Төп менюны ачу

Административ-территориаль бүленеш

дәүләтнең территориясын аерым өлешләргә (административ-территориаль берәмлекләргә) бүлү

Административ-территориаль берәмлек белән бутамагыз.

Административ-территориаль бүленеш, яки административ-территориаль төзелеш — унитар дәүләтнең территориясын аерым өлешләргә (административ-территориаль берәмлекләргә) бүлү[1]. Шул өлешләр буенча урындагы хакимият әгъзаләр системасы төзелә. Бүленешкә табигать, сәясәт, икътисад, этник, милли һәм башка факторлар тәэсир итә.

Административ-территориаль бүленеш (төзелеш) федератив дәүләтнең субъектларына да хас, чөнки ул субъектлар, кагыйдә буларак, унитар дәүләтләр (мәсәлән, Татарстан). Унитар дәүләтләрдән аермалы федерацияларның территориаль төзелеше федератив төзелеш белән сыйфатлана.

Федерация субъектларында, кагыйдә буларак, унитар административ-территориаль төзелеш була, әмма алар федерация да була алалар (мәсәлән, РСФСР). Ләкин, федерация субъектлары буленә торган берәмлекләр, кагыйдә буларак, урындагы үзидарәчелек субъектлары булалар, ә аларның хокуклары аерым канунлар белән сакланалар.

Административ-территориаль берәмлекләрләрнең дәүләт белән азрак катлауландыручы үзара мөнәсәбәт формасы булган өчен, административ-территориаль берәмлекләр административ-территориаль бүленешләрен кыен рөхсәт алу процедураларысыз гына үзгәртә алалар.

Дәүләтләр таралган чакта яки бүтән дәүләтләрдән яңа дәүләтләр чыкса, эчтәге административ чикләр дәүләт чикләренә әйләнергә мөмкин (мәсәлән, ССРБ), үз чиратында, бу хәл дәүләтләр арасында төрле территориаль бәхәсләргә китерә.

Шулай ук карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Нарутто С. В. Административно-территориальное устройство субъекта Российской Федерации. — Городское управление, 2013. — № 3. — С. 44-50.

СылтамаларҮзгәртү