Ирек Фәттахов (1989)
Ирек Фәттахов, Ирек Исхак улы Фәттахов (рус. Ирек Исхакович (Исаакович[1]) Фаттахов, 1989 ел, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Түбән Кама) ― җырчы (бас), Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты. М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисты, (2017 елдан), Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы укытучысы (2020 елдан). «Татар моңы» халыкара җыр конкурсы (2016), Шаляпин исемендәге премия (2024) лауреаты.
Ирек Фәттахов | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Ирек Исхак улы Фәттахов |
Туу көне | |
Туу урыны |
СССР, РСФСР, ТАССР, Түбән Кама |
Эшчәнлек еллары |
2015 — х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр | |
Моң |
бас |
Жанрлар |
опера |
Коллективлар |
М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры |
Бүләкләр |
«Татар моңы» халыкара җыр конкурсы лауреаты |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1989 елда Түбән Камада туган. Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллиятен (2013, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре З. В. Шәрәфетдинова классы), Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (2018, Россиянең атказанган, Татарстан һәм Марий Элның халык артисты Г. Т. Ластовка классы) тәмамлаган. 2021 елда Казан консерваториясендә ассистентура-стажировка узган. Үзенең фәнни эшендә Татарстан композиторы Анатолий Луппов (1929―2022) иҗатын өйрәнә[2].
М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында: 2015 елдан (2нче курстан) стажер, 2017 елдан солист.
2020 елдан Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасында укыта[1].
Репертуар
үзгәртү- Бартоло («Севилья чәчтарашы» Дж. Россини) ― Шаляпин репертуарыннан
- Бонза («Мадам Баттерфляй» Дж. Пуччини),
- Бибарс, Князь Серебряный («Сөембикә» Р. Әхиярова),
- Варлаам, Митюха, Пристав («Борис Годунов» М. Мусоргский) ― Шаляпин репертуарыннан
- Вавилон Югары каһине («Набукко» Дж. Верди),
- Дулькамара («Мәхәббәт эчемлеге» Г. Доницетти),
- Газраил («Шагыйрь мәхәббәте» Р. Әхиярова),
- Ковалев («Җәлил» Н. Җиһанов),
- Коллен, Альциндор («Богема» Дж. Пуччини),
- Малюта Скуратов («Патша кәләше» Н. Римский-Корсаков),
- Нурабад («Энҗе эзләүчеләр» Ж. Бизе),
- Карт / Хикәятче («Алтын Казан» Э. Низамов),
- Ризничий («Тоска» Дж. Пуччини),
- Ротный («Евгений Онегин» П. Чайковский),
- Мисыр патшасы («Аида» Дж. Верди),
- Цунига («Кармен» Ж.Бизе),
- Граф Чепрано («Риголетто» Дж. Верди),
- Акыл ияләре («Турандот» Дж. Пуччини)
- Мирсәй Әмир («Кави-Сәрвәр» М. Хәйруллина) һ.б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- «Татар моңы» халыкара җыр конкурсы лауреаты («академик вокал» номинациясендә беренче премия, 2016)
- Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының «Тантана» театраль премиясе кысаларында махсус премиясе (2023)[3]
- 2024 — Шаляпин премиясе[4]
Шәхси тормышы
үзгәртүӨйләнгән, хатыны – пианинода уйнаучы, ике бала тәрбиялиләр.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Фаттахов Ирек Исаакович. Казанская государственная консерватория имени Н.Г.Жиганова
- ↑ Ольга Юхновская. Первыми лауреатами татарстанской премии имени Федора Шаляпина стали бас и тенор. «Вечерняя Казань», 14.02.2024(рус.)
- ↑ В день рождения Ф.И.Шаляпина состоялось вручение первой Республиканской премии имени Федора Шаляпина. Министерство культуры Республики Татарстан, 13.02.2024
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Ирек Фәттахов һәм Айдар Сөләймановка Шаляпин исемендәге республика премиясе тапшырылды. Татар-информ, 13.02.2024
Сылтамалар
үзгәртү- Ирек Фәттахов. Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры
- Студия кунагы күп санлы конкурслар лауреаты Ирек Фәттахов. «Хәерле көн, Татарстан!» (7.11.23)
- Ирек Фаттахов. Кино-Театр.Рурус.