Ирәхтә (Ирәкте) вулысы (тат.  ئىرەختە (ئىرەكتىٰ) ۋولىٰسىٰ, рус. Ирехтинская волость) — Уфа губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.

Ирәкте вулысы
вулыс
Үзәк Мәлләтамак
Халык саны 9001 кеше  (1890)

Нугайбәк (Бәләбәй өязе), Александр-Карамалы, Нөркәй, Богодаровски һәм Пучы вулыслары белән чиктәш булган (1890). 15 торак пунктта 9001 кеше яшәгән.[1] 1924 елда бетерелә.

Тарих үзгәртү

Мәлләтамак авылы элек ике авылдан торган: Мәллә елгасының уң ягындагы Мәлләшәриптә башкорт катламы, елганың сул ягындагы Мәлләтамакта типтәрләр яшәгән. Вулыс үзәге Мәлләшәрип авылында урнаша. Соңрак ике авыл берләшә, Мәлләтамак булып кала.

Ярты гасырга якын вулыс старшинасы булып Шәриф Киеков эшләгән. Ш. Киеков Пугачев явы вакытында Екатерина IIгә тугъры хезмәт иткән, җәзалау отряды башлыгы булган, зур көмеш һәм алтын медальләр алган, Гайнә һәм Ирәхтә вулысларының баш старшинасы итеп билгеләнә. Шагыйрь Гали Чокрый — Шәриф Киековның оныгының оныгы.

Октябрь инкыйлабы алдыннан Ирәхтә вулысы старшинасы булып, Рус Шуганы авылыннан укымышлы Федор Фролов эшләгән [2].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 45. Уфимская губерния. - 1890. - (Статистика Российской империи; 16. вып. 20).
  2. Әхмәдулла Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП, 2003. 164нче бит.