Кече Кирмән вулысы
Кече Кирмән вулысы (тат. كىٰچىٰ كىرمەن ۋولىٰسىٰ, рус. Мало-Кирменская волость) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Кече Кирмән вулысы | |
---|---|
Русия империясе вулысы[d] | |
Ил | Россия империясе |
Үзәк | Кече Кирмән |
Халык саны | 10039 кеше (1897) |
Омар, Кызылтау, Иске Комазан, Шомырбаш, Түбән Сон һәм Кабык Күпер вулыслары белән чиктәш булган (1890). 10 торак пунктта 10039 кеше яшәгән.[1] 1922-1925 еллар аралыгында бетерелгән.