Таиб Яхин
Таиб (Таип) Яхин (Мөхәммәдтаип Гыйльман улы Яхин) - күренекле татар мәгърифәтчесе, тәрҗемәче, фольклорчы. Кайбер чыганакларда исеме "Таип" дип язылган. Композитор Рөстәм Яхин да шушы ук Яхиннар нәселеннән.
Таиб Яхин | |
---|---|
Туган телдә исем | Мөхәммәдтаип Гыйльман улы Яхин |
Туган | 1845 Татарстанның Саба районы Сабай авылы |
Үлгән | 1910 Казан |
Милләт | татар |
Һөнәре | мөдәррис |
Ата-ана |
|
Тормыш юлы
үзгәртүТатарстанның Саба районы Сабай карьясында 1844 елда туган. Яхинның нәселе — бу төбәк өчен генә түгел, бөтен милләтебез өчен дә атаклы, абруйлы нәсел. Яхиннар Саба илендә имамлык иткәннәр, мәчет-мәдрәсәләр тотканнар. Яхиннар йолдызлыгы ул — имамнар, мәгърифәтчеләр, шагыйрьләр йолдызлыгы... Таиб Яхинның әтисе - төбәкнең абруйлы дин эшлеклесе Гыйльман бине Яхъя Сабай карьясында имам булган. Таиб Яхин Казан дарелфөнүнендә (университетында) һәм Казан татар укытучылар мәктәбендә (КТУШ) мөдәррис булып эшләгән. 1897-1898 елларда университет типографиясендә аның дәреслекләре чыгарыла. 1884-1910 елларда дин белеме буенча укыткан. 1910 елда вафат, Казанда җирләнгән, кабере Г.Тукай кабере белән янәшә (5-6 адым ераклыкта) урнашкан. Рус язучыларының әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. Идел буе татарларының халык аваз иҗаты әсәрләрен җыя. Мәкаль, әйтем, табышмак, балалар өчен гыйбрәтле хикәя җыентыклары төзүче. Мәгърифәтчелек өлкәсендә Таиб Яхинны Каюм Насыйри белән тиң йөртәләр [1].
Чыганаклар
үзгәртү- Нуруллин Р.Г. Яхиннар. — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2016. 2018 елның 15 июнь көнендә архивланган. — 208 б. – 500 д. – ISBN 978-5-906701-70-1.
Шулай ук карагыз
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Татар энциклопедия сүзлеге / Баш мөхәррир М.Х.Хәсәнов; җаваплы мөхәррир Г.С.Сабирҗанов. - Казан: ТР ФА Татар энциклопедия институты, 2002. - 830 б. (Мәгълүматлар 815 нче биттә китерелгән).
- Саба төбәгенең эпиграфик истәлекләре
- Саба төбәгенең эпиграфик истәлекләре
- Яхиннар йолдызлыгы(үле сылтама)
- Пушкин и татарская литература
- Вполсилы работать в этой школе было невозможно(үле сылтама)
- Таип Яхин турында 2018 елның 1 ноябрь көнендә архивланган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Информационное поле современной России: практики и эффекты: Материалы Шестой Международной научно-практической конференции 22 – 24 октября 2009 года / Под. ред. В.З. Гарифуллина / Вып. ред. Р.П. Баканов. – Казань: Изд-во Казан. гос. ун-та, 2009. – 402 с. (90нчы биттә).
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|