Түбән Кама

Түбән Кама (рус. Нижнекамск) — Татарстан шәһәре, Түбән Кама районының административ үзәге.

Түбән Кама
рус. Нижнекамск
БайракИлтамга[d]
Flag of Nizhnekamsk rayon (Tatarstan).pngCoat of Arms of Nizhnekamsk rayon (Tatarstan).png
Сурәт
Нигезләнү датасы 1961[1]
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Нәрсәнең башкаласы Түбән Кама районы һәм Городское поселение город Нижнекамск[d][2]
Административ-территориаль берәмлек Түбән Кама районы
Хөкүмәт башлыгы Айдар Мәтшин
Халык саны 237 250 кеше кеше (2017)[3]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 120 метр
Сәгать поясы UTC+03:00
Мәйдан 63,5 км²
Почта индексы 423585
Рәсми веб-сайт e-nizhnekamsk.ru
Җирле телефон коды 8555
Монда җирләргәннәр төркеме [d]
Commons-logo.svg Түбән Кама Викиҗыентыкта

Халык саны — 234 108 кеше. Халык саны буенча Татарстанда өченче урынны биләп тора. Русиядәге иң зур нефтехимия үзәге. Сәнәгать җитештерү күләме буенча Татарстанда икенче, Русиядә — 14 нче шәһәр.

ГеографияҮзгәртү

Шәһәр Казаннан 237 км ераклыкта, Чулман елгасының сулъяк ярында урнашкан. Түбән Кама шәһәреннән ерак түгел Изге Чишмә урнашкан.

КлиматҮзгәртү

  • Уртача еллык температура — +4 °C
  • Уртача еллык җил тизлеге — 4 м/с
  • Уртача еллык һава дымлылыгы — 72%

ТарихҮзгәртү

Түбән Кама шәһәре 1961 елның февраль аенда төзелә башлый; 1961 елның 19 апреленнән шәһәр тибындагы поселок, 1966 елның 22 сентябрендә аңа шәһәр статусы бирелә.

ХалыкҮзгәртү

Төп милләтләр:

Сәнәгать җитештерүеҮзгәртү

Җирле углеводород чималы ресурсларының, җайлы географик урынның һәм су белән тәэмин итү шартларының бергә туры килүе бу төбәктә нефть химиясе комплексы, ә аның белән бергә Түбән Кама шәһәре төзелә башлауга сәбәпче була.

Түбән Кама – Русия Федерациясендәге нефть химиясе промышленность үзәкләренең иң эресе. Шәһәрнең промышленность куәтен 20 дән артык предприятие тәшкил итә. Алардан «Түбәнкаманефтехим», Түбән Кама нефть эшкәртү заводы, «Камэнергостройпром», «Татэнергострой» берләшмәләре, механика заводы иң эреләрдән санала. «Түбәнкаманефтехим» акционерлык җәмгыяте республика химия һәм нефть химиясе продукциясенең 40 проценттан артыгын бирә һәм җитештерү темпын арттыруны дәвам итә. Ул республикага һәм читкә чыгару өчен этилен, изопрен каучык, стирол, дивинил һәм башка химик продуктлар эшләп чыгара. Комбинатта яңа продуктлар җитештерү дә үзләштерелә.

«Түбәнкамашин» – шәһәрнең икенче зур предприятиесе. Ул – Русиядә шиннар җитештерү промышленностеның алдынгы үзәкләреннән берсе. Түбән Кама шинчылары Тольятти һәм Ижау шәһәрләрендәге җиңел автомобильләр заводларын, шулай ук КамАЗны шиннар белән тулысынча тәэмин итә. Техник күмер тудыргыч җитештерүче яңа заводлар комплексы эшли. Бу заводның продукциясе резина җитештерүдә төп компонентларның берсе булып тора.

Шәһәрнең төзелеше һәм киләчәктә үсүе шушы төп производстволарның, нефтехимикларның, шинчыларның, төзүчеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә бәйле. Моның өчен энергия саклау базасы, төзелеш индустриясе, шәһәр электр һәм автомобиль транспорты һәм хезмәт күрсәтүче тармаклар булдырылган.

Социаль өлкәҮзгәртү

Татарстан шәһәрләре арасында Түбән Кама төгәл, иркен планлаштырылуы, һәр микрорайонның архитектура ягыннан төгәлләнгән булуы белән аерылып тора. Биредә мәһабәт мәдәният сарайлары, китапханәләр, күп санда сәүдә һәм җәмәгать туклану ширкәтләре бар.

Шәһәр кешеләре карамагында гаҗәеп матур урман паркы, спорт һәм сәламәтләндерү комплекслары, ял итү урыннары бар. Өч телекомпания, ике радиостанция эшли.

2001, 2003 елларда Түбән Кама «Русиянең иң төзек шәһәре» конкурсында җиңүче була, 2002 елда «Идел буеның мәдәни башкаласы» булып таныла; 2007 елда «Социаль өлкәдә иң яхшы муниципаль берәмлек» Бөтенроссия конкурсында җиңә.

ГыйбадәтханәләрҮзгәртү

 
Өмет-Гөлсем мәчете (Зур Афанас)

Түбән Кама районында күпчелеге Татарстан өчен гадәти булган диннәрне тотучыларныкы булган 52 дини берләшмә һәм төркем теркәлү үткән. Шулар эчендә: 29 - мөселман, 14 - православие дине, 9 - башка дини агымнар тарафдарлары оешмасы.

Түбән Камада сөнни-мөселманнарның һәм православие динендәге христианнарның дини берлекләре теркәлгән.

Үзәк хастаханәдә «Шифа» мәчете (намаз уку бүлмәсе), православие чиркәве ачылган. Түбән Кама ҖЭҮ җирлегендә кечкенә мәчет һәм чәсәүнә бар.

МәгарифҮзгәртү

Гомуми белем бирү мәктәпләреннән тыш, шәһәрдә 6 лицей, 10 урта махсус һәм 5 югары белем бирү йортлары эшли.

Югары мәктәпҮзгәртү

Урта-һөнәри мәктәпҮзгәртү

Урта гомуми мәктәпҮзгәртү

СпортҮзгәртү

МәдәниятҮзгәртү

ТеатрларҮзгәртү

МузейларҮзгәртү

Әдәби берләшмәләрҮзгәртү

ҺәйкәлләрҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү