Иске Матвеевка
Иске Матвеевка — Татарстан Республикасының Минзәлә районындагы торак пункт, татар-рус авылы. 1784 елда хасил булган. Татар авылы буларак Казан ханлыгы дәвереннән мәгълүм. 1784 елга кадәр авылның исеме Кәҗә була. 1920 елга кадәр волость, 1944 - 1954 елларда район үзәге була. 1954 елдан Калинин, 1959 елдан Актаныш районына кергән. Хәзер — Минзәлә районында.
Иске Матвеевка | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Староматвеевское сельское поселение[d][1] һәм Матвеевка районы |
Административ-территориаль берәмлек | Староматвеевское сельское поселение[d][1] һәм Минзәлә өязе |
Почта индексы | 423721 |
Тарих
үзгәртү1773-1775 еллардагы Е. Пугачев җитәкләгән Керәстиян сугышында Кәҗә авылыннан 28 ясаклы һәм 59 йомышлы татар катнашуы тарихка кереп калган. 1784 елдан соң авыл кешеләренә үзләре яшәгән урыннарын, ата-бабаларының асыл сөякләре күмелгән зиратын, үзләре дөнья көткән йорт-җирләрен калдырып китәргә туры килгән. Чөнки ул җирләр Ирәхтә вулысы старшинасы исеменнән йөзбашы Мәүлекәй Мостафин тарафыннан Матвей һәм Никита Можаровларга сатылган. Алпавыт Матвей Можаров авылны куып таратканнан соң, бушап калган йортларга үзе сатып алган крепостной керәстияннарны китереп керткән. Менә шуннан соң Кәҗә авылы Матвеевка авылына әйләнә. Тирә-яктагы Дәре авылы Дыреевкага, Камыштамак башта Аристовкага, аннан Александровкага, Тузганабикә Екатериновкага, Казлыкуак Кузлуковкага, Кәркин Каркинога әйләндерелә[2].
1944—1954 елларда — ТАССРның Матвеевка районы үзәге.
Авылда туган күренекле шәхесләр
үзгәртү- Василий Гордов (1896 - 1950, Мәскәү) — Советлар Берлеге Каһарманы (1945), сәргаскәр.
Климат
үзгәртүТәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-11.4 °C | -11.2 °C | -6 °C | 4.2 °C | 13.3 °C | 18.7 °C | 20.4 °C | 17.6 °C | 11.9 °C | 4.1 °C | -5.2 °C | -10.7 °C | 3.8 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 3.8 °C.[4]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 ОКТМО
- ↑ Юныс Юсупов. Басу моңы яралган җирдә (Аю авылы тарихы). Минзәлә, 2010. 7-8 бит.
- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
Чыганаклар
үзгәртү- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.