Хөснулла Вәлиуллин
Хөснулла Вәлиуллин, шулай ук Хөснул Вәлиуллин (Хөснулла Вәлиулла улы Вәлиуллин) — татар композиторы, Тукай бүләге иясе (1989).
Хөснулла Вәлиуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Хөснулла Вәлиулла улы Вәлиуллин |
Туган | 28 февраль 1914 Байлар Сабасы, Мамадыш өязе, Казан губернасы, Русия империясе |
Үлгән | 24 сентябрь 1993 (79 яшь) Казан |
Яшәгән урын | Николаев урамы, 5[1] Зур Кызыл урамы, Zür Qızıl uramı[2] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе → РСФСР → ССРБ |
Әлма-матер | Казан дәүләт консерваториясе |
Һөнәре | композитор |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Бүләк һәм премияләре | (1989) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1914 елның 28 февралендә Казан губернасы, Мамадыш өязе (хәзерге Саба районы) Байлар Сабасы авылында туган. Бертуганы Аллаһияр Вәлиуллин — шулай ук композитор.
Казан музыка училищесын (1940, В. Виноградов сыйныфы), Казан дәүләт консерваториясен (1950, Альберт Леман сыйныфы) тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша.
- 1950 - 1951 елларда - Казан музыка училищесы укытучысы.
- 1968 - 1973, 1978 - 1981 елларда Татарстан китап нәшриятында музыкаль әдәбият мөхәррире.
1993 елда Казанда вафат.
Иҗаты
үзгәртүИҗатында опера жанры үзәк урында тора. Татар опера сәхнәсендә «Самат» операсы (Хәй Вахит либреттосы) музыкаль театр өчен иң уңышлы, лирик-психологик рухтагы әсәрләрдән санала.
Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында (1957) операның I редакциясе күрсәтелә.
«Самат» (II редакциясе, 1977 операсында композитор талантының иң көчле яклары - тирән лиризм, музыка теленең халык җырларына нигезләнүе, көйләрнең интонацион һәм ритмик байлыгы чагылыш таба.
Татар җыр музыкасы үсешенә дә зур өлеш кертә. Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Әхмәт Ерикәй, Хәй Вахит, Сибгат Хәким, Равил Фәйзуллин, Галимҗан Латыйп һ.б.ның шигырьләренә җыр һәм романслар язган. Камера - инструменталь әсәрләр, драма спектакльләренә музыка һ.б. язган[3].
Төп хезмәтләре
үзгәртү- “Самат” операсы (1957, I редакция)
- “Самат” операсы (1977, II редакция)
- «Дим буенда» операсы (1965)
- «Туган як» кантатасы (1970)
Җырлары
үзгәртү- Иртәнге сихерле юллар (Сибгат Хәким сүзләре)
- Шомырт чәчәкләре ак кына (Шәүкәт Галиев сүзләре)
- Бар икән күрәселәр (Шәүкәт Галиев сүзләре)
- Онытырга мөмкин түгел (Әхмәт Ерикәй сүзләре)
- Дулкыннар шаулый (Риза Ишморат сүзләре)
- Кошлар тынды (Фатих Хөсни сүзләре)
- Тик туган җиремдә (Хәкимҗан Халиков сүзләре)
- Яз айлары (Хәй Вахит сүзләре)
- Зөһрә җыры ("Соңгы хат" драмасыннан, Хәй Вахит сүзләре)
- Җәмил җыры ("Диләфрүзгә дүрт кияү" спекталеннән, Туфан Миңнуллин сүзләре)
Хәтер
үзгәртүБайлар Сабасында урнашкан Балалар сәнгать мәктәбенә Аллаһияр һәм Хөснулла Вәлиуллиннар исеме бирелде[4][5].
Мактаулы исемнәре, бүләкләре
үзгәртү- Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1966).
- РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1974).
- Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1989) - «Самат» операсы, соңгы еллардагы җырлары тупланган «Ел артыннан ел» дигән җыентыгы өчен.
Әдәбият
үзгәртү- Фәйзуллаева М. Х. Вәлиуллин иҗаты // Казан утлары. 1983. № 3;
- Хайруллина З. Хуснулла Валиуллович Валиуллин // Композиторы Советского Татарстана. Казань, 1957;
- Файзи Дж. Х. Валиуллин // Советская музыка. 1964. № 2;
- Бернанд Г., Ямпольский И. Валиуллин Хуснулла Валиуллович // Советские композиторы и музыковеды. М., 1978. Т. 1;
- Бикчурина Ф. Хуснулла Валиуллин // Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. Казань, 1986.
Чыганаклар
үзгәртү- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Тышкы сылтамалар
үзгәртү- Милли китапханә сайты 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- Калеб сайты(үле сылтама)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ http://uag.kzn.ru/docs/OPAiKN/pdf/268.pdf
- ↑ Память народа — 2015.
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-08-26
- ↑ Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары (1993)
- ↑ Саба балалар сәнгать мәктәбенең «ТР электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе, archived from the original on 2020-08-04, retrieved 2016-10-03