Минзәлә районы
Минзәлә районы (рус. Мензелинский район) — Россия Федерациясе Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек. (муниципаль район). Республиканың төньяк-көнчыгыш өлешендә Кама елгасының уң ярында урнашкан. Административ үзәге - Минзәлә[2]. Башта район урынында рус атучылары форпосты урнашкан булган. Хәзерге район 1930 елда оешкан. Минзәлә районы Бөек Ватан сугышы елларында биредә Советлар Берлеге Каһарманы Муса Җәлил яшәгәнлеге белән мәгълүм[3].
Минзәлә районы | |
Байрак | Илтамга |
Нигезләнү датасы | 10 август 1930 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Башкала | Минзәлә шәһәре |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
Халык саны | 27 131 (2021)[1] |
Алыштырган | Күзкәй вулысы |
Мәйдан | 1923,4 км² |
Рәсми веб-сайт | menzelinsk.tatarstan.ru(рус.)(тат.) |
Минзәлә районы Викиҗыентыкта |
Географиясе
үзгәртүМинзәлә муниципаль районы Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгыш өлешендә, Башкортстан һәм Удмуртия чикләреннән ерак түгел, Татарстан башкаласы Казаннан 290 километр ераклыкта, Кама елгасының сул як ярында урнашкан. Көньякта — Мөслим, көнбатышта - Тукай, көньяк — көнбатышта — Сарман һәм көнчыгышта - Актаныш районнары белән чиктәш. Районның административ үзәге — Минзәлә. Рельефы, нигездә, тигез, районның көнбатышында биеклеге 300 метрга кадәр. Район җирләренең бер өлеше Түбән Кама сусаклагычын төзү нәтиҗәсендә су астында калган. Район мәйданы 1919 квадрат километр, бу барлык Татарстан Республикасы мәйданының 2,8 процентын тәшкил итә. Район территориясенең 45 процентка якыны — сөрүлекләр, 24 проценты — болыннар, 12 проценты - урманнар, 8 процентк якыны-көтүлекләр. Гыйнварның уртача температурасы -12,1 °С. Декабрь аеннан февральгә кадәр, нигездә, аяз һәм чагыштырмача тыныч һава торышы булганда, көчле салкыннар күзәтелә. Июльнең уртача температурасы +19,4 °С тәшкил итә [4][2][5].
Гербы һәм флагы
үзгәртүТатарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Советы 2006 елның 24 ноябрендә заманча герб һәм флагны раслый. Ул Минзәлә өязенең 1781нче елгы тарихи гербына нигезләнеп эшләнә. Гербның өске чигендәге кызыл буй җирле халыкның хезмәт сөючәнлеген, батырлыгын һәм көчен, шулай ук аларның районда барлык уңышларга мөстәкыйль ирешүләрен символлаштыра. Төп — зәңгәрле төс, намус, рухилык, намуслылык һәм чиста күк дигәнне аңлата. Аның фонында төп фигура - алтын кречет - тотрыклылык, интеллект, хөрмәт, шулай ук районда бу кошның узган гасырларда күп булыуын гәүдәләндерә. Минзәлә районы флагы - турыпочмаклы зәңгәр тукыма, аның 1/4 өлешен кызыл буй алып тора. Калганында ул гербны тулысынча кабатлый [6][7].
Тарих
үзгәртүИртә тарих
үзгәртү1584 елда хәзерге Минзәлә районы территориясендә рус стрелецлары рус һәм Нугай урдасы җирләре чигендә ныгытмага нигез сала. Кальганы янәшәдә генә аккан елга хөрмәтенә Минзәлә дип атыйлар. Беренче острог үз эченә биш каланчаны ала. XVII гасыр урталарында форпостны киңәйтәләр һәм ул Иске Кама аръягы сызыгындагы иң зур ныгытмага әверелә. 1708 елга кадәр ныгытма Уфа провинциясенә карый, аннары провинцияне Казан губернасына кушалар. 1735 елда русларның Орск саклану линиясе төзелүеннән канәгать булмаган башкортларның ил буенча восстаниеләре дулкыны үтә. Минзәлә, Табын, Уфа, Югары Җаек ныгытмаларының рус гарнизоннары чолганышта кала. Башкортлар татар, чуваш, мари, удмуртларны күтәрелешкә катнаштырырга тырыша. Нәтиҗәдә, фетнә бастырыла, ә 1735 елдан 1742 елга кадәр Минзәләдә, урындагы күтәрешләрне бастыру һәм социаль‑икътисади вәзгыятьне җайга салу буенча чаралар эшләү өчен, императрица Анна Иоанновна Указы нигезендә төзелгән Башкорт эшләре комиссиясе урнаша. Әстерхан һәм Казан губерналары аның карамагына керә. 1743 елда Минзәлә яңа оешкан Ырынбур губернасы составына кертелә, ә ныгытма аша төп сәүдә юллары, шул исәптән Зур Мәскәү юлы да уза. 1773 елда Екатерина II Оренбург губернасының Уфа наместниклыгын оештыра, аның составына Минзәлә дә керә. 1781 елда Минзәлә өяз шәһәре статусын ала. 1865 елда Уфа губернасы Оренбург губернасыннан аерыла. 1920 елга кадәр Минзәлә өязе аның составында кала [3][8][9][10][11].
1920 елда Минзәлә өязе территориясен ТАССРга кантон сыйфатында кушалар. 1930 елда кантон бетерелә һәм аның урынына Минзәлә районы төзелә. 1954 елда аңа Матвеевка районының бер өлеше, ә өч елдан соң юкка чыгарылган Яңа Юл районының бер өлеше кушыла [12][13].
Хәзерге заман
үзгәртү2006 елдан Минзәлә районын Гиоргий Куприянов җитәкли, 2010 елда аны «Татспиртпром» компаниясе генераль директоры итеп билгелиләр, ә район җитәкчесе урынын «Минзәләагрохимсервис»ның элеккеге директоры Рәсим Садыйков ала, әммә 2013 елда, сәламәтлек торышы буенча, үз вәкаләтләрен калдыра. Шул вакыттан алып 2020 елга кадәр Минзәлә районын Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының авылны социаль үстерү буенча элеккеге урынбасары Айдар Сәлахов җитәкли [14][15][16].
Халык
үзгәртү2020 ел башына Минзәлә районында 27 686 кеше яши. Милли состав буенча халык түбәндәгечә бүленә: 60,1 процент - татарлар, 35,4 процент - руслар, 0,45 процент - чуашлар, 2,7 процент - марилар һәм 1,35 процент - башка милләтләр [17][18].
1959[19] | 1970[20] | 1979[21] | 1989[22] |
---|---|---|---|
49 904 | 54 341 | 44 729 | 30 517 |
Халык саны | |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
2002[23] | 2005[24] | 2006[25] | 2007[26] | 2008[27] | 2009[28] | 2010[29] | 2011[30] | 2012[31] | 2013[32] |
31 295 | ↘30 315 | ↘30 095 | ↘30 031 | ↗30 061 | →30 061 | ↘29 359 | ↘29 288 | ↘29 178 | ↗29 266 |
2014[33] | 2015[34] | ||||||||
↘29 133 | ↘28 948 |
Милли состав
үзгәртүМилләт | 1970[35] | 1979[35] | 1989[35] | 2002[36] | 2010[37] |
---|---|---|---|---|---|
татарлар | 58,3% | 61,6% | 60,4% | 62,1% | 60,1% |
руслар | 37,9% | 34,1% | 34,1% | 33,5% | 35,4% |
чирмешләр | ? | ? | 2,7% | 2,7% | 2,7% |
Муниципаль-территориаль бүленеш
үзгәртүМинзәлә муниципаль районында 1 шәһәр һәм 19 авыл җирлеге һәм аларның составындагы 70 торак пункт бар[17].
№ | Торак пункт |
---|---|
1 | Минзәлә |
2 | Аю |
3 | Әтрәкле |
4 | Әхмәт поселогы |
5 | Бакчасарай |
6 | Балтай |
7 | Белопахотный |
8 | Бикбау |
9 | Богодаровка |
10 | Воровский Совхозы |
11 | Гөлек |
12 | Гришино |
13 | Дәвек |
14 | Дружба |
15 | Дусай-Кичү |
16 | Дыреевка |
17 | Җәмәк |
18 | Исәнгол |
19 | Иске Александровка |
20 | Иске Ашпала |
21 | Иске Иркәнәш |
22 | Иске Маҗын |
23 | Иске Матвеевка |
24 | Иске Мунча |
25 | Иске Тамбовка |
26 | Йорты |
27 | Кадрәк |
28 | Калморза |
29 | Калтак |
30 | Канонерка |
31 | Каран-Азик |
32 | Коноваловка |
33 | Куян |
34 | Кызыл-Түбәк |
35 | Маткауш |
36 | Мияш |
37 | Мортыштамак |
38 | Наратлы Кичү |
39 | Николаевка |
40 | Рус Караны |
41 | Рус Мөшегесе |
42 | Салкын Чишмә |
43 | Сарсазтау |
44 | Степановка |
45 | Татар Мөшегесе |
46 | Тауасты Байлар |
47 | Тауасты Тәкермән |
48 | Тегермәнче |
49 | Тулыбай |
50 | Тупач |
51 | Түбән Юшады |
52 | Урта Ружевка |
53 | Усай |
54 | Үртамак |
55 | Филимоновка |
56 | Фионовка |
57 | Хуҗамәт |
58 | Чулпан |
59 | Чупай |
60 | Шикәрле-Каен |
61 | Ырыс |
62 | Югары Тәкермән |
63 | Югары Юшады |
64 | Яңа Айман |
65 | Яңа Александровка |
66 | Яңа Иркәнәш |
67 | Яңа Маҗын |
68 | Яңа Мәлкән |
69 | Яңа Тәкермән |
70 |
Икътисад
үзгәртүСәнәгать
үзгәртүМинзәлә районында 5 эре сәнәгать предприятиесе эшли: «Минзәлә ЛВЗсы» филиалы, «ВАМИН» филиалы, «Минзәлә МСКсы», «Минзәлә икмәк заводы», «ТПФ Изыскатель плюс», «Хуҗәмәт ремонт-механика заводы»[2].
2009 елда Минзәлә механика заводы дөньякүләм стандартларга туры килгән елына 30 меңнән 70 мең берәмлеккә кадәр авиация, автомобиль, трактор, төзелеш һәм тимер юл нормальләре җитештерү буенча инвестпроект эшләгән. Проектның исәп-хисап бәясе 6 млрд сум тәшкил итә. 2014 елда завод гендиректоры Татарстан Президентына проектны гамәлгә ашыруга кредит алырга ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать иткән [38][39].
2012 елда районда нефть сервисы өлкәсендә эшләү өчен дүрт компаниядән торган, баш предприятиесе — «Минзәлә-Сервис» булган холдинг төзелә. Компания нефть чыгаруга сәнәгать мәйданчыкларын әзерләү белән шөгыльләнә. 2017 елга компаниянең төп заказчылары «Лукойл» һәм « Газпром » була. Холдинг Минзәлә бюджетына җир салымына гына елына 500-600 мең сум күчерә, тулаем алганда, еллык түләүләр 10-15 миллион сум тәшкил итә. 2017 елга кадәр компания район үсешенә 48 миллион сумга якын инвестиция керткән, әлеге акчаларга мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, ике чиркәү, урта мәктәпнең спорт залы ремонтланган [40].
2019 елда Минзәлә районында 3 гектар мәйданда мебель җитештерүдә махсуслашкан «Промзона-Минзәлә» сәнәгать мәйданчыгы ачыла. Өч компания аның резиденты була. Алар өчен дәүләт ярдәме программалары, аерым алганда, җитештерү объектларын төзүгә яки реконструкцияләүгә, яңа җиһазлар сатып алуга җәлеп ителгән кредитлар буенча процентларга 10 миллион сумга кадәр субсидия каралган. Моннан тыш, районда «Изыскатель» сәнәгать мәйданчыгы эшли, 2020 елга ул җиде резидентка ия [41][42].
2020 елның гыйнвар-сентябрь айларында районда икътисадый эшчәнлекнең чиста төрләре буенча 2 млрд. 835 миллион сумлык урында җитештергән товар төяп җибәрелгән [43].
Минзәлә – җирле чималны эшкәртүче предприятиеләре булган авыл хуҗалыгы районы үзәге буларак, биредә:
- "Хуҗәмәт ремонт-механик заводы" ААҖ
- Минзәлә аракы-ликер заводы
- Минзәлә май-сыр комбинаты
- "Минзәлә икмәк заводы" ААҖ
- "Минзәлә урман хуҗалыгы" ФДУсы эшли.
Авыл хуҗалыгы
үзгәртүМинзәлә районында агросәнәгать секторы үсеш алган. Бу тармакта 2019 елга 82 хуҗалык итүче субъект исәпләнә, шуларның 58е — крестьян-фермер хуҗалыклары. Авыл хуҗалыгы әйләнешендә 97,7 мең гектәр җир, шул исәптән 86,1 мең гектар сөрүлек, 2,7 мең гектар печәнлек һәм 8,9 мең гектар көтүлек бар. Районда язгы бодай, көзге арыш, арпа, солы, карабодай, борчак, тары игелә. 2020 ел нәтиҗәләре буенча Минзәлә районы уңыш буенча төбәк лидерлары рәтен чыга [44]. Терлекчелекнең төп тармаклары - ит-сөт терлекчелеге, сарыкчылык. Минзәлә районы Татарстанның төньяк-көнчыгыш Кама аръягы районнары (Актаныш, Зәй, Минзәлә, Мөслим һәм Чаллы районнары) арасында бодай чәчү буенча алдынгы урында тора [2][45].
2019 елда «Август» федераль компаниясе районда ике агрофирма һәм 14 мең гектар җир сатып алып, анда 2,4 мең баш терлеккә исәпләнгән роботлаштырылган саву комплексы төзергә планлаштыра. Шул ук компания Мөслим районында да 1,2 мең башка исәпләнгән шундый ук комплекс төзегән, инвестицияләр 1,1 миллиард сум тәшкил иткән [46].
Шул ук елны «Кама беконы» компаниясе районда 2,4 мең башка исәпләнгән мөгезле эре терлек үрчетү комплексын төзү өчен 6000 гектар җир сатып алган. Компания инде 1 миллиард сум инвестицияләгән, проект планында тагын 800 миллион сум каралган. «Кама беконы» 2021нче елга икенче мәйданчык төзергә ниятләгән, әмма бу ниәтне гамәлгә ашыруга пайчылар белән низаг комачаулый. Пайчылар «Кама беконы»ның шәхси җир өчен мал азыгы белән түләргә әзер түгеллегенә, ә гектарына елына 800 сум түләргә ниятләүенә канәгатьсезлек белдерә. 2020 елга мәсьәлә хәл ителмәгән әле[47].
Гыйнвар-июнь айларында районның төп капиталына инвестицияләрнең гомуми күләме, бюджет акчаларын исәпкә алмыйча, 858 миллион сум тәшкил итә, ә районның авыл хуҗалыгы җыелма продукциясе — 382 миллион сум [43].
Транспорт
үзгәртүРайонның төп юллары: федераль әһәмияттәге М-7 «Волга», «Минзәлә — Рус караны — Тугашево», «Зур Нөркәй — Кадрәк», «Минзәлә — Боерган» автомобиль юлы. Район Түбән Кама сусаклагычы ярында урнашкан, аның су маршрутлары Минзәләгә кадәр бара. Шәһәрдә причал бар, ә Юртау авыл җирлеге территориясендә аэродром урнашкан. Минзәлә районы территориясе буенча өч шәһәр җәмәгать транспорты маршруты (Нефтьчеләр һәм Эзләнүчеләр бистәләренә кадәр) һәм 6 шәһәр яны маршруты уза[5]. Транспорт хезмәтләндереүен «Минзәлә АТП»сы тормышка ашыра[2]. 2020 елда «Минзәлә — Рус Караны — Тогашево» автомобиль юлында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында капиталь ремонт башлана, аның бюджет күләме — 80 миллион сум [48].
Экология
үзгәртүМинзәлә районы территориясенең 11,1 процентын урманнар били. Урман барлыкка китерүче төп токымнар булып юкә, имән, усак, каен тора. Районда 993 төр флора һәм 302 төр фауна теркәлгән[4]. Минзәлә районының төньяк-көнчыгыш өлешендә Түбән Кама сусаклагычының Ык култыгы ярында 1972 елда нигез салынган «Игимский бор» табигать һәйкәле урнашкан. Аның территориясендә Кызыл китапка кертелгән хайваннар яши[49].
Районның икенче табигый һәйкәле - Минзәлә елгасы. Аның чыганагы Сарман районының Иске Минзәләбаш авылы янында, ә тамагы — Минзәләдән түбәндә. Елганың гомуми озынлыгы - 123 км[4].
Социаль өлкә
үзгәртү2019 елда районда 25 гомуми белем бирү учреждениесе, Кадет мәктәбе, Татар гимназиясе, Прогимназия, махсус (коррекцион) гомуми белем бирү интернат-мәктәбе, методик координация үзәге, мәктәптән тыш эшләр үзәге, 31 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшли. Урта махсус уку йортларыннан педагогика көллияте, авыл хуҗалыгы техникумы, медицина училищесы һәм 52нче һөнәри училище бар[2].
Минзәлә районында 21 һәйкәл урнашкан, шуларның 5се-авылларда, 16сы - Минзәләдә[50]. Дусай Кичү авылындагы 1902 елда төзелгән мәчет — шәһәртөзүчелек һәм архитектура һәйкәле, төбәк (җөмһүрият) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты. Шулай ук 1910 елда төзелгән Җәмигъ мәчете төбәк (республика) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора. Аның барлыкка килүенә кадәр Минзәлә мөселманнары йолаларны гыйбадәт йортында уздыра, ул җәмгыять үсеше аркасында барлык дин тотучыларны сыйдырмай башлый. Мөселманнар мәчет төзүгә рөхсәтне 1907нче елда ғына ала һәм шәһәр үзәгендә ике ҡатлы бина төзи. Вестибюль һәм төп гыйбадәт заллары беренче катта урнашкан, икенче кат залларына яутылык түгәрәк тәрәзәләр аша төшә, декоратив бизәлештә татар милли архитектурасы элементлары белән классицизм һәм Көнчыгыш мотивлары аралашып килә[51][4].
Советлар Берлеге Каһарманы Муса Җәлил укыган йорт шулай ук төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора. Бина 1914-1920 елларда педагогик училище буларак төзелә, әмма 1941 елда анда вакытлыча хәрби-сәяси училище урнаша, анда 56 көн Муса Җәлил укый. Шагыйрьнең Минзәләдә үткәргән чоро истәлегенә Мемориаль музей шәһәрдә 1970 елда ачыла. Ә 2017 елда шагыйрьнең кызы катнашында Минзәләнең Җәлил исемендәге паркында каһарманның бюсты куела [52][53].
Екатерина ІІнең Минзәлә аша Уфага узуы өчен төзелгән шәһәр Екатерина күпере (сәяхәт булмый) хәзерге вакытта сәнәгать һәйкәлләренә карый. Заманча күперне 1910 елга төзеп, аның буенча тимер юл салырга ниятләгәннәр, әмма Беренче бөтендөнья сугышы эшләрне өзә. 2018 елда күперне реконструкцияләү проекты Уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның Бөтенроссия конкурсында җиңеп, 50 миллион сумлык грантка лаек була. Яңартылган күпер 2019 елда ачыла[51][54].
Районда «Минзәлә» (рус. «Мензеля») җирле газетасы татар һәм рус телләрендә басыла.
Мәдәният
үзгәртүСабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры.
Район җирлегендә туган күренекле шәхесләр
үзгәртүЯзучылар
үзгәртүМинзәлә төбәгеннән чыккан күренекле каләм әһелләрен барлаганда, беренчеләрдән булып:
- Рәшит Гәрәй,
- Габделхәй Сабитов,
- Салисә Гәрәева,
- Газиз Мөхәммәтшин,
- Марс Шабаев,
- Фәннур Сафин,
- Ренат Суфиев (Роман Солнцев),
- Вячеслав Шугаев,
- Валентин Ерашов,
- сатирик язучы Фәнзаман Баттал,.
- Равил Сабыр (1974, Тупач), язучы, драматург, журналист.
Артистлар, театр әһелләре, рәссамнар
үзгәртү- Илнур Гайниев (1988, Тауасты Байлар), 2020 елдан Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры.
- Алексей Краснов (1923, Иске Тамбовка ― 1998, Тамбов), РСФСР халык рәссамы.
- Рөстәм Маликов (1949, Бикбау), җырчы (тенор), Башкортстан АССР атказанган (1984), Татарстанның халык (1994) артисты.
- Александр Пономарёв (1953, Иске Красный Бор ―2022), Россия Федерациясенең атказанган рәссамы (2010).
- Резидә Шәрәфиева (1966, Наратлы Кичү), җырчы, ТР халык артисты (2016).
Хәрбиләр, чиновниклар
үзгәртү- Василий Гордов (1896, Иске Матвеевка - 1950, Мәскәү) — Советлар Берлеге Каһарманы (1945), сәргаскәр.
- Фәхрази Галиев (1912, Җәмәк - 1997, Яр Чаллы) — Советлар Берлеге Каһарманы (1944), ССРБ Югары шурасы депутаты (1946-1950).
- Камил Нәҗмиев (1974), Тукай районы башкарма комитеты башлыгы в.б. (2024 елдан).
- Венер Сәлимов (1941, Минзәлә) — ТР КГБсы рәисе (1993-1999).
- Гиоргий Куприянов (1956, Югары Юшады), Минзәлә районы башлыгы (2004-2010), «Татспиртпром» ААҖ генераль директоры (2010-2015).
- Владимир Шамов (1882, Минзәлә―1962, Ленинград), табиб-хирург, академик, медицина хезмәте генерал-лейтенанты.
Спортчылар
үзгәртү- Зөфәр Ханов (1925, Иске Мунча―2002), укытучы, спортчы (татарча көрәш), сабантуйларның баш батыры, татарча көрәш буенча күп тапкырлар РСФСР, ТАССР чемпионы, ССРБ (1970) һәм ТР (1997) атказанган спорт остасы , ТАССР атказанган физик тәрбия хезмәткәре (1984).
Укытучылар
үзгәртү- Нәкый Әхмәтшин (1928―2017), РСФСРның атказанган укытучысы (Сарсаз-Тралы).
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Мензелинский район. Татцентр.ру (2019). 2020-11-14 тикшерелгән.
- ↑ 3,0 3,1 Мензелинск. Tatarica. Татарская энциклопедия (2017). 2020-11-12 тикшерелгән.
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 Иванов, 2015
- ↑ 5,0 5,1 О проекте Стратегия социально-экономического развития Мензелинского муниципального района Республики Татарстан на 2016-2021 годы и плановый период до 2030 года. Мензелинский муниципальный район. Официальный сайт (2016-08-26). әлеге чыганактан 2020-12-06 архивланды. 2020-11-13 тикшерелгән.
- ↑ Флаг Мензелинского района. Геральдика.ру (2006-11-24). 2020-11-11 тикшерелгән.
- ↑ Герб Мензелинского района. Геральдика.ру (2006-11-24). 2020-11-11 тикшерелгән.
- ↑ Гамира Гадельшина (2003-01-25). Его символ — мост с золотой заклепкой. Газета Республика Татарстан. 2020-11-12 тикшерелгән.
- ↑ Ярослав Пилипчук (2017-06-01). Башкиро-татарские восстания: как Москва сыграла на противоречиях с казахами и калмыками и победила. Реальное время. әлеге чыганактан 2020-12-06 архивланды. 2020-11-15 тикшерелгән.
- ↑ Белов, 2014
- ↑ Фаминицын, 2015
- ↑ архив, 1999
- ↑ Лев Жоржевский (2017-03-17). Образование ТАССР: от Татаро-Башкирской республики и штата Идель-Урал к 10 кантонам и 70 районам. Реальное время. әлеге чыганактан 2020-10-22 архивланды. 2020-11-12 тикшерелгән.
- ↑ Салахов Айдар Фаслахович. Татцентр (2020). 2020-11-14 тикшерелгән.
- ↑ Премьер-министр Татарстана представил нового руководителя ОАО «Татспиртпром». Татар-Информ (2010-08-05). 2020-11-14 тикшерелгән.
- ↑ Глава Мензелинского района ушел в отставку. Аргументы и факты (2017-05-13). 2020-11-14 тикшерелгән.
- ↑ 17,0 17,1 Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан. ТатарстанСтат (2020). әлеге чыганактан 2021-01-24 архивланды. 2020-11-12 тикшерелгән.
- ↑ О районе. Мензелинский муниципальный район. Официальный сайт (2020). әлеге чыганактан 2020-12-07 архивланды. 2020-11-15 тикшерелгән.
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg1.php
- ↑ Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
- ↑ Административно-территориальное деление (АТД) за 2005 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелгән.
- ↑ Административно-территориальное деление (АТД) за 2006 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелгән.
- ↑ Административно-территориальное деление (АТД) за 2007 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелгән.
- ↑ Республика Татарстан. База данных показателей муниципальных образований на 1 января 2008-2014 годов
- ↑ Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, поселкам городского типа и районам на 1 января 2009 года. әлеге чыганактан 2014-01-02 архивланды. 2014-01-02 тикшерелгән.
- ↑ Численность и размещение населения республики Татарстан. Итоги всероссийской переписи населения 2010 года
- ↑ Оценка численности постоянного населения Республики Татарстан на 1 января 2011 года. әлеге чыганактан 2015-04-04 архивланды. 2015-04-04 тикшерелгән.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелгән.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелгән.
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2014 года. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан. Казань, 2014. әлеге чыганактан 2014-04-12 архивланды. 2014-04-12 тикшерелгән.
- ↑ 34,00 34,01 34,02 34,03 34,04 34,05 34,06 34,07 34,08 34,09 34,10 34,11 34,12 34,13 34,14 34,15 34,16 34,17 34,18 34,19 34,20 Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года. әлеге чыганактан 2015-04-17 архивланды. 2015-04-17 тикшерелгән.
- ↑ 35,0 35,1 35,2 Мустафин М.Р, Хузеев Р.Г. Всё о Татарстане (Экономико-географический справочник). — Казань, 1994
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2013-10-12
- ↑ архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2012-11-21, retrieved 2013-10-12
- ↑ Сергей Афанасьев (2020-06-05). Из инвестиционных суперпроектов десятилетки Татарстана на 1 триллион рублей реализована пока лишь треть. Реальное время. әлеге чыганактан 2020-10-27 архивланды. 2020-11-15 тикшерелгән.
- ↑ В Мензелинске будет создан завод по производству автонормалей мировых стандартов. Татар-Информ (2009-03-05). 2020-11-15 тикшерелгән.
- ↑ Влас Мысько (2017-11-13). Егор Юдин, «Мензелинск-Сервис»: «Нефтяной рынок не даст развиваться альтернативам». Бизнес Online. 2020-11-12 тикшерелгән.
- ↑ В Татарстане появились еще две промышленные площадки. InKazan (2019-10-30). 2020-11-12 тикшерелгән.
- ↑ Инвестиционный паспорт Мензелинского муниципального района. Invest.tatarstan.ru (2018). 2020-11-15 тикшерелгән.
- ↑ 43,0 43,1 Рейтинг социально-экономического развития муниципальных районов и городских округов Республики Татарстан за январь-сентябрь 2020 года. Министерство экономики Республики Татарстан. Официальный сайт (2020-11-02). әлеге чыганактан 2020-12-06 архивланды. 2020-11-07 тикшерелгән.
- ↑ Наталья Голобурдова, Линар Фархутдинов (2020-09-17). Марат Зяббаров: «Кто не хочет нас слушать, для тех есть прокуратура и Россельхознадзор». Бизнес Online. 2020-11-12 тикшерелгән.
- ↑ Миннибаев, 2013
- ↑ Наталья Голобурдова (2020-06-22). Айдар Галяутдинов, «Август»: «Все управление полями у каждого специалиста – в смартфоне». Бизнес Online. 2020-11-12 тикшерелгән.
- ↑ Валентина Шистерова, Разим Сабиров (2020-05-26). Как в Мензелинском районе «Камский Бекон» чуть не оказался на вилах. Бизнес Online. 2020-11-12 тикшерелгән.
- ↑ В Татарстане по нацпроекту отремонтируют 4,3 км дороги Мензелинск – Русский Каран. Татар-Информ (2020-06-11). 2020-11-13 тикшерелгән.
- ↑ Игимский Бор. Tatarica. Татарская энциклопедия (2020). 2020-11-13 тикшерелгән.
- ↑ Елхова, 2010
- ↑ 51,0 51,1 Обновленный мост в Мензелинске сравнили с Крымским. Бизнес Online (2019-12-20). 2020-11-13 тикшерелгән.
- ↑ Алексей Изморосин (2017-11-23). Почтили память поэта-героя. Газета Республика Татарстан. 2020-11-13 тикшерелгән.
- ↑ Дом, в котором в 1941г. учился в военно-политическом училище поэт-патриот, Герой Советского Союза Муса Джалиль. Наследие Татарстана (2020). әлеге чыганактан 2020-12-07 архивланды. 2020-11-13 тикшерелгән.
- ↑ Минниханов прошел по восстановленному Екатерининскому мосту в Мензелинске. Татар-Информ (2020-08-17). 2020-11-13 тикшерелгән.
Әдәбият
үзгәртү- Фаминицын А. С. Скоморохи на Руси. — М: Форум, 2015. — С. 400. — ISBN 978-5-911-34-413-9.
- Белов В.Н. Очерки из истории Зай-Шешминского междуречья. От Заинска до Акташа – Кара-Елга и ея соседи. — М: Перо, 2014. — С. 581. — ISBN 978-5-91940-937-3.
- Национальный архив Республики Татарстан. Путеводитель. Издание второе переработанное и дополненное. — Казань: Гасыр, 1999. — ISBN 5-93001-003-1.
- Миннибаев Б.И. {{{башлык}}} // Международный научно-исследовательский журнал : Журнал. — Европринт. — Т. 2. — № 4. — ISBN 2303-9868.
- Иванов Д.В. Экологический гид по зеленым уголкам Республики Татарстан. — Казань: Фолиант, 2015.
- Елхова А.В. {{{башлык}}} // Наука и современность : Журнал. — Центр развития научного сотрудничества. — № 5-1.
- Мензелинский район // Татарская энциклопедия / Гл. ред. М. Х. Хасанов. — Казань : Институт Татарской Энциклопедии, 2008. — Т. 4. — С. 136. — 768 с.
Сылтамалар
үзгәртү- [1] 2016 елның 13 март көнендә архивланган.
- 2010 елның 22 маендагы 29-ТРЗ № Татарстан Республикасы Законы(үле сылтама)
- Официальный сайт Мензелинского муниципального района 2020 елның 29 ноябрь көнендә архивланган.
Бу — Татарстан географиясе буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |