Мамадыш районы


Мамадыш районы (рус. Мамадышский район) – Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район). Ул Татарстанның төньяк-көнчыгышында урнашкан. Административ үзәге — Мамадыш шәһәре.[2]

Мамадыш райуны
Flag of Mamadysh rayon (Tatarstan).png
Байрак
Coat of Arms of Mamadysh rayon (Tatarstan).png
Герб
Башкала Мамадыш
Халык исәбе 42 550 (1 гыйнвар 2018) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 10 август 1930
География
АТБ Татарстан
Мәйдан 2,600.7 квадрат километр
Координатлар 55.75°N 51.13°E, 55.66667°N 51.25°E Edit this on Wikidata


XII гасырда район урынында «Ак кирмән» җирлеге урнашкан була, Мамадыш районының бүгенге чикләре 1930 елда билгеләнә. Аның территориясендә «Вятка» сәнәгать паркы һәм «Сельхозтехника» һәм «Сельхозхимия» ике сәнәгать мәйданчыклары эшли.[3][4][5]

ГеографиясеҮзгәртү

 
Нократ елгасы тамагы

Мамадыш районы Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында, Рус тигезлегенең көнчыгыш өлешендә урнашкан. Көнчыгыштан аңа «Алабуга» МИЗ, көнбатышта район Теләче һәм Саба районнары, төньяктан — Татарстанның Кукмара районы, төньяк-көнчыгышта Удмурт Республикасы белән чиктәш. Район чикләре көнчыгышта Нократ елгасы, нөньяк — Кама елгасы белән билгеләнә. Су фонды мәйданы 98 м2 тәшкил итә. Мамадыш районы Киров өлкәсенә якын. Территориянең озынлыгы төньяктан көньякка 70 км, көнбатыштан көнчыгышка — 80 км. гомуми мәйданы — 2,6 км. м2. Районның континенталь климаты: җәйге сезон коры һәм озын түгел, әмма кыш җылы.[6][7][2][5]

Герб һәм флагҮзгәртү

Заманча герб һәм флаг Мамадыш муниципаль районы Советы тарафыннан 2006 елның 2 ноябрендә расланган. Ул Казан губернасының Мамадыш өяз шәһәренең тарихи гербы нигезендә эшләнгән. Гербның төп өлешен яшел төс алып тора, ул табигатьне, өмет, сәламәтлек һәм язны символлаштыра. Анда кызыл тасма белән бәйләнгән бодайның алтын көлтә урнашкан. Мондый композиция көчләрнең һәм рухи омтылышларның бердәмлеген, шулай ук авыл һәм шәһәр җирлекләрендә яшәүчеләрнең тыгыз элемтәсен күрсәтә. Көмеш ураклар районның авыл хуҗалыгы юнәлешен гәүдәләндерә. Гербк нигезендә ике дулкынлы линия — көмеш һәм зәңгәр чәчәкләр урнашкан. Зәңгәр полоса Кама һәм вак елгаларны, көмеш — Нократ елгасын символлаштыра. Мамадыш районы флагы өч горизонталь полосадан тора: яшел (7/9 киңлектәге), ак дулкынлы (1/10 киңлектәге) һәм зәңгәр. Калганы буенча ул гербны тулысынча кабатлый[8][9].

ТарихыҮзгәртү

 
Түбән Тәкәнеш музее урнашкан бина

ЭтимологиясеҮзгәртү

Мамадыш исеме беренче тапкыр 1151 ел елъязмаларында телгә алына, алар буенча хәзерге район территориясе һәм Киев Русе арасында сәүдә элемтәләре булуы аңлашыла. «Мамадыш Починогы Нократ елгасының уң як ярында аңа Ушма елгасы кушылган урында, XIV гасыр ахырында (1391 ел) Болгар Тамерлан хан тарафыннан яуланып таралганнан соң бирегә күченеп килгән борынгы Мамадыш дигән кеше тарафыннан нигезләнә», — диелә. Бу дата шәһәрнең рәсми нигезләү көне дип санала.[3]

АлтарихҮзгәртү

ХХІ гасырда хәзерге Мамадыш районы территориясендә төньяк форпост сыйфатында Кирмән шәһәрчеге ныгытмасы урнашкан, анда бары тик воеводлар гына яшәгән була. XII гасыр башында территориядә «Ак кирмән» яки «Ак ныгытма» Болгар җирлеге барлыкка килә. Билгеле булганча, ул Идел-Кама Болгарына буйсынган кенәзлеге үзәге булган. Риваятьләр буенча, биредә Казан ханлыгы ханбикәсе Сөембикә ялга туктаган була.[3][10][11]

1552 елда, Казан алынганнан соң, элеккеге тораклык җирләре Россия дәүләте составына кертелә. Беренче рус авылы булып Омара авылы тора. 1613 елның 3 июлендә Казан воеводалыгында Иске Мамадыш бистәсе урынында Троицкий-Мамадыш монастырь авылы төзелү турында грамота имзалана. Район территориясенең калган өлеше Зуй, Мәскәү, Дон монастырьлары һәм Казан архиерей йорты җирләренә караган. 1743 елда Кукмара авылында Асафула Иноземцев Таиш бакыр эретү заводын ача, ул 1747 елга кадәр Идел буеның иң эре бакыр эретү заводы була. 1774 елда халыкның шактый өлеше Емельян Пугачев отрядларына аның восстаниесе барышында кушыла, әмма капитан Яков Михалчуков отряды авылда бунт ясый, шуннан соң аны яңадан төзергә туры килә. 1781 елның 28 сентябрендә Екатерина II указы буенча Мамадыш авылы Казан наместниклыгының өяз шәһәре, 1796 елдан Казан губернасы рангына куела. 1859 елда шәһәрдә ике май эретү, өч күн, ике бөртекләр эшкәртү, ике кирпеч заводы һәм тукыма фабрикасы эшли. 1883 елда Заошмино бистәсе өлешендә Щербаков исемендәге шәраб кайнату заводы ачылган. XX гасыр башына анда 100гә якын кеше эшләгән.[11][3][6][12]

Гражданнар сугышы чорында район тыныч булмый: 1917 елда Мамадышта хакимияткә өяз земствосын тар-мар итеп, большевиклар килә, ләкин 1918 елда ук ак гвардиячеләр шәһәрне ала. Татарстан территориясен Колчак басып алганнан соң, фронт линиясе Нократ елгасы аша — Мамадыш янында уза. Өяз крестьяннары фронтка учреждениеләрне, машиналарны, йөкләрне, кыйммәтле милекне эвакуацияләү өчен 10 меңнән артык подвод тәкъдим итәләр. 1919 елның маенда өяз янындагы хәрби хәрәкәтләр туктатыла, власть кызылармиячеләр кулында була. 1920 елда Мамадыш кантоны оеша. 1959 елның 26 мартында Мамадыш районына Кызыл Йолдыз районы территориясенең бер өлеше кушыла. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында районның күп кенә предприятиеләре фронт өчен продукция чыгара, ә 1941 елда тракторчылар курслары оештырыла, аларда бер ел эчендә 80 кыз белем ала. 1963 елның 1 февралендә бетерелгән Балык Бистәсе һәм Тәкәнеш районнарының бер өлеше Мамадыш районына кушыла.[11][13][6]

Район башлыкларыҮзгәртү

2006 елдан башлап Мамадыш районын Рөстәм Кәлимуллин җитәкләгән, ул 2010 елда Татарстан Республикасы Биектау районы башлыгы вазыйфасына күчү сәбәпле вазыйфасыннан китә. Аның урынына Анатолий Иванов килә, ул 2020 елга үз урынында кала. 2020 елда Владимир Путин Ивановны II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләгән. Мамадыш районы җитәкчесе исәбендә барлыгы биш медаль исәпләнә.[14][15][16]

БК(б)Ф/СБКФ Мамадыш район комитеты беренче сәркатипләре
1. Һарри Тикк сентябрь, 1930 – гыйнвар, 1934
2. Григорий Маркин гыйнвар, 1934 – ноябрь, 1937
3. Григорий Вахрушев ноябрь, 1937 – март, 1940
4. Пётр Васильев март, 1940 – июнь, 1943
5. Прокопий Ямков июль, 1943 – февраль, 1947
6. Пётр Сибирев февраль, 1947 – гыйнвар, 1952
7. Николай Демидов гыйнвар, 1952 – август, 1956
8. Виктор Мартынов сентябрь, 1956 – ноябрь, 1959
9. Шәүкәт Нәфыйков ноябрь, 1959 – декабрь, 1962

гыйнвар, 1965 – декабрь, 1973

10. Мөнир Каюмов гыйнвар, 1974 – октябрь, 1980
11. Атлас Булатов ноябрь, 1980 – ноябрь, 1984
12. Фатыйх Сибәгатуллин ноябрь, 1984 – март, 1991
13. Илдар Зиннәтуллин март, 1991 – июль, 1991

Халык саныҮзгәртү

 
Этник карта
 
Дини карта

2020 ел башына Мамадыш районында 41 611 кеше яши. Милли состав буенча халык түбәндәгечә бүленә: 76,3% татарлар, 20,1% руслар, 1,25% удмуртлар, 1,37% марилар, 0,1% чуашлар һәм 0,1% башкортлар.[17][18]

1959[19] 1970[20] 1979[21] 1989[22] 2002[23] 2010[23]
53 741 71 993 61 672 50 685 48 075 45 005

Милли составҮзгәртү

Милләт 1970[24] 1979[24] 1989[24] 2002[25] 2010[26]
татарлар 66,4% 70,0% 75,2% 72,7% 76,3%
руслар 30,5% 26,6% 24,2% 20,8% 20,1%
чирмешләр 1,4% 1,4% 1,4%
арлар 1,3% 1,4% 1,3%


Район җирендә туган күренекле кешеләрҮзгәртү

Идарә-җир төзелешеҮзгәртү

Мамадыш муниципаль районында 1 шәһәр һәм 28 авыл җирлекләре һәм аларның составындагы 129 торак пункт бар[27]

  1. Мамадыш шәһәре
  2. Албай авыл җирлеге
  3. Югары Ушма авыл җирлеге
  4. Дегетле авыл җирлеге
  5. Дүсмәт авыл җирлеге
  6. Ишки авыл җирлеге
  7. Катмыш авыл җирлеге
  8. Көмешкүл авыл җирлеге
  9. Келәүш авыл җирлеге
  10. Красная Горка авыл җирлеге
  11. Керәшен Пакшины авыл җирлеге
  12. Көек-Ерыкса авыл җирлеге
  13. Малмыж авыл җирлеге
  14. Кече Кирмән авыл җирлеге
  15. Түбән Ушма авыл җирлеге
  16. Түбән Сон авыл җирлеге
  17. Түбән Тәкәнеш авыл җирлеге
  18. Түбән Шүләңгер авыл җирлеге
  19. Никифорово авыл җирлеге
  20. Олыяз авыл җирлеге
  21. Омар авыл җирлеге
  22. Отарка авыл җирлеге
  23. Рагозино авыл җирлеге
  24. Сикәнәс авыл җирлеге
  25. Соколка авыл җирлеге
  26. Урта Кирмән авыл җирлеге
  27. Сон авыл җирлеге
  28. Тауиле авыл җирлеге
  29. Уразбахты авыл җирлеге
  30. Урманчы авыл җирлеге
  31. Усали авыл җирлеге
  32. Шәдче авыл җирлеге
  33. Шәмәк авыл җирлеге
  34. Яке авыл җирлеге

ИкътисадыҮзгәртү

СәнәгатьҮзгәртү

Районның иң эре предприятиеләренең берсе булып Мамадыш спирт заводы тора. Ул әле 1883 елда ук ачыла һәм революция чорында ябыла. 1936 елда завод реконструкцияләнә, ә предприятиедә 150гә якын кеше эшли. 2020 елга ул «Татспиртпром» холдингына керә. Завод республикада иң эре ашлыкны кулланучы булып тора һәм ел саен 7,5 мең тоннага кадәр коры азык чүпрәсе җитештерә, алар Германия, Польша, Латвия һәм Литвага экспортлана. 2016 елда холдинг җитәкчелеге, шул исәптән җитештерү күләмен арттыру өчен, берничә заводны модернизацияләргә карар кыла. Модернизацияләүгә бюджет 1,119 млрд. сум тәшкил иткән. Мамадыш спирт заводында яңа җиһазлар урнаштырылган. Бу елда «Татспиртпром» бюджетының барлык дәрәҗәләренә күчерүләр 20,2 млрд. сум тәшкил иткән, 2016 елда холдинг республика күләмендә икенче салым түләүче булган. 2018 елда Мамадыш спирт заводы GMP азык куркынычсызлыгы менеджментының халыкара системасына туры килү-килмәүгә сыйфат сертификаты ала.[28][29][30]

«Мамадыш май-сыр комбинаты» 1974 елдан бирле эшли, 2007 елда яңа җитештерү корпусы төзелгщн. Сөт һәм сөт продукциясе җитештерү предприятиесе (17 төр сыр) «Сыр әлифбасы» холдингы составына керә. 2017 ел нәтиҗәләре буенча комбинат әйләнеше 4,8 млрд.сум тирәсе тәшкил иткщн. 2019 елда сөт базарын өйрәнү үзәге (Dairy Intelligence Agency) җитештерү күләме буенча иң яхшы 100 сөт эшкәртүчесен әзерләгән. Мамадыш комбинаты 22 нче урынны алган.[31][32][33]

2020 елда «Вятка» сәнәгать паркы территориясендә пластик савыт — саба җитештерү буенча «Вятка пласт» (аның мәйданы 1,5 км2) яңа заводы төзелә башлаган. Төзелеш эшләрен тәмамлау 2021 елның маена билгеләнгән.[34]

2020 елның гыйнвар-сентябрь айларында районда икътисади эшчәнлекнең чиста төрләре буенча 7 млрд 207 млн. сумлык үзе җитештергән товарлар читкә җибәргән.[35]

Авыл хуҗалыгыҮзгәртү

Мамадыш районы авыл хуҗалыгы ашлык һәм азык җитештерүне үз эченә ала, терлекчелек ит-сөт, дуңгызчылык, умартачылык, җәнлек үрчетү, кошчылык тармакларыннан тора. Районда бодай, арыш, карабодай, арпа, борчак һәм башка авыл хуҗалыгы культуралары үстерелә. Район җирләренең мәйданы 132 мең га тәшкил итә, шул исәптән 88,8 мең га — сөрүлек җирләре. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә 15 төрле предприятие һәм 53 фермер хуҗалыгы эшли. Районның эре предприятиеләре — «Нократ», «Тәкәнеш» һәм «Омара» агрофирмалары.[2]

«АПК азык-төлек программасы» — иң эре предприятие. Компания Мамадыш районында 26,3 мең га җир сатып алган, алар азык сату һәм җитештерү өчен бөртекле культуралар чәчәләр. 2020 елда аларның уңышы 76 мең тонна тәшкил иткән. Шулай ук компаниянең карамагында колбаса һәм ит әйберләре җитештерә торган ит эшкәртү заводы да (2017 елда республика бюджетына салым түләүләре 20 млн сум тәшкил иткән), һәм 2018 елда Отарка авылында ачылган сую цехы да тора. 2020 елга предприятиенең 24 000 баштан артык мөгезле эре терлеге бар.[36][37][38]

2020 елның гыйнвар-июнь айларында районның авыл хуҗалыгы җыелма продукциясе 1 млрд 191 млн сум тәшкил иткән.[35]

Инвестицион потенциалҮзгәртү

2015 елда Мамадыш районында М7 «Идел» трассасыннан ерак түгел урнашкан һәм 80 га мәйдан били торган «Вятка» сәнәгать паркы ачыла. Парк төзелешенә 314 млн сум бүлеп бирелгән, шуларның 80 % — федераль һәм 20 % — төбәк акчалары. Әзер инфраструктурадан тыш, «Вятка» резидентларга предприятиеләр төзү чорында бушлай җир участоклары кебек ташламалар тәкъдим итә. Шулай ук резидентларга электр энергиясенә тарифлар киметелгән.[4] 2020 елга паркта 6 резидент бар. Шул ук вакытта «Вятка» паркы территориясендә Төркия инвесторлары акчасына җиләк җитештерү буенча завод төзү турында игълан ителгән, инвестицияләр күләме 130 млн. сум тәшкил итәчәк, төзелеш 2021 елда башланачак. Икенче этапта инвесторлар томатлар, ә өченчесендә теплица продукциясе үстерергә планлаштыралар.[39][40]

2016 елга район икътисадында кече бизнес өлеше өчтән бер өлешен тәшкил иткән — 29,7 %: 244 кече предприятие, 786 шәхси эшмәкәр һәм 141 крестьян-фермер хуҗалыгы. Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өчен, район территориясендә «Сельхозтехника» һәм «Сельхозхимия» сәнәгать мәйданчыклары эшли.

2020 елның гыйнвар-июнь айларында төп капиталга инвестицияләрнең гомуми күләме, бюджет акчаларын исәпкә алмыйча, 1 млрд. 217 млн. сум тәшкил иткән.

ТранспортҮзгәртү

Район буенча 1023 км юл уза, алар арасында — «Мәскәү-Уфа»М-7 федераль трассасы. 2 шәһәр маршруты (Красная горка — юлчылар бистәсе, Көньяк Бистәсе — Северный бистәсе), 12 шәһәр яны маршруты эшли. Автовокзал Мамадыш шәһәрендә урнашкан. Нократ һәм Кама елгалары буйлап суднолар йөртелә, Мамадышта порт урнашкан.[41][42]

ЭкологияҮзгәртү

Мамадыш районы территориясендә дүрт табигать һәйкәле урнашкан. «Лачын урманы» Нократ һәм Кама ярларында 3852 га мәйдан били, аңа шулай ук су бүлү платосы — Лачын тавы да керә. Паркта 30-35 яшьлек наратлар күп, ә максималь яше 90 булганнары да бар. «Бөрсет карагайлары» зонасы Кама кушылдыгы — Берсут елгасы янында урнашкан. Паркның гомуми мәйданы 182,8 га тәшкил итә, территориядә Кызыл китапка кертелгән борындыклар бар. 2018 елда бу зона җәмәгатьчелектә зур резонанс тудырган: паркның бер өлешен шәхси төзелешкә күчерергә теләгәннәр, әмма прокуратура төзелешкә законсыз рөхсәтне кире кайтаруны таләп иткән. Табигатьнең өченче һәйкәле — «Мишәбаш урманчылыгы» — Астан-Елга авылы янында 131,6 га мәйданлы территорияне били. Анда үсемлекләрнең 70кә кадәр төре бар, алар арасында түгәрәк яфраклы кыңгырау чәчәге һәм гади чыршышөп бар. Дүртенче һәйкәл — Бөрсет елгасы. Аның чыганагы Югары Әрнәш авылы янында, тамагы Балык Бистәсе районының Яңа поселогы янында.[6][43]

Мамадыш районында риваять буенча имән янында барлыкка килгән «Изге чынаяк» чишмәсе бар. Чыганакка күрше авыллардан гына түгел, Нократ, Уфа һәм башка өлкәләрдән дә хаҗилар килә. 2012 елда чыганакны төзекләндергәннәр, часовня белән коену урыны урнаштырганнар.[44]

Социаль өлкәҮзгәртү

2020 елда Мамадыш районы «Кирмән җыеннары» экскурсия программасы белән «1001 ләззәт» туристик проектына кергән. Район кунаклары «Кирмәнчек» ныгытма-форты һәм Мамадышның тарихи үзәгендә урнашкан музейга баралар.[45]

2020 елга Мамадыш районында 68 гомуми белем бирү учреждениесе эшли, алар арасында бер удмурт һәм бер мари, авыл хуҗалыгы лицее һәм һөнәри көллият бар. Районда 38 авыл мәдәният йорты, 37 авыл клубы, Мамадыш район мәдәният йорты, 54 китапханә, дүрт музей, балалар сәнгать мәктәбе (ике филиал белән), Җиңүнең 60 еллыгы исемендәге мәдәният һәм ял паркы, өч театр һәм дүрт ансамбль эшли.[2]

Районда 19 мәдәни мирас объекты бар. Аларга борынгы шәһәрлекләр калдыклары, XIV гасырның 27 кабереннән торган комплекс, шулай ук тарихи биналар, мәсәлән, шәһәр Ратушасы һәм Кунак Сарае керә. Бу бина шәһәрдә иң иске — ул 1785 елда Мамадыш өяз шәһәре статусын алганнан соң төзелгән. 1910 елдан 1970 елга кадәр бинада янгын часте урнашкан була.[46]

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. http://mamadysh.tatarstan.ru/tat/uprav/glava_rayon
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Мамадышский район. Татцентр (2020). 2020-11-15 тикшерелде.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 пособие, 2012
  4. 4,0 4,1 Артем Малютин (2018-03-20). «Не газанули»: построить промпарк «Вятка» за 300 миллионов и ничего не производить. Реальное время. 2020-11-16 тикшерелде.
  5. 5,0 5,1 Стратегия социально-экономического развития Мамадышского муниципального района Республики Татарстан на 2016-2021 годы и плановый период до 2030 года. Мамадышский муниципальный район. Официальный сайт (2016). 2020-11-15 тикшерелде.
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 Иванов, 2015
  7. Пособие, 2012
  8. Флаг Мамадышского района. Геральдика.ру (2006-11-02). 2020-11-15 тикшерелде.
  9. Герб Мамадышского района. Геральдика.ру (2006-11-02). 2020-11-15 тикшерелде.
  10. Эльвира Зайнулина (2020-08-07). Святой источник, Змеиная гора и татарстанский Париж: чем удивит Мамадыш в туре «1001 удовольствие». События. 2020-11-16 тикшерелде.
  11. 11,0 11,1 11,2 История г.Мамадыш и Мамадышского района. Мамадыш Online (2007-06-18). 2020-11-16 тикшерелде.
  12. Мамадыш. Всемирная энциклопедия (2020). 2020-11-16 тикшерелде.
  13. Лев Жоржевский (2017-03-17). Образование ТАССР: от Татаро-Башкирской республики и штата Идель-Урал к 10 кантонам и 70 районам. Реальное время. 2020-11-16 тикшерелде.
  14. Иванов Анатолий Петрович. Татцентр.ру (2020). 2020-11-16 тикшерелде.
  15. Путин наградил главу Мамадышского района медалью ордена «За заслуги перед Отечеством». Бизнес Online (2020-09-21). 2020-11-16 тикшерелде.
  16. Калимуллин Рустам Галиуллович. Реальное время (2020-08-20). 2020-11-16 тикшерелде.
  17. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан. ТатарстанСтат (2020). 2020-11-15 тикшерелде.
  18. Город и район. Мамадышский муниципальный район. Официальный сайт (2020). 2020-11-15 тикшерелде.
  19. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php
  20. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg1.php
  21. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg1.php
  22. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg1.php
  23. 23,0 23,1 http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg1.php
  24. 24,0 24,1 24,2 Мустафин М.Р, Хузеев Р.Г. Всё о Татарстане (Экономико-географический справочник). — Казань, 1994
  25. 2002 ел сан алу базасы
  26. архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2012-11-21, retrieved 2013-10-12 
  27. Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования "Мамадышский муниципальный район" и муниципальных образований в его составе (с изменениями на 20 мая 2013 года). АО «Кодекс» (2013-05-20). 2020-11-15 тикшерелде.
  28. Мамадышский спиртзавод: начало большой истории. Нократ. Тат Медиа (2020-03-19). 2020-11-16 тикшерелде.
  29. «Мамадышский спиртзавод» получил сертификат международного стандарта качества. ТатарИнформ (2018-04-19). 2020-11-16 тикшерелде.
  30. «Татспиртпром» вкладывает в модернизацию производства более 1,1 млрд. рублей. Бизнес Online (2016-10-18). 2020-11-16 тикшерелде.
  31. Мамадышский сыродельно-маслодельный комбинат, Филиал ООО АЗБУКА СЫРА. The DairyNews (2019). 2020-11-16 тикшерелде.
  32. В ТОП-100 заводов: по количеству лидирует Татарстан, по объему - Московская область. The DairyNews (2020-10-01). 2020-11-16 тикшерелде.
  33. Не просто молоко: Марат Муратов выпустит «Азбуку сыра». Бизнес Online (2017-12-13). 2020-11-16 тикшерелде.
  34. В Мамадыше появится новый завод по производству пластиковой посуды. ТатарИнформ (2020-07-02). 2020-11-16 тикшерелде.
  35. 35,0 35,1 Рейтинг социально-экономического развития муниципальных районов и городских округов Республики Татарстан за январь-сентябрь 2020 года. Министерство экономики Республики Татарстан. Официальный сайт (2020-11-02). 2020-11-25 тикшерелде.
  36. Эльмира Минникаева (2020-10-09). Мамадышский предприниматель Рифат Мутигуллин вошел в ТОП-10 самых влиятельных персон аграрной индустрии Татарстана. Нократ Тат Медиа. 2020-11-16 тикшерелде.
  37. Наталья Голобурдова (2020-05-27). «Утки-драйверы» и «колбасные короли»: «мясной рейтинг» Татарстана. Бизнес Online. 2020-11-16 тикшерелде.
  38. Топ-10 предприятий АПК: как живут сельхозпроизводители Татарстана. InKazan (2018-11-19). 2020-11-16 тикшерелде.
  39. В Мамадыше построят новый завод по производству пластиковой посуды. ТатарИнформ (2020-03-25). 2020-11-16 тикшерелде.
  40. В Мамадыше иностранные инвесторы запустят производство клубники. ТатарИнформ (2020-11-09). 2020-11-16 тикшерелде.
  41. город и район. Мамадышский муниципальный район. Официальный сайт (2020). 2020-11-16 тикшерелде.
  42. Единственный за сезон круизный теплоход посетит Мамадыш. ТатарИнформ (2019-04-15). 2020-11-16 тикшерелде.
  43. Прокуратура РТ добивается запрета частного строительства на территории Берсутских пихтарников. ТатарИнформ (2018-12-06). 2020-11-16 тикшерелде.
  44. Яна Шевцова (2018-06-13). Испить из «Святой Чаши». Легенда о мамадышском роднике. Аргументы и факты. 2020-11-16 тикшерелде.
  45. Татарстан приглашает за «1001 удовольствием» в Рыбную Слободу и Мамадыш. ТатарИнформ (2020-06-19). 2020-11-16 тикшерелде.
  46. Ратуша городская и гостиный двор, 1785. Наследие Татарстана (2020). 2020-11-16 тикшерелде.(үле сылтама)

СылтамаларҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Иванов Д.В. Экологический гид по зеленым уголкам Республики Татарстан. — Казань: Фолиант, 2015.
  • Ахметова Р.И. История Мамадышского края. Учебное пособие. — Мамадыш, 2012.