Казан Татар укытучылар мәктәбе

(Татар укытучылар мәктәбе битеннән юнәлтелде)

Казан татар укытучылар мәктәбе — рус-татар казна мәктәпләре өчен укытучылар хәзерләүгә хезмәт иткән уку йорты.

Казан Татар укытучылар мәктәбе
Нигезләү елы 1876
Ябылу елы 1917
Урын Калып:Байрак/Русия империясеКазан шәһәре байрагы
Адрес 420087, Казан губернасы, Казан шәһәре, Екатеринская, Бутягин йорты
Уку йорты урнашкан бина, хәзерге Тукай урамы, 73

Башлангыч чоры үзгәртү

1876 елның 13 сентябрендә Казанда сигезъеллык Татар укытучылар мәктәбе — «Татарская учительская школа» ачыла. Татар укытучылар мәктәбе башлангыч белем бирүче казна башлангыч татар мәктәпләре өчен мөгаллимнәр әзерләргә тиеш була. Шул төрдәге мәктәпләр арасында сан буенча өченче. Аңа кадәр шундыйрак мәктәпләр Уфа һәм Акмәчеттә ачыла. Мәктәп Бутягин йортында (хәзер Тукай урамы) урнаша.

Уку йортын булдыру — 1871 елда татар казна мәктәпләре инспекторы итеп билгеләнгән бөек тюрколог-галим Вилһелм Радлов башлангычы. Радлов мәктәп өчен программалар әзерли, дәреслекләр төзи, укытучыларны таба. Уку йортының төп максаты — «мөселман динендәге яшь егетләрне Казан губернасының татар мәктәпләрендә рус телен тарату өчен әзерләү».

Уку-укыту процессы үзгәртү

Мәктәптә уку 4 ел тәшкил иткән. Мәктәпкә 15 яшькә җиткән егетләр алынган. Укучылар хәрби хезмәттән азат ителә.

Уку-укыту программасына 1-нче сыйныфтан рус теле, математика, дин гыйлеме, табигать белеме, икенче сыйныфтан аларга тарих, география өстәлә. Өченче курстан педагогика һәм дидактика укытыла. Шулай ук рәсем дәресләре, сызым ясау, гимнастика дәресләре керә. Татар теле укытылмый.

Уку-укытуга абруйлы мөгаллимнәр җәлеп ителә. Күпчелек укытучылар руслар була. Татарлардан мәктәптә табигать белемен һәм рус телен Ибраһим Терегулов белән Каюм Насыйри, дини гыйлемнәрне Шиһабетдин Мәрҗани, аннары Таиб Яхин, рәсем һәм каллиграфияне Шакирҗан Таһиров укыта. Инспекторлар (хәзергечә — директор булыр иде): Мөхәммәтгали Мәхмүтов (1876-1881), Шаһбазгәрәй Әхмәров (1881-1900), Михаил Пинегин (1900-1907), В. П. Брюханов (1907-1911), В. А. Зеленецкий (1911-1912), И. М. Крестников (1912-1917).

Уку йортына шик белән караучы татар халкының ихтирамын яулау өчен укучыларның әхлак һәм тәртип якларына зур игътибар бирелгән. Укучылар биш вакыт намаз укырга, атнага бер тапкыр булса да мәчеткә барырга, мөселманча киенергә тиеш була. Моны мәктәпнең тәрбиячеләре даими тикшереп торган.

Танылган шәкертләр үзгәртү

1876-1917 елларда эшләү дәверендә әлеге мәктәпнең көндезге бүлеген 396 кеше тәмамлаган. Беренче чыгарылыш 1880 елда була, ул елны мәктәпне 5 кеше тәмамлый. Укып чыгучылар юллама белән казна мәктәпләренә җибәрелә. Алар мәгърифәт министрлыгы учреждениеләрендә мәҗбүри 6 ел хезмәт куярга тиеш була.

Монда төрле елларда укыган шәхесләрдән язучы һәм сәясәтче Гаяз Исхакый, сәясәтче, II һәм III дәүләт думалары депутаты Садри Максуди, революционер Хөсәен Ямашев, шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләй, татар профессиональ театрын оештыручыларның берсе Ильясбәк Кудашев-Ашказарский, галимнәр Мөхетдин Корбангалиев, Гыйлем Камай, Гыйбад Алпаров, педагог Нургали Надиев, дәүләт эшлеклесе Мирсәет Солтангалиев, мөгаллим, Хезмәт Батыры Габдрахман Рәфыйковны атарга була.

1917 елның 14 июнендә Вакытлы хөкүмәт укытучылар мәктәбен укытучылар семинариясе итеп үзгәртелә.[1]

Бәяләмәләр үзгәртү

Мәктәп оештыручылар тоткан максатны акламаган. Рус миссионеры Н. Ильминский, Ырынбур Татар укытучылар мәктәбе (1872-1890) ябылу уңаеннан язганча: «Мәктәпнең ябылуы — бик файдалы гамәл, чөнки бу мәктәп татар-мөселманнарны руслаштыру эшендә үзенең файдасызлыгын күрсәтте, (мәктәпләр) татар фанатизмын киметмиләр, бәлки татар зыялыларын тәрбиялиләр». Ильминский, шулай ук Казан укытучылар мәктәбен дә ябарга киңәш итә.[2]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү