Мутин кулга алына.

1939 елда татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камалның 60 еллыгы уңаеннан театрга аның исеме кушыла.

Сугыштан соңгы чор

үзгәртү

1956 елның июнендә сәхнәгә кабат «Зәңгәр шәл» кайта. Тагын бер елдан, 1957 елда Театр Татар әдәбияты һәм сәнгате ункөнлеге сәбәпле Мәскәүдә гаять зур уңыш белән гастрольләр ясый. Театр илнең югары бүләге — Ленин орденыны белән бүләкләнә. Х.Әбҗәлиловка ССРБ халык артисты шәрәфле исеме бирелә.

1958 елның апрелендә К.Тинчурин пьесасы буенча куелган «Җилкәнсезләр» өчен театрга яңа оешкан Г.Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премиясе тапшырыла.

Хәзерге чор

үзгәртү
  • 1986ның 5 ноябрендә театрның яңа бинасы тантаналы рәвештә ачыла.[1]

Театр директорлары

үзгәртү
 
 
 
  • Камал театры 1987 ел башына кадәр М. Горький урамы, 13нче йорт адресы буенча урнашкан бинада эшли. 1850 елда торак йорт буларак салынган, архитектор Ксаверий Алоизиевич Скаржинский (ru). 1912 елда «Новый театр» бинасы итеп үзгәртеп корылган (архитектор Ф. Р. Амлонг). 1987 елдан ― Тинчурин театры урнашкан бина.
  • 1987 елның гыйнварында «Зәңгәр шәл» спектакле белән театрның Кабан күле буендагы яңа бинасы (Татарстан урамы, 1) ачыла. Проект авторы ― Мөнир Агишев, Казанның баш архитекторы, автордаш ― Георгий Горлышков (Мәскәү). Казан театры проекты берничә Бөтенсоюз премиясе ала. Бина уникаль, бернәрсәгә дә охшамаган. Аны борынгы күлнең якты сулары өстендә йөзә торган кораб белән чагыштыралар. Театр бинасында зур һәм кече тамашачы залы, репетицияләр бүлмәләре һәм иркен фойе урнашкан[5].
  • 1986 елда төзелеп беткән бина 2021 елда «хәзерге театр бинасы заманча таләпләргә туры килми», дип табыла. Июль аенда театрның яңа бинасын төзү өчен урын сайлап алына. Яңа бина проектын сайлау өчен Халыкара архитектура конкурсы үткәрелә.[6]

Театрның Һади Такташ һәм Назарбаев урамнары чатында урнашкан яңа бинасының мәйданы 48,8 мең кв. метр тәшкил итә, ул 1370 урынга исәпләнгән. Театр территориясе 3,15 га. 5-8 катлы бинада дүрт зал була: зурысы 788 урынлы, көнчыгышы (түгәрәге) 242 урынлы, универсаль залда урыннар саны сайланган сценографиягә карап (300гә кадәр урын) үзгәрергә мөмкин һәм камера залына 40 тамашачы сыячак. Анда 544 театр хезмәткәре эшләячәк[7]. Яңа бинада беренче чаралар 2025 елның беренче өч аенда үткәрелә башлый. Җәйгә исә театр тулы көчкә эшли башлаячак[8]. 2025 елның 20 гыйнварында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Мәдәният министры Ольга Любимова, Россия театр әһелләре берлеге җитәкчесе Владимир Машков һәм башка зур кунаклар катнашында Камал театрының яңа бинасы рәсми ачылган[9].

Бүләкләре

үзгәртү

Танылган хезмәткәрләре

үзгәртү
  • ...
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны әлма-матер һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Шәриф Камал 1884-02-16 Пешлә язучы
драматург
журналист
Sharif Kamal 1942-12-22
1924 1926 Зәки Вәлиев 1889 Россия империясе театр актеры
театр режиссеры
theatre maker
1959
1922 1944 Петр Сперанский 1891-01-01 Казан Казан сынлы сәнгать укуханәсе
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты
рәссам
театр рәссам-бизәүчесе
сынчы
мигъмар
Pyotr Speranskiy 1964-12-13
Гөлсем Болгарская 1891-10-15 Казан актёр Gulsum Bolgarskaya 1968-01-09
Хәмит Колмәмәт 1895-06-15 Казан актёр Hamit Kulmamet 1942
Сара Байкина 1895-12-14 Әстерхан актёр 1972
Хәлил Әбҗәлилев 1896-09-29 Ырынбур өязе актёр
театр режиссеры
Khalil Abzhalilov 1963-03-18
Гомәр Дәвешев 1897 Ырынбур 1964
1920
1923
1922
1924
Газиз Айдарский 1898 Айдар (Яшел Үзән районы) Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС режиссёр
укытучы
Gaziz Aydarskiy 1933-10-30
1927 1928 Фәтхи Бурнаш 1898-01-13 Кыр Бикшеге «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе
Казан Татар укытучылар мәктәбе
язучы
шагыйрь
журналист
драматург
тәрҗемәче
Fathi Burnash 1942-08-01
1931
1936
1935
1944
Сәет Булатов 1898-05-23 Сембер Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС театр актеры
театр режиссеры
укытучы
1970-07-16
1920 1943 Нәфыйга Арапова 1900-04-30 Казан актёр Nafiga Arapova 1943-04-13
1920 1925 Рокыя Кушловская 1901 Казан театр актеры 1989-05-31
1933 No/unknown value Гөлсем Камская 1901-03-25 Казан театр актеры 1975-12-08
1925 1926 Мәкәрим Әдһәм улы Мәһдиев 1901-12-23 Түбән Якый
Бөгелмә өязе
Казан Татар укытучылар мәктәбе
Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС
театр актеры
театр режиссеры
педагог
1938-07-10
1933 1935 Һаҗәр Илялова 1902-03-07 Троицк театр актеры 1980-04-14
Фатыйма Ильская 1902-12-31 Ырынбур актёр Fatima Ilskaya 1984-11-15
1926 1964 Хәким Сәлимҗанов 1903-02-25 Ыр Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе Khakim Salimzhanov 1981-11-11
1939 1955 Кәшифә Тумашева 1906-01-07 Нөнәгәр Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе
Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС
театр актеры
театр режиссеры
Kashifa Tumasheva 1978-04-19
Галия Булатова 1906-06-24 Түбән Әлки Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе актёр 1985-09-13
1926
1930
1928
No/unknown value
Галия Нигъмәтуллина 1907-01-02 Ыр Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе театр актеры 1990-01-04
Фуат Халитев 1909-02-18 5 нче пүлисә бүлеге актёр 1981-03-16
1936 1963 Нәҗип Гайнуллин 1912-02-15 Троицк Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе актёр 1969-07-14
Вера Минкина 1918-09-09 Чистай өязе Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе актёр Vera Minkina 2011-09-20
1950 1971 Асия Хәйруллина 1921-07-15 Ясаклы Бураш Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
театр актеры
театр мөгаллиме
2004-11-04
Равил Тумашев 1923-04-21 Симәй театр режиссеры
театр мөгаллиме
педагог
Ravil Tumashev 2016-01-02
1953 1985 Әнәс Тумашев 1924-02-25 Чистай Казан сынлы сәнгать укуханәсе
И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты
рәссам
сәхнә бизәүче
Anas Tumashev 2010-10-12
Шәхсәнәм Әсфәндиярова 1926-02-08 Тирмез актёр Shahsanem Asfandiyarova 1996-10-27
Габдрахман Сәлимов 1926-12-16 Күәм биюче
choreographer
либритис
1990
1951 1969 Вәкил Закиров 1928 Мамадыш кантуны Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС
Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе
театр актеры 1969
1956 1960 Айрат Арсланов 1928-04-10 Ахун Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС
Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе
актёр
киноактер
диктор
2010-04-23
Шәүкәт Биктимеров 1928-10-28 Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе актёр Shaukat Biktemirov 2012-05-28
1966 2002 Марсель Сәлимҗанов 1934-11-07 Казан Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС
Казан (Идел буе) федераль университеты
драматург
театр режиссеры
театр мөгаллиме
Marcel Salimzhanov 2002-03-26
Наил Дунаев 1937-05-03 Зәй районы М. С. Щепкин ис. Югары театр укуханәсе актёр
театр мөгаллиме
Nail Dunaev 2022-10-30
Ринат Таҗетдинев 1938-01-01 Кече Чынлы М. С. Щепкин ис. Югары театр укуханәсе актёр Rinat Tazetdinov 2024-10-16
1961 2014 Нәҗибә Ихсанова 1938-01-25 Тымытык районы М. С. Щепкин ис. Югары театр укуханәсе актёр Najiba Ikhsanova 2021-03-12
1961 1963 Рабит Батулла 1938-03-26 Зәй районы М. С. Щепкин ис. Югары театр укуханәсе
Югары сценарийчеләр һәм режиссерлар курслары
А. М. Горький ис. Әдәбият институты
язучы
драматург
публицист
satirist
Rabit Batulla
Гөлсем Исәнголова 1938-06-10 Дәүләткол М. С. Щепкин ис. Югары театр укуханәсе актёр
Фирдәвес Әхтәмев 1939-07-21 Лаеш районы М. С. Щепкин ис. Югары театр укуханәсе актёр
киноактер
2012-02-22
Әзһәр Шакирев 1940-02-22 Азнакай районы М. С. Щепкин ис. Югары театр укуханәсе актёр Azgar Shakirov
Хәлим Җәлалов 1940-04-27 Олы Солтан Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе театр актеры
язучы
шагыйрь
тәрҗемәче
актёр
балалар язучысы
Halim Zalyalov 2021-07-05
1957
1972
1961
1974
Мансур Шиһапов 1940-05-01 Яншык (Татарстан) Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе
Казан (Идел буе) федераль университеты
актёр
шагыйрь
язучы
театр директоры
җыр сүзләрен язучы
Mansur Shigapov 2022-12-09
Хәлимә Искәндәрева 1940-05-19 Ташкент Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС актёр Khalima Iskanderova
Наилә Гәрәева 1940-11-18 Казан Василий Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театры актёр
театр мөгаллиме
Nailya Garaeva 2023-11-28
1978 2020 Ай­дар Ха­физ 1943-05-20 Күн Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе театр актеры
театр мөгаллиме
театр режиссеры
principal director
актёр
Aydar Hafizov 2020-12-13
Наилә Ибраһимова 1945-08-05 Атабай (Лаеш районы) Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе театр актеры
актёр
Nailya Ibragimova
1974 Рузия Мотыйгуллина 1950-03-03 Югары Әлки Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе актёр
Илдар Хәйруллин 1950-06-06 Казан Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе театр актеры
театр мөгаллиме
театр режиссеры
киноактер
актёр
Ildar Khairullin (actor)
Шамил Бариев 1950-11-14 Олы Арташ (Саба районы) Россия дәүләт сәхнә сәнгатьләре институты актёр Shamil Bariev 1994-03-11
1976 Әсхәт Хисмәтов 1952-01-01 Түбән Әлки Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе театр актеры
киноактер
җырчы
актёр
Ashat Hismatov
Фирая Әкбәрова 1952-06-02 Кызыл Байрак (Югары Ослан районы) Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе театр актеры Firaya Akberova
1974 Алсу Гайнуллина 1954-02-24 Иске Чүпрәле Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе актёр Alsu Gainullina
Николай Юкачев 1956-12-03 Нырты Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе театр актеры 2009-10-03
Фәридә Сафина 1957-03-20 Сарман Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе
Казан дәүләт мәдәният институты
Казан (Идел буе) федераль университеты
театр актеры
театр мөгаллиме
актёр
җырчы
Farida Safina
Раушания Юкачева 1959-02-18 Күн Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы
Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе
Казан дәүләт мәдәният институты
театр актеры
актёр
Raushaniya Yukachyova 2022-07-17
Гафур Каюмов 1959-03-02 Яңа Сәрдә Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе
Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС
National Academy of Arts
драматург
театр режиссеры
2018-07-27
Рөстәм Галиев 1960-08-27 Киекле Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе
Мәскәү дәүләт мәдәният университеты
театр актеры
театр режиссеры
сәнгать җитәкчесе
театр директоры
1983 Венера Шакирова 1960-10-11 Казан Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе
Казан дәүләт мәдәният институты
театр актеры
Фәрит Бикчәнтәев 1962-05-21 Казан Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС актёр
театр режиссеры
театр мөгаллиме
Farid Bikchantaev
Рамил Төхфәтуллин 1966-10-02 Галиәсгар Камал урамы Казан (Идел буе) федераль университеты актёр Ramil Tuhvatullin
Сәлимә Әминева 1969-09-19 Уфа Казан дәүләт мәдәният институты ballet master
Фәнис Җиһанша 1972-06-01 Күәм Казан дәүләт мәдәният институты театр актеры
киноактер
Fanis Ziganshin
Чулпан Закирова 1977-07-24 Казан Казан (Идел буе) федераль университеты
Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС
биюче
choreographer
Гүзәл Шакирова 1980-11-04 Чаллы Казан дәүләт мәдәният институты театр актеры
диктор
Guzel Shakirova
Гөлчәчәк Гайфетдинова 1982-12-12 Апас районы
Кайбыч районы
актёр
сәнгатькәр
театр актеры
Айгөл Хәйруллина 1984-03-29 Казан Казан дәүләт консерваториясе
Казан музыка көллияте
җырчы
Илнур Закиров 1985-01-17 Күшәр Казан дәүләт мәдәният институты театр актеры Ilnur Zakirov
Айгөл Миңнуллина 1987-05-07 Казан Казан дәүләт мәдәният институты
Казан милли тикшеренү технология университеты
театр актеры
Ләйсән Фәйзуллина 1987-06-30 Әлмәт (Сарман районы) Казан дәүләт мәдәният институты театр актеры
сәнгатькәр
2017 Алмаз Борһанов 1989-11-26 Бәкер Казан дәүләт мәдәният институты театр актеры
Артур Шәйдуллин 1991-08-21 Казан Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе театр актеры
plastic artwork
Гүзәл Гөлвердиева 1993-05-30 Байлар Сабасы Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе
Казан дәүләт мәдәният институты
театр актеры
Алинә Мөдәрисова 1993-12-30 Уфа Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе театр актеры
Айгөл Шәкүрова 1995-12-21 Татарстан Казан дәүләт мәдәният институты театр актеры
Рәйхан Габдуллина 1997-12-23 Казан Казан музыка көллияте
Казан дәүләт мәдәният институты
театр актеры
сәнгатькәр


Искәрмәләр

үзгәртү
  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2019-07-01, retrieved 2018-12-16 
  2. Камал театры сайты, archived from the original on 2017-01-12, retrieved 2016-08-10 
  3. И. Илялова. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1999, 248 б. ISBN 5-298-00708-2
  4. Ильгиз Зайниев назначен директором театра Камала. kamalteatr.ru, 28.12.2024
  5. Открытие нового здания театра имени Галиасгара Камала, 1987 год. 2021 елның 5 декабрь көнендә архивланган. realnoevremya.ru, 11.05.2020(рус.)
  6. Новое здание театра им. Г. Камала будет построено между ул. Хади Такташа и озером Нижний Кабан. trt-tv.ru, 11.07.2021(рус.)
  7. Камал театрының яңа бинасы мәйданы 49 мең квадрат метр була. Татар-информ, 7.12.2023
  8. Әюпова Камал театрының яңа бинасы ачылу вакытын игълан итте. Татар-информ, 27.12.2024
  9. Рузилә Мөхәммәтова. Владимир Машков: Планда Камал театрын дөньякүләм төрки мәдәнияте үзәге итү. Татар-информ, 20.01.2025
  10. Башкортстанда татарча спектакльне яраттылар, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-01-09 
  11. Камал театры сайтында
  12. Распоряжение правительства РФ от 15 июня 2017 года №1257-р
  13. 13,0 13,1 Театры Татарстана стали лауреатами XXX Российской Национальной театральной Премии «Золотая Маска». Министерство культуры РТ, 25.06.2024

Әдәбият

үзгәртү
  1. И. Илялова. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1999. ISBN 5-298-00708-2

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү