Үсәли вулысы
Үсәли (Түбән Сон) вулысы (тат. ئوسەلى (توبەن سۈن) ۋولىٰسىٰ, рус. Усалинская (Нижне-Сунская) волость) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Үсәли вулысы | |
---|---|
вулыс | |
Башкала | Үсәли |
Халык саны | 11490 кеше (1897) |
Шомбыт (Лаеш өязе), Олы Талкыш (Чистай өязе), Гомәр, Кече Кирмән һәм Шомырбаш вулыслары белән чиктәш булган (1890). 14 торак пунктта 11490 кеше яшәгән.[1] 1920-елларга кадәр Түбән Сон вулысы дип аталган. 1930 елда бетерелгән, күпчелек территориясе Мамадыш районына кушылган.