Иске Җумыя вулысы

(Иске Юмья вулысы битеннән юнәлтелде)


Иске Җумыя вулысы (рус. Старо-Юмьинская волость) — 1781 елдан 1920 елга кадәр гамәлдә булган Казан наместиклыгының һәм Казан губернасының юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Мамадыштан Төньяк-Көнбатышка 64 чакрым ераклыкта, Татарстанның Төньяк өлешендә урнашкан. Административ үзәк - Иске Җумыя авылы.

Иске Җумыя вулысы
Ил

Россия империясе

Статус

Вулыс

Губерна

Казан губернасы

Административ үзәк

Иске Җумыя

Нигезләү датасы

1781 ел

Юкка чыгару датасы

1920 елның 25 июне

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1897)

11 248 кеше[1]

Милли состав

татарлар, руслар

Статистика, 1908 ел.

ТарихҮзгәртү

Иске Җумыя вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Русия патшалыгы Казан патшалыгында урнашкан.

1781 елда Мамадыш өязе составында барлыкка килә.

Янгол, Сәрдек (Вәтке губернасының Малмыж өязе), Әсән-Елга, Петропавловск, Сатыш, Бөкмеш, Яңа Чүриле һәм Ядегәр вулыслары белән чиктәш булган.

1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгының Мамадыш өязе составына, 1796 елдан 1920 елга кадәр яңадан Казан губернасының Мамадыш өязе составына керә.

1920 елның 25 июнендә Татарстан АССРның Мамадыш кантоны составына керә.[2]

Административ бүленешҮзгәртү

1883 елда Иске Җумыя вулысында 19 община, 21 торак пункты (Иске Җумыя, Иске Йорт, Каенсар һ.б.) һәм 1618 йорт хуҗалыгы булган. Крестъян җиренең мәйданы 33,6 км², сөрү җирләре 152,27 км² тәшкил иткән.[3]

1890 елда вулыста 22 торак пункты һәм 2625 йорт хуҗалыгы булган. Вулысның мәйданы 234,67 км² тәшкил иткән.[4]

ХалыкҮзгәртү

1883 елда халык саны 8326 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар - 4123 җан, хатын-кызлар - 4203.[3]

1890 елда халык саны 10660 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар - 5409 җан, хатын-кызлар - 5251.[4]

1897 елда халык саны 11248 кеше тәшкил иткән. Төп милләтләр: татарлар, руслар.[1]

Мәдәният, мәгариф һәм сәнәгатьҮзгәртү

1885 елда Халык мәгарифе министрлыгы карамагындагы вулыста земство мәктәбе оештырыла.[2]

ХХ гасырга:

  • ике мәчет
  • ике тегермән
  • су тегермәне
  • 7 вак кибет[2]

Авыл хуҗалыгыҮзгәртү

Вулыста күбесенчә кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр.[2]

Шулай ук карагызҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. Волости и гмины 1890 года. - СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. - (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская - XXV Нижегородская. - 1892. - 380 с. разд. паг. - (Статистика Российской империи; 15).
  4. Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 - 8. - СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 - 1886. - 8 т. Вып. 4. : Губернии Нижне-Волжской области. [Казанская, Симбирская, Саратовская, Самарская, Астраханская]. - 1883. - VI, 247 с.
  5. Берстель, К.П. Список селений Казанской губернии : изд. Казан. Губерн. Зем. Управы / К.П. Берстель. - Казань : Типо-лит.И.В.Ермолаевой, 1908 .- 264с.

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. 1,0 1,1 Список селений Казанской губернии 1908.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 ИСКЕ ЮМЬЯ ВУЛЫСЫ (Старо-Юмьинская волость) — Милләттәшләр
  3. 3,0 3,1 Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 - 8. - СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 - 1886. - 8 т.
  4. 4,0 4,1 Волости и гмины 1890 года. - СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. - (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская - XXV Нижегородская. - 1892. - 380 с. разд. паг. - (Статистика Российской империи; 15).