Өяз (рус. Уезд) — Россиядә административ-территориаль бүленеш берәмлеге. XIII гасырдан мәгълүм атама, берәр үзәккә тартым вулыслар бердәмлеге. Элекке Казан ханлыгы төбәгендә өязләргә бүленеш тәртибе 16 гасырның икенче яртысында кертелә. Баштарак өязләр белән рус наместниклары, XVI гасыр ахырларыннан — воеводалар идарә иткән. 1708 елдан өяз — губернаның аерым бер административ-территориаль берәмлеге. 1775 елдан хакимият, финанс һәм мәхкәмә идарәсенең иң түбәнге өлеше. XX гасыр башына Казан губернасында Казан, Зөя, Козьмодемьянск, Лаеш, Мамадыш, Спас, Тәтеш, Чар (Йошкар-Ола), Чуел (Цивильск), Чабаксар, Чистай, Ядернә — барлыгы 12 өяз була. Taᴛapcтaн Aʙᴛoнoмияле Cәвᴎт Caᴛсиялисᴫар Җɵᴍhүриᴙтеда 1920-елларда өязләр бетереләләр, ᴋанᴛуннарга бүленеше кертелә.

Моны да карагыз

үзгәртү