Кави-Сәрвәр (опера)

премьерасы 2023 елның 11 февраленда узган татарча опера

«Кави-Сәрвәр» ― композитор Миләүшә Хәйруллинаның Айдар Әхмәдиев либреттосына язылган операсы. Беренче тапкыр (дөньякүләм премьерасы) 2023 елның 11 февралендә Нәҗип Җиһанов исемендәге VIII «Мирас» татар музыкасы фестивале кысаларында (фестивальнең икенче концертында) Казанда, С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында дөнья күргән. Төп рольләрдә ― Артур (баритон) һәм Эльза (сопрано) Исламовлар. Опера составында пролог һәм эпилог белән рамкаланган унөч картина, концерт версиясендә 3 сәгатьтән артык дәвам итә. [1]

Кави-Сәрвәр
Фото
Премьера афишасы. 2023 елның 11 феврале
Көйязар Миләүшә Хәйруллина
Либретто авторы Айдар Әхмәдиев
Тел татарча

Тарих үзгәртү

 
Операдан дуэт. Башкара Артур һәм Эльза Исламовлар. Мәскәү, 2022

«Кави-Сәрвәр» операсы ― ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан ТР мәдәният министрлыгы инициативасы белән бирелгән грант хисабына язылган әсәр. [2]

«Кави-Сәрвәр» операсының барлыкка килүендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан дәүләт академия симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковскийның ярдәме һәм яшь композиторга (Миләүшә Хәйруллинага) ышанган Зур театр дирижеры, Operafusion продюсерлык үзәген оештыручы һәм җитәкчесе Айрат Кашаевның зур энтузиазмы үз ролен уйнаган. [3]

Опера өстендә драматург Айдар Әхмәдиев белән берлектә эш 2019 елда ук башланган. Либретто өчен беренчел чыганак булып «Сильнее смерти и страха жизни» китабы хезмәт иткән, анда Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмованың төрмә һәм лагерь елларындагы хатлары басылган. [4] Либретто өлешендә авторлар Кави Нәҗминең оныклары, Тансык Кави улы кызлары Фәридә (Колпакова) һәм Гүзәл Нәҗметдиновалар белән бергә эшләгән.

Беренче тапкыр (дөньякүләм премьерасы) 2023 елның 11 февралендә Нәҗип Җиһанов исемендәге VIII «Мирас» татар музыкасы фестивале кысаларында (фестивальнең икенче концертында) Казанда, С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында дөнья күргән. Преамбула вакытында тамашачыларга югары дәрәҗәле шәхесләрнең: РФ мәдәният министры Ольга Любимова һәм сәнгать белгече, РФ Президентының халыкара мәдәни хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Михаил Швыдкой[d] видеомөрәҗәгатьләре күрсәтелгән.

  Фестиваль кысаларында Татарстан Республикасыннан яшь автор язган операның яңгыравы сөендерә, аның таланты «Партитура» Бөтенроссия яшь композиторлар конкурсында югары бәяләнде [5]
 

Эчтәлек үзгәртү

Либретто нигезендә 1930-еллар ахырында Казанда булган реаль тарих ята. Опера язучы, ТАССР Язучылар берлегенең беренче (1934―1937 елларда) рәисе Кави Нәҗми (Габделкави Һибәтулла улы Нәҗметдинов, 1901―1957) һәм аның хатыны балалар язучысы, тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмованың (Сәрвәр Сабир кызы Әдһәмова, 1901―1970) илдә сәяси золым хөкем иткән чорга туры килгән сүнмәс мәхәббәте турында сөйли. Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова илдәге сәяси вазгыять корбаны булган: 1937 елда Кави Нәҗмине «буржуаз милләтчелектә, советларга каршы идеяләрне пропагандалауда» гаепләп кулга алалар һәм ун елга төрмәгә хөкем итәләр, әмма 1939 ел ахырында гаепләү дәлилләнмәгәнлектән эш туктатыла, 1938 елда НКВД хезмәткәрләре Сәрвәр Әдһәмованы кулга алалар һәм «Ватанга хыянәт итүче гаилә әгъзасы» буларак, ун елга Себер сөргененә хөкем итәләр. 1940 елның көзендә ул тулысынча аклана һәм азат ителә. Берничә ел аерым төрмәдә утырып, алар үлемнән чак котылганнар, әмма мәхәббәтләрен саклап кала алалар һәм, азат ителгәч, яңадан кушылалар.

Опера аларның исән калулары һәм кавышулары турында гына түгел, ә үзләрендә кешелеклелек дигән олы хисне саклап калулары хакында да сөйли. Опера авторларын әлеге мәхәббәт тарихы тетрәндергән. Операның үзенчәлеге шунда ки, аның вакыйгалары XX гасыр уртасындагы әле бик ерак булмаган тарихка карый һәм авторлар тарафыннан җентекле һәм хәтта куркыныч дөреслек белән күрсәтелә. [6]

  Минем өчен «Кави – Сәрвәр» операсы ― ватандашларыбыз турында сөйләүче әсәр. Әле кайчан гына алар без йөргән урамнардан йөргән, шәһәр һавасы аларның сулышын әле дә хәтерли. Бу безнең тарихыбыз һәм без аны Казан тамашачысына җиткерергә тырыштык [1]
Айдар Әхмәдиев
 
  Без бу операны бөтен яктан да ― музыка, сюжет, характерлар тирәнлеге, масштаб ягыннан да тамашачыны җәлеп итәрлек әсәр буларак язарга тырыштык. Без бу максатка ирешә алдык дип ышанам, чөнки Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһамова тормышы операга искиткеч бай материал булып торды [1]
Миләүшә Хәйруллина
 

Авторлар һәм башкаручылар үзгәртү

Уңышлары үзгәртү

  • 2022 – Миләүшә Хәйруллина әлеге операдан дуэт белән 2022 елның 25 мартында Мәскәү консерваториясенең Зур залында узган «Партитура» Бөтенроссия яшь композиторлар конкурсында «Опера яки оперетта музыкасы» номинациясендә җиңү яулаган. [10]
  • 2023 — Артур һәм Эльза Исламовлар «Тантана» премиясе лауреаты була («Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль (опера, музыкаль спектакль, мюзикл)» номинациясендә) — «Кави-Сәрвәр» операсында Кави һәм Сәрвәр роле өчен [11]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Кави Нәҗми белән Сәрвәр Әдһамова мәхәббәте барысын да тетрәндергән. Шәһри Казан, 19.01.2023
  2. Рузилә Мөхәммәтова. Миләүшә Хәйруллина «Партитура» яшь композиторлар конкурсы лауреаты булды. Татар-информ, 2.02.2022
  3. Зиновий Бельцев. classicalmusicnews.ru/reports/kavi-sarvar-kazan-premiere-2023/ «Кави-Сарвар»: мировая премьера мирового уровня. Казанский репортер, 16.02.2023(рус.)
  4. Зилә Мөбәрәкшина. Кави Нәҗми — Сәрвәр Әдһәмова мәхәббәте: сынау аша үтеп, гаиләне саклап кала алганнар. Интертат, 20.12.2000
  5. Олег Пашкин. «Кави-Сарвар»: почти 100 лет традиции татарской оперы. Музыка России, 11.02.2023(рус.)
  6. Анастасия Попова. «Она войдет в историю»: «Кави – Сарвар» – новая татарская музыка. Бизнес-Онлайн, 14.02.2023(рус.)
  7. Кашаев Айрат Рустемович
  8. Артур Исламов и Эльза Заяри ВКонтакте
  9. Радиф Кашапов. В БКЗ спели о 1937 годе в опере «Кави-Сарвар». 2023 елның 30 апрель көнендә архивланган. Реальное время, 14.02.2023(рус.)
  10. Рузилә Мөхәммәтова. «Мирас» фестивалендә Миләүшә Хәйруллинаның «Кави-Сәрвәр» операсы яңгырады. Татар-информ, 13.02.2023
  11. Р. Мөхәммәтова. «Кави-Сәрвәр» операсы солистларына «Тантана» премиясен Әлмәт районы башлыгы тапшырды. Татар-информ, 27.03.2023

Сылтамалар үзгәртү