Волость

Русиядә XI гасырдән XX гасырның 30-нчы елларына кадәр гамәлдә булган административ-территориаль бүленеш берәмлеге, крәстиян җәмәгате җирлег

Во́лость яки Вулыс[1][2] — Россиядә XI гасырдән XX гасырның 30-нчы елларына кадәр гамәлдә булган административ-территориаль бүленеш берәмлеге, крестьян җәмәгате җирлегендә барлыкка килгән. Борынгы рус дәүләтендә «волость» сүзе кенәз биләмәләрен аңлаткан һәм «җир», «ил», «өлкә» мәгънәсендә йөргән.

XIIXVI гасырларда волостьлар бүленеше сарай, баяр, монастырьлар җирләренә хас була. Ул җирләр кенәз тарафыннан волость идарәчеләре вазифасын үтәүчеләргә идарәлеккә тапшырылган; халыктан биләмә хуҗасы (кенәз, баяр һ. б.) файдасына салым-керемнәр җыелган. XIV гасыр урталарыннан волостьлар воеводалар идарәлегендәге өязләр составына керә. XVI гасыр уртасында уздырылган җир реформасы буенча, аерым хуҗа билгеләгән «волость идарәчелеге» («волостелей») тәртибе бетерелә, күпчелек өязләрдә ул земствоның сайлап куелган органнарына алыштырыла. XVII гасыр — XVIII гасырның 1-нче яртысында волость «стан», «пригород» кебек вак административ бүленеш берәмлекләре белән янәшә яши. Император Павел I-нең 1797 елның 7 август фәрманы белән казна авылларының волостьларга бүленеш һәм идарәчелек тәртибе урнаштырыла («О разделении казённых селений на волости и о порядке их внутреннего управления»). Фәрман нигезендә төбәктә яшәүче дәүләт крестьяннәре саны 3 000 чамасы булган очракта волость идарәсе булдырылган. Соңрак, дәүләт крестьяннәре авылларыннан тыш, патша сарае (удел) авылларында да волостьлар оештырыла.

Элекке Казан ханлыгы биләмәләрендә XVI гасырның 2-нче яртысында башта сарайга караган һәм ясаклылар авылларында, XVIII гасырдан губернаның барлык өлешендә волостьларга бүленеш тәртибе кертелә. Дәүләт милке министры граф П. Д. Кисилёв тәкъдим иткән реформа җирлегендә урыннарда дәүләт крестьяннәре белән идарәчелеккә, волость идарәләреннән тыш, волость җыеннарын җыю карала. Алар урыннардагы дәүләт милке палаталарына яки округ идарәләренә буйсынган. «1861 елның 19 февраль нигезләмәләре» таләбенчә, крепостнойлыктан азат ителгән крестьяннәр эшен карау өчен тагын бер оешма — волость мәхкәмәсе булдырыла. Волостьлар 1861 елдан — җәмәгать арадашчылары күзәтчелегендә, 1874 елдан — өяз крестьян кабулханәләре, 1889 елдан — земство башлыклары карамагындагы сословиеле крестьяннәр идарәсе берәмлеге була. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң волость земстволары оештырыла, волость шул төбәктә яшәүче барлык сословиеләр өчен үзидарә берәмлегенә әверелә. 1920 елда ТАССР оештырылгач, волость кантоннарда төп административ-бүленеш берәмлеге була. ТАССР-да районнарга бүленеш барышында волостьлар бетерелә (1930).

Әдәбият

үзгәртү
  1. Градовский А. Д. История местного управления в России. СПб., 1868. Т. 1;
  2. Мелкая земская единица: Сборник статей. СПб., 1902. Вып. 1;
  3. Дружинин Н. М. Государственные крестьяне и реформа П. Я. Киселёва. М., 1946. Т. 1;
  4. Греков Б. Д. Крестьяне на Руси: В 2 т. М., 1952-54;
  5. Зайончковский П. А. Отмена крепостного права в России. М., 1968;
  6. Зырянов П. Н. Социальная структура местного самоуправления капиталистической России (1861-1914) // Исторические записки. М., 1982. Вып. 107.

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Тышкы сылтамалар

үзгәртү