Төп менюны ачу

Василий Гордов, Василий Николай улы Гордов, рус. Гордов Василий Николаевич (12.12.1896, Минзәлә өязе – 24.08.1950, Мәскәү) — һөнәри хәрби, 1нче бөтендөнья, Ватандашлар, совет-фин, Бөек Ватан сугышларында катнашучы. Сталинград фронтының сәргаскәре (23.07.-12.08.1942), 21нче, 33нче, 3нче армияләр сәргаскәре. Советлар Берлеге Каһарманы (1945), генерал-полковник (1944), сәяси золым корбаны.

Василий Гордов
В.Н.Гордов.jpg
Туу датасы 12 декабрь 1896(1896-12-12)
Туу урыны Уфа губернасы Минзәлә өязе, Матвеевка авылы
Үлем датасы 24 август 1950(1950-08-24) (53 яшь)
Үлем урыны Мәскәү
Иялек Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Гаскәр төре пехота
Дәрәҗә Калып:ССРБ, генерал-полковник
Җитәкчелек иткән фронт (1942), армия сәргаскәре
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге КаһарманыЛенин орденыЛенин орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыКызыл Йолдыз ордены
 Истигъфада 1946
[[commons:Category:Commons-logo.svg Vasily Gordov Викиҗентыкта|Василий Гордов]] Викиҗыентыкта

Эчтәлек

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

 
Дан аллеясындагы бюсты. Минзәлә

1896 елның 12 декабрендә Уфа губернасы Минзәлә өязе (хәзерге Татарстанның Минзәлә районы) Матвеевка авылында укытучы гаиләсендә туган. Милләте — урыс[1], керәшен активистлары аны керәшен дип саный[2][3]. Казанда Үзәк керәшен укытучылар мәктәбен[4], Казан хәрби пехота укуханәсен, өлкән командирлар составы курсларын (1925), «Выстрел» курсларын (1927), М.В. Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (1932) тәмамлаган. Сугышка кадәр «Генерал-майор» дәрәҗәсе бирелгән.

Хәрби карьерасыҮзгәртү

1нче бөтендөнья сугышында өлкән унтер-әфисәр дәрәҗәсендә катнашкан. 1918 елдан РСДРП әгъзасы. Ватандашлар сугышы фронтларында рота, батальон, полк командиры булган. Махнога, Урта Азиядә басмачыларга каршы хәрби операцияләрдә катнаша. Монголиядә хәрби инструктор була (1925-1926).

  • 1939 елдан Калинин хәрби округы штабы башлыгы.
  • 1940 елдан Идел буе хәрби округы штабы башлыгы.

Бөек Ватан сугышындаҮзгәртү

Бөек Ватан сугышында 21нче, 33нче, 3нче гвардия (1944 елның 3 апреленнән) армияләре сәргаскәре.
1942 елның 23 июленнән 12 августка кадәр составына 4 гомумгаскәри армия һәм 1 хәрби- һава көчләре армиясе кергән Сталинград фронты сәргаскәре. Фронт белән җитәкчелек иткәндә җибәрелгән тактик хаталар нәтиҗәсендә, алман гаскәрләре фронтның саклану боҗрасын өзгәч, Сталин В.Н. Гордов урынына генерал-полковник А.И. Еременконы билгели.
Көнбатыш, Көньяк-Көнбатыш фронтларындагы сугышларда, Ржев-Вяземск, Спас-Деменск, Смоленск, Берлин, Праһа хәрби операцияләрендә катнаша.
1943 елда генерал-полковник дәрәҗәсе бирелә. Сәргаскәр буларак, үзенә буйсынган кешеләр белән кырыслыгы, хәтта башбаштаклыгы белән билгеле була.
«Гаскәрләр белән оста җитәкчелек итүе, шәхси батырлыгы өчен» Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә (1945 елның 6 апреле).
Сугыштан соң Идел буе хәрби округы гаскәрләре белән җитәкчелек итә.

Сәяси золым корбаныҮзгәртү

1946 елда, сәбәбен аңлатмыйча, армиядән читләштерәләр. 1947 елның гыйнварында хатыны белән бергә кулга алынган. Өч ел Мәскәүдә, Лубянка төрмәсендә тоталар. 1950 елның 24 августында, «Советка каршы эшчәнлектә, террор актлары оештыруга әзерләнүдә, Ватанга хыянәт итүдә» гаепләнеп, Лефортово төрмәсендә атылган. Донской зиратында җирләнгән. 1956 елда акланган. Бүләкләре, хәрби дәрәҗәләре торгызылган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ХәтерҮзгәртү

Кызыклы фактҮзгәртү

А. Корнейчукның, Бөек Ватан сугышының башлангыч чорындагы җиңелүләрдә фронт сәргаскәрләрен гаепле итеп калдыру максатыннан, Сталин кул астында язган «Фронт» пьесасының (1942) баш каһарманы Горловның бер прототибы — В.Н. Гордов.

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
  2. Герои Советского Союза. Т.1. М., 1987.
  3. Герои Советского союза-наши земляки.Кн.1. Казан, 1982.
  4. Советлар Союзы Геройлары-якташларыбыз. Казан, 1990.
  5. Ханин Л. Герои Советского Союза-сыны Татарии. Казан, 1968.

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

СылтамаларҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү