Нәзифә Кәримова
Нәзифә Кәримова, Нәзифә Харис кызы Кәримова (кыз фамилиясе Кашапова, 1947 елның 22 мае, ТАССР, Мамадыш районы, Арташ) — язучы һәм журналист. 1993 елдан Азатлык Радиосына Мәскәү татарлары тормышыннан хәбәрләр җибәреп тора[1]. 1998 елдан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының Мәскәүдәге хәбәрчесе. 1993 елдан Мәскәү «Татар зыялылары клубы»н (рәсми исеме — «Клуб интеллектуал») оештыручы [2]. 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре (2000).
Нәзифә Кәримова | |
---|---|
![]() | |
Тугач бирелгән исеме: | Нәзифә Харис кызы Кашапова |
Туу датасы: | 22 май 1947 (76 яшь) |
Туу урыны: | ![]() |
Милләт: | татар |
Ватандашлык: | ![]() ![]() |
Эшчәнлек төре: | журналист, язучы |
Юнәлеш: | шигърият, публицистика, тәрҗемә |
Жанр: | шигырь, мәкалә |
Иҗат итү теле: | татар теле |
Дебют: | «Җәнлекләр кайта» (1986) |
Премияләр: | Шәйхи Маннур премиясе (1993) |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1947 елның 22 маенда Татарстан АССР Мамадыш районы Арташ авылында туган. Урта Кирмән мәктәбен тәмамлагач, Алабуга шәһәрендә Татарстан республика мәдәни-агарту укуханәсендә (2013 елдан Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте) белем ала. «Мәдәни-агарту эше белгече» дипломы белән Минзәлә районы Мәдәният йортына методист итеп җибәрелә, соңрак әлеге мәдәният йортының директоры булып эшли. 1969 елдан Бөтенсоюз иҗади эстрада сәнгате остаханәсендә (рус. ВТМЭИ, Мәскәү) укый. БДУның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган (1978).
ИҗатыҮзгәртү
Берничә хикәясе Казанда русча «Запах мяты» (1976) җыентыгында дөнья күрә. Балалар әдәбияты өлкәсендә эшли. Хикәяләре, әкиятләре тупланган «Җәнлекләр кайта» китабы 1986 елда басыла. «Өермә» күмәк җыентыгына (1992) «Карурманнан чыккан юлчылар» повесте кертелгән. 2003 елда Мәскәүдә («Карурманнан чыккан юлчылар»), 2004 елда Казанда («Сагынасыңмы, дип сорыйлар») үз җыентыклары басылып чыга. 2017 елда «Йолдыз ява» (К.: Татмедиа. ISBN 978-5-85247-910-5) китабы дөнья күрә. Драматургия өлкәсендә дә каләмен сынап карый: Чаллы татар театрында «Үп мине, Зәйтүнә!» пьесасы куела. Н. Кәримова тәрҗемәсендә төрек язучысы Азиз Несинның «Эт койрыгы» (1991) хикәяләр җыентыгы дөнья күрә. Нәзифә Кәримова шигырьләренә җырлар язылган : «Бер күрешү үзе бер гомер», «Без татарлар», «Без уяндык», «Соңлады язлар», «Алтыны»м һ. б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
- 1993 Татарстан Язучылар берлегенең Ш. Маннур исемендәге әдәби премиясе
- 1993 Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» бүләге
- 2000 Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре
ГаиләсеҮзгәртү
Ире — язучы, тәрҗемәче Илгиз Мостафа улы Кәримов. Балалары: кызы Айгөл, улы Нияз.
ӘдәбиятҮзгәртү
- Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда (төзүчеләре Р. Н. Даутов һәм Р. Ф. Рахмани). К.: ТКН, 2009.
- Кайда да йөрәктә. Татарстаннан читтә яшәүче татар әдипләренең иҗаты (төзүчеләр И. М. Ибраһимов, Р. Г. Хәннанов; кереш сүз Р. З. Закиров). К.: «Идел-Пресс», 2012. ISBN 978-5-85247-611-1
СылтамаларҮзгәртү
- Нәзифә Кәримова. 2021 елның 1 декабрь көнендә архивланган. «Әдипләр» (Әхмәт Дусайлының шәхси порталы)
- Ринат Хәйруллин. Мамадышта күренекле шәхес Нәзифә Кәримованың иҗат кичәсе узды. «Нократ», 20.07.2017
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Азатлык Радиосында Нәзифә Кәримова хәбәрләре тезмәсе
- ↑ Илсөяр Хәйруллина. Мәскәү зыялылары нигә берләшкән ? «Ватаным Татарстан», 29.11.2013