Мамадыш өязе (рус. Мамадышский уезд) — Казан губернасы эчендә административ-территориаль берәмлек.

Мамадыш өязе
рус. Мамадышский уезд
Өяз үзәге гербы Губерна гербы
Өяз үзәге гербы
Өяз үзәге гербы
Губерна гербы
Губерна гербы
Губерна
Үзәк
Нигезләү датасы
Юкка чыгару датасы
Мәйдан
5 665 км²
Халык саны
189 795 кеше[1]

Өяз шәһәре — Мамадыш шәһәре.

География үзгәртү

Чиктәшлек үзгәртү

Як Өяз яки губерна
Төньяк
Көнчыгыш
Вятка губернасы
Көньяк Чистай өязе
Көнбатыш Лаеш өязе
Төньяк-көнбатыш Казан өязе

Тарих үзгәртү

Мамадыш һәм тирә-яктагы җирләр Казан өязе составында иделәр, 1708 елда — Казан губернасы составында, 1719 елда — Казан губернасының Казан провинциясенә тапшырыла. 1781 елда Мамадыш өязе Казан наместниклылыгы (1796 елдан — губернасы) эчендә барлыкка килә.

1920 елда ул юкка чыгарыла, ә аның территориясе Татарстан АССРның Мамадыш кантонына кертелә.

Административ бүленеш үзгәртү

1904 елда өч станга һәм 19 вулыска бүленгән.

Халык үзгәртү

Туган тел буенча состав (1897 елдагы җанисәбе буенча):

Мамадыш өязе
Тел Кешеләр саны %
татар 131 732 69,41
рус 47 607 42,35
удмурт 8 351 4,40
чирмеш 1 951 1,03
поляк 34 0,02
украин 31 0,02
яһуд 10 0,01
алман 8 ~0,00
латыш 5 ~0,00
чуаш 4 ~0,00
белорус 1 ~0,00
башка 61 0,03
Мамадыш шәһәре (4 195 кеше)
Тел Кешеләр саны %
рус 3 747 89,32
татар 387 9,23
украин 28 0,67
поляк 18 0,43
чуаш 4 0,10
алман 3 0,07
удмурт 3 0,07
чирмеш 3 0,07
яһуд 2 0,05

Искәрмәләр үзгәртү