Миләүшә Хәбетдинова

Казан федераль университеты доценты, филология фәннәре кандидаты

Миләүшә Хәбетдинова, Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы Хәбетдинова (Милеуша Мухаметзяновна Хабутдинова; 1972 елның 21 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Кукмара районы, Лубян) ― әдәбият галиме, тәнкыйтьче, филология фәннәре кандидаты (1999), Казан (Идел буе) федераль университеты федераль дәүләт автоном югары белем бирү мәгариф учреждениесе Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы доценты (2010 елдан), «Филология һәм мәдәният», «Tatarica» журналлары редакциясе әйдәүче мөхәррире, Татарстан Республикасының атказанган югары мәктәп хезмәткәре (2024)[1].

Миләүшә Хәбетдинова
Туган телдә исем Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы Хәбетдинова
Туган 21 март 1972(1972-03-21) (52 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Кукмара районы, Лубян
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре әдәбият галиме, педагог, тәнкыйтьче
Эш бирүче Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе һәм Tatarica
Җефет Айдар Юрьевич, профессор
Балалар Арслан, Кәрим
Бүләк һәм премияләре Татарстан Республикасының атказанган югары мәктәп хезмәткәре (2024)
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d] (1999)
Сайт Милеуша Хабутдинова

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1972 елның 21 мартында туган. Кукмара районы Лубян шәһәр тибындагы бистәсе (2002 елдан авыл) урта мәктәбен тәмамлаган (1989)[2].

Казан дәүләт педагогия институтының рус филологиясе факультетын «рус теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча кызыл дипломга тәмамлаган (1993). Ф. М. Достовевский иҗаты буенча диплом эше яклаган, кафедрада калдырылган, татар әдәбияты кафедрасына күчеп, татар әдәбияты буенча аспирантурага кергән[3].

1999 елда Казан дәүләт университетында «Һади Такташ иҗатында шәхес проблемасы» (рус. Проблема личности в творчестве Хади Такташа) темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган[4].

Мәктәптә рус теле укытучысы, балалар коллективларын оештыручы, югары уку йортында – билингва укытучы булып эшләгән[1].

2007 елга кадәр үзен укыту эшендә дә сынап карый ― декан урынбасары була, тәрбия эшендә дә сынап карый ― социаль-тәрбия мәсьәләләре буенча директор урынбасары була, фәнни эш өлкәсендә дә сынап карый ― педуниверситетның фәнни идарәсе башлыгы була. Параллель рәвештә сәләтле балалар белән эшләү системасында эшләгән. 2007 елда ТАРИда Социаль-тәрбия мәсьәләләре буенча проректор урынбасары булган[1].

2010 елдан КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы доценты[1].

КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни-белем бирү үзәге өлкән фәнни хезмәткәре[1].

КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Филология һәм мәдәният» һәм «Tatarica» журналлары редакциясенең әйдәүче мөхәррире[1].

Тәнкыйтьче буларак, татар театрларында куелган премьераларга үз бәясен биреп, мәкаләләрен «Сәхнә» журналында, Интертат интернет-порталында һ.б. урнаштырып бара[5].

Фәнни кызыксынулар өлкәсе

үзгәртү
  • Россия Федерациясе халыклары әдәбияты (татар әдәбияты)
  • Әдәбият теориясе. Текстология[1].

2010 елдан башлап, Аяз Гыйләҗев һәм Нәкый Исәнбәт архивларын фәнни әйләнешкә керткән. Аяз Гыйләҗевның (1928―2002) кулъязма һәм басма иҗатын текстологик өйрәнгән. Аның тапафыннан язучының 1950―1970 елларда иҗат ителгән матур әдәбият текстларының көнкүреш тарихы ачыклана, язучының библиографиясе системалаштырыла һәм төгәлләштерелә. Язучының 6 томлык «Сайланма әсәрләре»нең өч томы әзерләнеп басылып чыккан:

  • 2013 ел, 1нче том. ― Автобиографик эссе, юл язмалары, роман-истәлекләр, хатлар.
  • 2014 ел, 2нче том. ― Хикәяләр, повестьлар, шигырьләр, пьесалар, әдәби-тәнкыйди мәкаләләр, хатлар.
  • 2015 ел, 3нче том. ― Повесть, хикәяләр, пьесалар, әдәби-тәнкыйди мәкаләләр, хатлар[6].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Шәхси тормышы

үзгәртү

Кияүдә. Ире Айдар Юрьевич Хәбетдинов (1972 елгы), тарихчы, ислам белгече, профессор. 1998 елда өйләнешкәннәр [8]. Өлкән уллары Арслан (2000 елгы)[9], Казанда «Сәләтле бала» үзәген (2018), Мәскәүдә МФТИ гамәли математика һәм информатика физтех- мәктәбен тәмамлаган, Яндекста эшли[10], кече уллары Кәрим 131нче лицейда укый.

Кызыклы факт

үзгәртү

2022 елда Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов отставкага китәргә карар иткәч[11], Миләүшә Хәбетдинова Актаныш район Советы депутатларына ачык хат язып, муниципалитет башлыгының отставкасын расламауларын сорап мөрәҗәгать иткән[12].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 Хабутдинова Милеуша Мухаметзяновна. Казанский (Приволжский) федеральный университет
  2. Милеуша Хабутдинова Вконтакте
  3. Рәмис Латыйпов. Миләүшә Хәбетдинова: «Безнең әдәбиятны нәрсә бетерә? Тәнкыйть фикерен әйтсәң - сине яратмый башлыйлар». Интертат, 19.03.2018
  4. Проблема личности в творчестве Хади Такташа : диссертация. Search RSL
  5. Хабутдинова Милеуша Мухаметзяновна. Результативность работы. Статьи. КФУ
  6. Хабутдинова Милеуша Мухаметзяновна. Показатели продуктивности. Персональная страница сотрудника КФУ
  7. Хабутдинова Милеуша Мухаметзяновна. Награды, почетные звания. КФУ.
  8. Светлана Сагитова Милеуша Хабутдинова: «Моя главная цель - продвижение татарской культуры в мире». Лига женщин КФУ, 15.04.2022(рус.)
  9. Арслан Хабутдинов Вконтакте
  10. Хабутдинов Арслан Айдарович. kazan-math.info
  11. Глава Актанышского района Татарстана подал в отставку. МК Казань, 16.06.2022(рус.)
  12. Милеуша Хабутдинова просит актанышских депутатов не утверждать отставку Энгеля Фаттахова. МК Казань, 15.06.2022(рус.)

Сылтамалар

үзгәртү