Губерна
Губерна (губирна,[1] гөбирна,[2] гөбернә,[3] рус. губерния) — 1708—1929 елларда булган Россия империясе, РСФСР һәм ССРБ административ-территориаль бүленешенең иң югары берәмлеге.
Губерна башында губернатор торган.
Тарих
үзгәртүБеренче сигез губерналар, шул исәптә Казан губернасы, Пётр I-ның 1708 елгы өлкә реформасы барышында барлыкка килгәннәр. Реформа барышында барлык өязләр юкка чыгарылалар, «губерна-провинция-дистрикт» системасы кертелә; провинция башында воевода, дистрикт башында земство комиссары торган. 1727 елда дистриктлар бетереләләр, өязләр кире кайтарылалар.
1775 елда, Екатерина II указы буенча, губерналарның күпчелеге калгайлыкларына үзгәртеп корылганнар. Берничә калгайлык генерал-губернатор тарафыннан идарә ителгән.
1796—1797 елларда барлык калгайлыклар губерналарына үзгәртеп корыла, генерал-губернатор идарәсе чик буе өлкәләрендә генә калдырылган.
ССБР дәверендә Госплан тарафыннан илнең яңа административ-территориаль бүленеш проекты эшкәртелә. Губерна-территориаль бүленеше 1923—1929 елларда юкка чыгарылган; аның урынына өлкәләргә һәм крайларга бүленеше килә.
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртүТышкы сылтамалар
үзгәртү- Тархов С. А. Историческая эволюция административно-территориального и политического деления России (Полностью статья опубликована в книге: Регионализация и развитие России: географические процессы и проблемы / Под редакцией А. И. Трейвиша и С. С. Артоболевского. Москва, Эдиториал УРСС, 2001, с. 191—213)