Минзәлә татар дәүләт драма театры
Сабир Өметбаев исемендә Минзәлә дәүләт татар драма театры (рус. Мензелинский государственный татарский драматический театр имени Сабира Умутбаева, ингл. Sabir Ömetbayev Minzälä State Tatar Drama Theatre) — һөнәри татар театр коллективы.
Адресы: Минзәлә, М. Җәлил урамы, 19 йорт
Минзәлә татар дәүләт драма театры | |
Нигезләнү датасы | 10 март 1935[1][2] |
---|---|
![]() | |
Катнашучы | Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы[1] |
... хөрмәтенә аталган | Сабир Өметбаев[2] |
Нигезләүче | Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы[1] |
Дәүләт |
![]() |
Административ-территориаль берәмлек | Идел буе федераль округы, Татарстан, Минзәлә районы һәм Минзәлә шәһәре |
Урам | Муса Җәлил урамы |
Ана ширкәт | Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы |
Рәсми ачылу датасы | 30 июнь 1935[1] |
Адрес | 423700, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Минзәлә шәһәре, Муса Җәлил урамы, 19А йорты |
Рәсми веб-сайт | minzalateatr.ru |
Нинди веб-биттә тасвирланган | theatre-museum.ru/theater/3001909 |
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем | Төркем:Шәхесләр:Минзәлә театры |
Тарих
үзгәртүКолхоз-совхоз театры чоры
үзгәртүМинзәлә татар драма театры үзенең башлангычы белән Чистай якларына бәйле. 1930 елда биредә Беренче районара колхоз-совхоз театры («Шоңкар театры» исеме белән популярлаша) оештырыла. Биш ел театрның режиссеры, артисты, автор-язучысы, администраторы-директоры булып, Казан Сәнгатьләр техникумын тәмамлаган (1931) Әнәс Камал эшләгән. 1935 елда Беренче районара колхоз-совхоз театры нигезендә Минзәлә һөнәри колхоз-совхоз театры төзелә[3].
1935 елда Сабир Өметбаев коллектив туплап, биредә беренче тапкыр «Зәңгәр шәл» спектаклен сәхнәгә куеп, эшчәнлеген башлый.
1936 елда хөкүмәт карары белән театр Минзәлә шәһәренә күчерелә, Минзәлә колхоз – совхоз театры дип йөртелә башлый.
Сабир Өметбаев үзе белән Минзәләгә Казан театр студиясеннән Хәдичә Сәлимова, Габдулла Шәрифҗанов, Нурия Гыйззәтуллина, Гөлҗиһан һәм Тайфур Кичүбаевлар, Фәридун һәм Галия Юнысовларны һәм элеккеге труппа составыннан Гыйләҗ Казанский, Мөхәррәм Зәйнуллин, Хәмит Үтәгәнов, Камәр Зәйнуллина, Оркыя Ибраһимоваларны алып килә.
Театрның башлангыч чорында рус труппасы һәм татар труппасы эшли. Рус труппасының беренче актерлары — ирле-хатынлы Семен Исаак улы Абрамович, Фәнисә Сәлах кызы Зәйнетдинова (ТАССР атказанган артисты). Соңыннан рус труппасы бетерелә[4].
Дәүләт драма театры чоры
үзгәртү1957 елда театр Мәскәүдә үткәрелгән татар әдәбияты һәм сәнгате декасында Ю.Әминовның «Язылмаган законнар» (режиссер С.Өметбаев) һәм М.Фәйзинең «Галиябану» (режиссер М.Мостафин) спектакльләре белән катнаша. Хәдичә Сәлимова, Әнвәр Фәсхетдинов, Нәсимә Җиһаншиналарга «РСФСРның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелә. Күп кенә артистлар орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Декададан соң театр Минзәлә татар дәүләт драма театры дип үзгәртелә.
Яңа чор
үзгәртү1985 елда театр бинасы капиталь ремонтка ябыла һәм 1999 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиев катнашында тантаналы төстә ачыла.
1996 елда хөкүмәт карары белән театрга Габдулла Тукай бүләге иясе Сабир Өметбаев исеме бирелде. Минзәләдә аның исемендәге премия дә булдырылды. Бүгенге көнгә 11 кеше бу бүләккә лаек булды. Сабир Өметбаевның 100 еллыгына истәлек тактасы куелды, бинада аның сыны тора. Театр артистларының исемнәре Минзәлә шәһәре урамнарына бирелә, танылган артистлар яшәгән йортларга истәлек такталары эленә.
Балаларда Гаяз Исхакый иҗаты белән кызыксыну тәрбияләгән өчен театрга Муса Җәлил премиясе бирелә (2005).
Репертуар
үзгәртү
|
|
Театр бинасы
үзгәртүМинзәлә театры 1894 елда төзелгән бинада урнашкан. Ул «Халык аудиториясе бинасы» буларак, Уфа земствосы акчасына төзелгән. 1999 елда капиталь төзекләндерү эше тәмамлана. Янкорма өстәлә.[5]
Шәхесләр
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Төркем:Шәхесләр:Минзәлә театры.
Баш режиссерлар
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Төркем:Минзәлә татар дәүләт драма театры режиссерлары.
- 1935―1964 ― Сабир Өметбаев
- 1964―1982 ― Мулланур Мостафин
- 1985―1990 ― Фаил Ибраһимов
- ...
- 2009―2021 ― Дамир Самерханов
- 2021 елдан ― Булат Бәдриев[6]
Театр директорлары
үзгәртү- 1967―1971 ― Әзһәр Хөсәенов
- ....
- 1992―2020 ― Роберт Шәймәрдәнов
- 2020―2024 ― Илнур Зөфәр улы Гайниев
- 2024 елның 3 сентябреннән ― Фаяз Гомәр улы Хизбуллин[7][8].
Актерлар
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Төркем:Минзәлә театры актерлары һәм Төркем:Шәхесләр:Минзәлә театры актерлары.
Сабир Өметбаев, Хәдичә Сәлимова, Габдулла Шәрифҗанов, Нурия Гыйззәтуллина, Гөлҗиһан Кичүбаева, Тайфур Кичүбаев, Фәридун Юнысов, Галия Юнысова, Гыйләҗ Казанский, Мөхәррәм Зәйнуллин, Хәмит Үтәгәнов (сугышта һәлак була), Камәр Зәйнуллина, Оркыя Ибраһимова.
1936 елдан Хуҗа Шоңкаров, Рәбига Таканаева, Мөхит Кичүбаев, Рәбига Шакирова, Гомәр Калинин, Гомәр Бикмуллин (сугышта һәлак була), Мидхәт Рафиков (сугышта һәлак була), Газиз Мөхәммәдиев (сугышта һәлак була), Габдулла Мәкъсүтов (сугышта һәлак була), Габдулла Ибраһимов (сугышта һәлак була), Нур Яһудин, Рәбига Трегулова эшли башлый.
Сугыштан соң Әбүәп Афзалов, Бәһия Вәлиева, Нәсимә Мансурова – Җиһаншина, Әнвәр Фәсхетдинов, Җиһангир Җиһаншин, Әхмәдиша Җиһаншин, Роза Җиһаншина, Мәбрүрә Рәхмәтуллина, Шамил Сабиров, Рәшит Мәрдиханов, Мөслимә Гарифуллина, Мөнәвәрә Нигъмәтҗанова труппага кушыла.
1960-1970 елларда Фәез Бәдриев, Илүсә Бәдриева, Ания Фәттахова, Мәүҗит Фәттахов, Анатолий Богатырев, Әлфия Мусина, Мәйсәрә Нурмөхәммәтова, Фидәес Мөхәммәдиев, Ринат Юзикеев, Нәсилә Гәрәева, Фәнисә Зәйнетдинова, Венера Туктарова, Гөлфинә Газизуллина, Әхмәт Гәрәев, Венера Нигъмәтуллина килә.
1970-1980 елларда театрга Рөстәм Муллин, Инсаф Фәхретдинов, Таһир Хәлиуллин, Рәзилә Харисова – Муллина, Венера Хәмидуллина – Иванова, Әлфидә Теряева, Әхнәф Исрафилов, Хафиз Хамматуллин, Гөлшаһидә Сәлахова, Раушания Галиуллина килә.
Хәзерге составта шулай ук Эльмира Әхмәтханова, Эльмира Гәрәева, Ләйсән Әхмәтшина, Гүзәл Хамматуллина, Чулпан Бәдретдинова, Динара Акматова, Руслан Әхмәтҗанов, Рания Хәлимова, Илсинә Миннемуллина, Ленар Миннемуллин, Эльвира Хәйретдинова, Рифат Хафизов, Ильяс Закиров, Зилия Хөсәенова, Гөлназ Биктаһирова, Илдус Кәримов, Рәзилә Нуриева, Язгөл Хәбибуллина, Рөстәм Зиннуров, Раушан Зиннуров, Илнар Әхмәтҗанов эшли[9].
Танылган хезмәткәрләр (автоматик исемлек)
үзгәртүТүбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
башлау | тәмамлау | Исем | туу датасы | туу урыны | әлма-матер | һөнәр төре | Викиҗыентыктагы төркем | үлем датасы |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1936 | Мөхит Кичүбаев | 1910-08-16 | Сыскы | театр актеры | 1979-06-24 | |||
1980 | 1981 | Рөстәм Галиев | 1960-08-27 | Киекле | Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе Мәскәү дәүләт мәдәният университеты |
театр актеры театр режиссеры сәнгать җитәкчесе театр директоры |
||
Роберт Шәймәрдәнов | 1963-12-23 | Татар Шураны | Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте Казан дәүләт мәдәният институты |
chief executive officer | 2022-12-19 |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Tatarica энциклопедиясе
- ↑ 2,0 2,1 https://minzalateatr.ru/teatr-turynda/teatr-tarihy/
- ↑ Р. Даутов. Театр, сәнгатькә багышланган гомер. Китапта: Әнәс Камал. Март бураннары. К.: ТКН, 1988, 4-5нче бит.
- ↑ Марина Май. Мензелинский театр. Смешные истории. «Проза.ру»
- ↑ https://16.nnrf.ru/files/assets/basic-html/page-548.html#
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова.Минзәлә театры яңа баш режиссёрын тамашачысына тәкъдим итте. Татар-информ, 17.10.2021
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Минзәлә театрына яңа директор билгеләнде. Татар-информ, 3.09.2024
- ↑ Хизбуллин Фаяз Гомәр улы. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры
- ↑ Минзәлә теары сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-12-30
Әдәбият
үзгәртү- Б. Гыйззәт. Минзәлә татар дәүләт драма театры. Фотоальбом. Казан: «Татполиграф», 196?.
Сылтамалар
үзгәртү- Минзәлә театры 75 еллыгын бәйрәм итте
- Театр сәхифәсе 2020 елның 19 февраль көнендә архивланган.