Саба районы

Саба́ районы́ (рус. Сабинский район) — Татарстанның төньяк өлешендә урнашкан муниципаль районы. Административ үзәге — Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсе. Саба районының гомуми мәйданы 1097,7 км² тәшкил итә. 2020 елга районда 31 041 кеше яши. Этник яктан район халкының 96% — татарлар, 3% — руслар, 1% - башка милләт вәкилләре тәшкил итә[3].

Саба районы
БайракИлтамга
Flag of Saby rayon (Tatarstan).pngCoat of Arms of Saby rayon (Tatarstan).png
Сурәт
Нигезләнү датасы 10 август 1930
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Башкала Байлар Сабасы[1]
Административ-территориаль берәмлек Татарстан һәм Татарстан АССР
Халык саны 31 269 кеше кеше (1 гыйнвар 2018)[2]
Мәйдан 1097,7 км²
Рәсми веб-сайт saby.tatarstan.ru
Харита сурәте
Commons-logo.svg Саба районы Викиҗыентыкта

Хәзерге Саба районы территориясенә кешеләр неолит чорында ук күченә башлый. Байлар Сабасы авылы турында беренче истәлекләр XIII гасырга карый. ТАССР составында Саба районы 1930 елның 10 августында оеша[4].

2020 елның маенда районда «Саба» индустриаль паркы төзелешен төгәлләделәр һәм азык-төлек кластеры булдыру турында игълан иттеләр[5][6].

ГеографияҮзгәртү

Район республиканың төньяк өлешендә Саба елгасында урнашкан, шулай ук Мишә елгасының өске өлешен били. Балтач, Кукмара, Теләче, Арча районнары белән чиктәш. Ландшафт елга үзәннәре белән бүлгәләнгән калкулыклы тигезлектән гыйбарәт. Район рельефында сулыкларны шартлыча төп дүрт өлешкә бүләргә мөмкин: төньяк (Мишә елгасының өске өлешләре һәм аның  көньяк кушылдыклары арасында), көнбатыш (Кече Мишә һәм Саба елгалары арасында), көньяк-көнчыгыш (Казкаш һәм Инеш кушылдыклары арасында), шулай ук үзәк (Саба һәм Казкаш кушылдыклары арасында). Пермь чорындагы Казан һәм татар яруслары катламнары — доломитлар һәм соргылт төстәге известьташлар, балчык, комлыклар — территориядәге төп җир токымнары булып тора.[4]

Район климаты уртача-континенталь, аңа салкын кыш, җылы җәй һәм җитәрлек дәрәҗәдә явым-төшемнәр хас. Саба районының төп файдалы казылмалары булып кирпеч балчыгы, табигый таш, известь, ком, торф тора. Кирпеч балчыгы ятмалары районның бөтен территориясе буйлап таралган, аны төзелеш материаллары ясау өчен кулланалар. Табигый таш шулай ук бөтен территория буенча таралган, әмма иң зур ятмалар Олыяз һәм Урта Саба авыллары янында урнашкан. Шулай ук Саба районында егермедән артык известьташ ятмалары бар.[4]

Герб һәм әләмҮзгәртү

Район гербы Республика Президенты каршындагы Геральдика Советы тарафыннан Россия геральдистлар союзы белән берлектә эшләнә һәм 2005 елның 14 ноябрендә раслана. Гербта алтын кыр фонында яшел чыршы сурәтләнгән, чыршы төбеннән ике якка киңәеп киткән ак каймалы дулкынлы күк буйлар сузылган, алар Сабаның төп су ресурслары — чишмәләрне чагылдыра. Гербның символикасы районда урман хуҗалыгының икътисади яктан мөһим ролен чагылдыра. Чыршы шулай ук табигатьне, сәламәтлекне, тормыш үсешен, сары төс — уңыш һәм байлык, ә көмеш һәм күк төсләр чисталык, камиллек, тынычлык, үзара аңлашу, намуслылык һәм хөрмәтне чагылдыра[4].

ТарихҮзгәртү

Урта гасырларҮзгәртү

Саба районының хәзерге территориясенә борынгы кешеләр неолит чорында урнаша башлыйлар. Бу хакта борынгы авыл җирлекләре, шәһәрчекләр, каберлекләр калдыклары рәвешендәге археологик һәйкәлләр сөйли. Саба турында беренче истәлекләр «Идегәй» дастанында телгә алына. Байлар Сабасыннан ун гына чакрым ераклыкта – Эзмә авылы зиратында 1332 елгы кабер ташы бүгенге көнгә кадәр саклана. Урта гасырларда җирлектә чүлмәкчелек үзәге булган[7]. Саба районы территориясендә беренче тапкыр эзләнүләр XVIII гасырның икенче яртысындагы академик экспедицияләр эшчәнлеге белән бәйле. Төбәк территориясендәге борынгы һәм урта гасыр һәйкәлләрен әле 1768-1774 елларда ук Николай Рычков, Петр Паллас һәм Иван Лепехин тикшергәннәр. XIX гасыр башыннан борынгы һәйкәлләрне эзләү белән Казан университеты галимнәре һәм туган якны өйрәнүчеләр шөгыльләнә[4].

Советлар Союзы составындаҮзгәртү

Саба районы 1930 елның 10 августында оеша. 1920 елга кадәр территория Казан губернасының Мамадыш һәм Лаеш өязләренә, 1920 елдан 1927 елга кадәр ТАССРның Арча, Мамадыш һәм Лаеш кантоннарына карый. Саба районы мөстәкыйль муниципаль берәмлек буларак оешкан вакытта, аның составына 69 авыл советы, 68 066 кеше (шуларның 59 366 — татарлар) яшәгән 118 торак пункт керә . Саба районының чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә. Шулай итеп, 1935 елда районның бер өлеше Теләчегә күчә, ләкин 1959 елның 12 октябрендә кире кайтарыла. ТАССР административ берәмлекләрен эреләндерү нәтиҗәсендә, 1963 елда Сабага Кукмара һәм Актаныш районнары кушыла, ул чакта Саба районы мәйданы-3197 км², ә саны-112,1 мең кешегә җитә. 1965 елда ТАССРның чираттагы административ-территориаль бүленеше нәтиҗәсендә район территориясе 1914 км² ка кадәр кимегән, ә халык саны 59,3 мең кеше тәшкил иткән. Соңрак, 1991 елның 4 октябрендә, Теләче районы да Саба составыннан чыгарыла[4].

Бөек Ватан сугышы барышында 1942 елда Саба районы хезмәтчәннәре теләге белән Т-35 танкларын чыгаруга акча җыю оештырыла. Авыл халкы 100 млн сумнан артык акча җыя, аңа 200әр берәмлек булган ике колонна бронетехника сатып алына, аларның һәрберсенә “Колхозник Татарии” дип язылган була. Техника 10-нчы һәм 23-нче танк корпусларына тапшырыла[8].

Хәзерге заманҮзгәртү

1999 елдан башлап, район башлыгы булып, хәзерге республика башлыгы Рөстәм Миңнехановның бертуганы — Рәис Миңнеханов тора. 2004 елда Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистә статусына ия булды, 2005 тә Саба районы муниципаль берәмлеккә әйләнә[7].

ХалыкҮзгәртү

Районның милли составы (2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча) — татарлар — 95,4, руслар — 3,2 %. Шәһәр шартларында (Байлар Сабасы ш.т. б.) район халкының 28,28% ы яши.

Халык саны
2002[9]2005[10]2006[11]2007[12]2008[13]2009[14]2010[15]2011[16]2012[17]2013[18]
31 31730 72730 54530 60030 65430 65431 03831 01531 10731 210
2014[19]2015[20]
31 14431 115


Милли составҮзгәртү

Милләт 1970[21] 1979[21] 1989[21] 2002[22] 2010[23]
татарлар 90,0% 91,8% 92,8% 95,5% 95,4%
руслар 9,3% 7,4% 6,2% 3,1% 3,2%

Муниципаль-территориаль бүленешҮзгәртү

Саба муниципаль районында 1 шәһәр, 19 авыл җирлеге һәм аларга кергән 67 торак пункт бар[24][25].

Авыл җирлегеАдминистратив үзәкТорак
пунктлар
саны
ХалыкМәйдан,
км2
1e-06 Шәһәр халкы
1Байлар Сабасы ш.т.б. Байлар Сабасы 2 8506[20]
1.000002 Авыл җирлекләре
2 Арташ авыл җирлеге Ике Басу Арташ 3 708[20]
3 Олы Кибәче авыл җирлеге Олы Кибәче 3 985[20]
4 Олы Нырты авыл җирлеге Олы Нырты 4 547[20]
5 Олы Шыңар авыл җирлеге Олы Шыңар 5 1053[20]
6 Югары Симет авыл җирлеге Югары Симет 2 578[20]
7 Яулаштау авыл җирлеге Яулаштау 2 701[20]
8 Эзмә авыл җирлеге Эзмә 5 1507[20]
9 Иштуган авыл җирлеге Иштуган тимер юл разъезды 1 615[20]
10 Килдебәк авыл җирлеге Килдебәк 3 886[20]
11 Курсабаш авыл җирлеге Курсабаш 5 773[20]
12 Мишә авыл җирлеге Лесхоз бистәсе 2 1537[20]
13 Мичән авыл җирлеге Иске Мичән 4 691[20]
14 Түбән Шытсу авыл җирлеге Түбән Шытсу 3 749[20]
15 Сатыш авыл җирлеге Сатыш 5 1275[20]
16 Иске Икшермә авыл җирлеге Иске Икшермә 3 773[20]
17 Тимершык авыл җирлеге Тимершык 5 1424[20]
18 Шәмәрдән авыл җирлеге Шәмәрдән 3 6222[20]
19 Шекше авыл җирлеге Шекше 3 834[20]
20 Юлбат авыл җирлеге Юлбат 4 751[20]

ИкътисадҮзгәртү

СәнәгатьҮзгәртү

Саба районында сәнәгать, транспорт һәм логистика инфраструктурасы шактый зур үсеш алган. Иң эре оешмалар — Шәмәрдән ит комбинаты, йон әйберләре фабрикасы, икмәк кабул итү предприятиесе, «ВАМИН — Саба» — «ВАМИН-Татарстан» филиалы, Саба урман хуҗалыгы. Район территориясендә Шәмәрдән магистраль газүткәргечләр җитештерү идарәсе урнашкан[4].

Районның иң эре предприятиесе — «Саба урман хуҗалыгы»: ул Татарстан территориясендә иң зур урман массивына ия - 22 938 га. Хуҗалык урманда агачлар урнашуы һәм тамырлы чыршыларны торгызу белән шөгыльләнә. 2012 елда республикакүләм Урман селекция-орлыкчылык үзәге ачылды, анда капланган тамырлы  үсентеләр җитештерәләр, бу үсемлекләрнең исән калуын 99% ка кадәр арттыра һәм үсүнең югары тизлеген гарантияли. 2020 елның сентябрендә Монополиягә каршы федераль хезмәт 2016 елдан 2018 елга кадәр узган дәүләт контрактлары буенча «Саба урман хуҗалыгы» һәм «Саба урманнары» арасындагы килешүне җинаятчел дип бәяләде, исәпләпләүләр буенча республика бюджеты 0,5 млрд югалтулар кичергән. Тикшерү турында гаризаны 2019 елда Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының бу чордагы дәүләт сатып алуларына анализ ясаганнан соң «Яблоко» партиясе биргән[26].

2016 елда Байлар Сабасында юридик адресны рәсмиләштергән «ВИМ-Авиа» авиайөртүчесе Саба районында теркәлгән иң эре компанияләрнең берсе була. 2018 елда авиакомпания рәсми рәвештә бөлгенлеккә төшүен таныды[27][28][29]. В 2018-м авиакомпания официально признала банкротство[30]. Икенче эре оешма — «Транзит Сити» ягулык компаниясе, аның әйләнеше 2018 елда 11,9 млрд.сум тәшкил итә. Тагын бер 10,9 млрд.сум әйләнешле(2016-2017 еллар) «Ликада Плюс» ягулык трейдеры  2020 елда бөлгенлеккә төшүе турында игълан итте[31]. Саба районының башка эре компанияләре нигездә авыл хуҗалыгы белән бәйле, алар арасында «Смарт Инжиниринг», «Дель-Транс-Агро» (табыш 5,7 млрд), «Регавтоторг» (477 млн), «Сабагро» (317 млн), «Татмит Агро» һ. б. бар[32].

Авыл хуҗалыгыҮзгәртү

Саба районындагы төп хезмәт юнәлеше - авыл хуҗалыгы. Хуҗалык җирләре биредә 60 мең гектардан артык, шуның 55 мең гектары эшкәртелә, бу Татарстанның барлык сөрүлек җирләренең нибары 1,78% ын алып тора, әмма алардан район милли керемнең 2,53% тәэмин итә. Биредә көзге арыш, бодай, солы, арпа, борчак, бәрәңге, җитен игәләр. Шулай ук төбәктә ит-сөт терлекчелеге, сарыкчылык һәм дуңгызчылык актив үсеш ала.

2016 елда «Каймак» кооперативы Саба районында «ТРда авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперациясен үстерү» программасы буенча бүлеп бирелгән Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы акчасына сөт заводы төзеде. 2020 елга завод тәүлегенә 4 тоннага якын сөт эшкәртә[33].

2020 елның гыйнварында Саба районында югары технологияле «Шыңар» сөт комплексы ачылды, анда 1500 баш терлекне тулысынча роботлар карый, кеше хезмәте, гомумән, файдаланылмый[34][35].

Инвестицион потенциалҮзгәртү

Районда эре компанияләр шөгыльләнә торган бизнесның төрле өлкәләре — ашлык белән сәүдә итү, ягулык трейдерлары, футбол стадионнары төзү һәм транспорт системаларын эшләү — тәкъдим ителгән[32]. 2020 елга Байлар Сабасында 500 дән артык юридик зат һәм шәхси эшмәкәр теркәлгән, район буенча бу күрсәткеч 970 кә җитә[7].

2020 елның маенда Байлар Сабасында «Саба» индустриаль паркы төзелеше тәмамлана, авыл җирлегендә мондый мәйданчык беренче тапкыр ачыла. Аны «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли һәм «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» федераль проектлары кысаларында оештырыла. Проектны тормышка ашыру өчен федераль һәм республика бюджетларыннан 307,2 млн сум акча бүлеп бирелә һәм 77 млн сум шәхси инвестицияләр җәлеп ителә. Парктагы җитештерү биналарының гомуми мәйданы 3500  м2 тәшкил итә. 2020 елның ноябренә булган мәгълүматларга караганда, паркта 4 резидент исәпләнә,  5 оешма белән үзара ярдәм итешү турында килешүләр имзаланган. Проект резидентлар исемлеген 22гә кадәр арттыруны һәм 2024 елга 500 эш урыны булдыруны күздә тота[36][37][38].

2020 елда Саба районы җитәкчелеге районда республика территориясендә җитештерелгән яшелчә, ит, сөт, ашлык сату өчен махсус мәйданчык — азык-төлек кластеры булдыру планнары турында игълан итте. Проектка 10 га мәйдан бүлеп бирелгән, шуның 2 гектарында ябык агросәнәгать паркы, калганнарында азык-төлек сәнәгате объектлары төзергә планлаштырыла[39].

ТранспортҮзгәртү

Районның төньягында Мәскәү — Казан — Екатеринбург тимер юл линиясе уза. Станция һәм платформалар (Казаннан): Мөндеш (пл.), Шәмәрдән (ст.), Иштуган (ст.).

Районда Казан — Теләче — Байлар Сабасы — Кукмара — Ижау һәм Казан — Теләче — Мамадыш — Яр ЧаллыУфа кебек республика автотранспорт магистральләре урнашкан[40].

2020 елда Саба районында Сатыш — Байлар Сабасы төбәк автомобиль юлының бер өлешен төзекли башладылар, эшләрне 2021 елда тәмамларга планлаштырыла[41]. Шулай ук Кызыл Мишә торак пунктын Тимершык һәм Көек авыллары белән тоташтыручы Тимершык — Кызыл Мишә автомобиль юлында Мишә елгасы аша яңа күпер төзелде[42].

 
Шәмәрдән лицее
 
Шәмәрдәндәге Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәл
 
Шәмәрдән тимер юл вокзалы


ЭкологияҮзгәртү

 
Түлешкә авылы табигате, 2011 ел

Район территориясендә Кама елгасының уң як кушылдыгы - Мишә елгасы кебек саклана торган табигый объектлар бар. Елганың озынлыгы-186,4 км, бассейнның гомуми мәйданы-4180 км2. Тыюлык территориясе буйлап Нырса, Әшнәк, Бәтке, Шомбыт, Бөрсет елгалары ага. Урманнарда пошилар, кыр кәҗәләре, кабаннар, төлкеләр, чәшкеләр, юртаклар, куяннар яши[4].

1977 елдан 2009 елга кадәр Саба һәм Кукмара районнары территориясендә 19,4 мең га мәйданлы «Саба» Дәүләт табигать аучылык тыюлыгы эшли, шуларның күбесе — 14,1 мең га — урман җирләре. Тыюлыкны бетергәннән соң аның территориясе һәм функцияләре Саба урман хуҗалыгына тапшырылды[4].

Социаль өлкәҮзгәртү

 
Байлар Сабасындагы мәчет, 2011 ел

2016 елда Саба районы администрациясе район территориясендә спиртлы эчемлекләр сатуны тыя, аны сату өчен махсус «Хәрәм» кибетләре (шәригать буенча — «гөнаһлы, тыелган») булдыра[43].

2020 елга районда барлыгы 58 мәчет эшли. Узган ике ел эчендә Мәртен һәм Елыш авылларында яңа мәчетләр ачылды[44] и Елышево[45].

Район киң мәгънәдә туризм белән шөгыльләнми, сезон кызган чорда Саба районы авылларына меңгә якын кеше килеп китә. Әмма 2020 елның җәендә коронавирус эпидемиясе һәм эчке туризм үсеше сәбәпле «Ял көннәрендә 1001 ләззәт» дигән hеспублика проектына керә (туристлардан килгән керемнең күп өлеше җирле бюджетта кала)[46]. Хәзер, мәсәлән, Сатыш авылында 1865 елда нигез салынган Мәдрәсә тарихы музеен күрергә була — салынган вакытта мәдрәсә авылда беренче кирпеч бина була һәм җирлектә иң зур мәдрәсәләрдән санала[47][48]. Бина 2018 елда ремонттан соң музей рәвешендә ачыла. Икенче истәлекле урын — татар халык артисты Шәүкәт Биктимеровның тормыш һәм иҗат музее, анда аның сәхнә костюмнары, грим, бүләкләре һәм фоторәсемнәре, көнкүреш әйберләре тәкъдим ителгән. Саба урман хуҗалыгы тарихы музее — Татарстанда бу темага багышланган бердәнбер музей[47]. 2020 елда Саба мәдәният йортының 50 еллыгына бинаның алгы өлеше ремонтлана, мәдәният йорты каршында 14 балалар һәм өлкәннәр иҗат түгәрәге эшли[49].

Моннан тыш, районда 25 авыл мәдәният йорты, 30 авыл клубы, 3 автоклуб, район балалар китапханәсе, 27 авыл китапханәсе, Туган якны өйрәнү музее[4], 77 белем бирү учреждениесе, шул исәптән 47 мәктәпкәчә, 7 башлангыч, 17 урта, гимназия, лицей һәм ике мәктәп-интернат бар. Саба аграр көллияте һөнәри белем бирү өлкәсендә республика лидерларының берсе булып санала. 2011 елда көллият Казан дәүләт аграр университетының фәнни-белем бирү кластеры составына кертелә[4].

Районда «Саба таңнары» гәҗите нәшер ителә.

Күренекле кешеләрҮзгәртү

А, ӘҮзгәртү

Б, ВҮзгәртү

Г, Д, ЗҮзгәртү

К–НҮзгәртү

Т–ХҮзгәртү

ШҮзгәртү

  Советлар Берлеге КаһарманнарыҮзгәртү

  Дан орденының тулы кавалерларыҮзгәртү

  Социалистик Хезмәт ГеройларыҮзгәртү

Мәдәни мирас объектларыҮзгәртү

  • Мәчет, XIX гасыр уртасы (Байлар Сабасы) — шәһәртөзүчелек һәм архитектура һәйкәле, төбәк (җөмһүрият) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты.
  • Мәдрәсә, XIX гасыр азагы — XX гасыр башы (Сатыш) — шәһәртөзүчелек һәм архитектура һәйкәле, төбәк (җөмһүрият) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты.
  • Мәчет, 1922 ел (Яулаштау) — шәһәртөзүчелек һәм архитектура һәйкәле, төбәк (җөмһүрият) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты.

ЧыганакҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Х.М. Абдуллин, И.Р. Каримов, А.И. Ногманов. Историко-культурный атлас Сабинского района Республики Татарстан. — Казань: Фолиант, 2015. — ISBN 978-5-905576-65-2.

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. ОКТМО
  2. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  3. Сабинский район. Интернет-портал TatCenter.ru. 2020-11-08 тикшерелде.
  4. 4,00 4,01 4,02 4,03 4,04 4,05 4,06 4,07 4,08 4,09 4,10 Абдуллин, 2015
  5. Сабада азык-төлек кластеры барыкка киләчәк
  6. Сабада беренче индустриаль парк барлыкка килде
  7. 7,0 7,1 7,2 Анастасия Степанова. Богатые Сабы Минниханова. Regnum. 2020-11-08 тикшерелде.
  8. Шамиль Багаутдинов (2020-05-25). О Казанском гарнизоне языком фотографий. Общественно-политическая газета Республика Татарстан. 2020-11-07 тикшерелде.
  9. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
  10. Административно-территориальное деление (АТД) за 2005 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелде.
  11. Административно-территориальное деление (АТД) за 2006 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелде.
  12. Административно-территориальное деление (АТД) за 2007 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелде.
  13. Республика Татарстан. База данных показателей муниципальных образований на 1 января 2008-2014 годов
  14. Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, поселкам городского типа и районам на 1 января 2009 года. әлеге чыганактан 2014-01-02 архивланды. 2014-01-02 тикшерелде.
  15. Численность и размещение населения республики Татарстан. Итоги всероссийской переписи населения 2010 года
  16. Оценка численности постоянного населения Республики Татарстан на 1 января 2011 года. әлеге чыганактан 2015-04-04 архивланды. 2015-04-04 тикшерелде.
  17. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелде.
  18. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелде.
  19. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2014 года. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан. Казань, 2014. әлеге чыганактан 2014-04-12 архивланды. 2014-04-12 тикшерелде.
  20. 20,00 20,01 20,02 20,03 20,04 20,05 20,06 20,07 20,08 20,09 20,10 20,11 20,12 20,13 20,14 20,15 20,16 20,17 20,18 20,19 20,20 Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года. әлеге чыганактан 2015-04-17 архивланды. 2015-04-17 тикшерелде.
  21. 21,0 21,1 21,2 Мустафин М.Р, Хузеев Р.Г. Всё о Татарстане (Экономико-географический справочник). — Казань, 1994
  22. 2002 ел сан алу базасы
  23. http://www.tatstat.ru/VPN2010/DocLib8/%D0%BD%D0%B0%D1%86%20%D1%81%D0%BE%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%B2.pdf
  24. Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования "Сармановский муниципальный район" и муниципальных образований в его составе (с изменениями на 23 декабря 2008 года). Электронный фонд правовой и нормативно-технической документации. 2020-11-10 тикшерелде.
  25. Сельские поселения. Сабинский муниципальный район. 2020-11-10 тикшерелде.
  26. Неля Биктимирова (2019-09-05). Закрытый клуб. Как сабинский леспром выигрывает торги по защитным посадкам. Региональный проект Радио Свободная Европа. 2020-11-09 тикшерелде.
  27. Взлёт и падение "ВИМ-Авиа". Российская газета (2017-10-01). 2020-11-09 тикшерелде.
  28. Банкротство «ВИМ-Авиа» добралось до его совладельцев. Интернет-газета «Реальное время» (2020-09-14). 2020-11-07 тикшерелде.
  29. Сарай в Богатых Сабах: где прописана «ВИМ-Авиа». РБК (2017-09-28). 2020-11-09 тикшерелде.
  30. Суд признал «ВИМ-Авиа» банкротом. РБК (2018-09-26). 2020-11-09 тикшерелде.
  31. Нефтетрейдер из Богатых Сабов пошёл под банкротство. Интернет-газета «Реальное время» (2020-09-21). 2020-11-08 тикшерелде.
  32. 32,0 32,1 Кому принадлежит Сабинский район: топ-50 компаний лесного края. Бизнес Online (2018-10-23). 2020-11-07 тикшерелде.
  33. Молочный завод в Сабинском районе перерабатывает 4 тонны продукции в сутки. Татар-информ (2020-07-23). 2020-11-07 тикшерелде.
  34. В Сабинском районе построили роботизированный молочный комплекс. Татар-информ (2020-09-30). 2020-11-07 тикшерелде.
  35. [В Татарстане достроили молочный комплекс, где коров доят роботы https://realnoevremya.ru/news/189362-v-tatarstane-dostroili-molochnyy-kompleks-gde-korov-doyat-roboty---video]. Интернет-газета «Реальное время» (2020-10-01). 2020-11-08 тикшерелде.
  36. Начато строительство индустриального парка в Богатых Сабах. РБК Татарстан (2019-10-17). 2020-11-10 тикшерелде.
  37. В Татарстане построили индустриальный парк «Саба». Общественно-политическая газета "Республика Татарстан" (2020-05-20). 2020-11-08 тикшерелде.
  38. Цель одна – улучшить качество жизни. Общественно-политическая газета Республика Татарстан (2020-09-07). 2020-11-07 тикшерелде.
  39. В Сабинском районе Татарстана появится первый пищевой кластер. «Государственный Интернет-Канал «Россия» (2020-08-13). 2020-11-08 тикшерелде.
  40. В Богатых Сабах открылась после реконструкции автодорога Богатые Сабы-Лесхоз. Интернет-портал TatCenter.ru (2004-09-20). 2020-11-11 тикшерелде.
  41. Надежда Гордеева (2020-08-12). В Татарстане капитально отремонтируют участок автодороги Сатышево – Богатые Сабы. Татар-информ. 2020-11-07 тикшерелде.
  42. Надежда Гордеева (2020-08-12). В Татарстане построили новый мост через Мешу на автодороге Тимершик — Кзыл-Меша. Татар-информ. 2020-11-07 тикшерелде.
  43. Инна Серова (2016-03-15). Ноу-Хау по-сабински: если нельзя, но очень хочется, ищи магазин “Харам”. Вечерняя Казань. 2020-11-07 тикшерелде.
  44. В Сабинском районе РТ открылась новая мечеть. Татар-информ (2018-03-23). 2020-11-07 тикшерелде.
  45. В Сабинском мухтасибате открылась новая мечеть. Бөтендөнья татар конгрессы (2020-08-04). 2020-11-09 тикшерелде.
  46. Туры в села: районы Татарстана открывают музеи и отели для туристов. РБК Татарстан (2020-07-21). 2020-11-07 тикшерелде.
  47. 47,0 47,1 Копия башни Сююмбике, старинное медресе и дендрарий: как провести выходные в Богатых Сабах. Сетевое издание «События». 2020-11-07 тикшерелде.
  48. В Татарстане откроется музей истории медресе. Татарстан 24 (2018-01-31). 2020-11-09 тикшерелде.
  49. Помолодел к юбилею: Дом культуры в Сабинке открылся после ремонта. Телекомпания «Республиканская телевизионная сеть». (2020-10-30). 2020-11-07 тикшерелде.