Энгель Фәттахов
Энгель Нәвап улы Фәттахов — Татарстанның дәүләт эшлеклесе. Актаныш муниципаль районы башлыгы (1998—2012, 2018 елдан), Татарстанның мәгариф һәм фән министры (2012—2017). Техник фәннәр кандидаты.
Энгель Фәттахов | |
---|---|
![]() | |
Актаныш районы башлыгы | |
Вазыйфага керешкән 16 сентябрь 2018 ел | |
Аңа кадәр | Фаил Камаев (в. б.) |
Татарстанның Мәгариф һәм фән министры | |
Вазыйфада 2012–2017 | |
Аңа кадәр | Альберт Гыйльметдинов |
Дәвамчысы | Рафис Борһанов |
Туган | 12 июнь 1961 (59 яшь) Актаныш районы, Чишмә |
Белем | Казан авыл хуҗалыгы институты |
Тормыш юлыҮзгәртү
Энгель Нәвап улы Фәттахов 1961 елның 12 июнендә ТР Актаныш районының Чишмә авылында туган. 1983 елда инженер-механик белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Аспирантурада укый, «авыл хуҗалыгы машиналары» кафедрасында укыта. 9 фәнни хезмәт яза, 2 уйлап табу таныклыгы иясе. Төрле чорларда ТАССР Актаныш районы авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер, Актаныш районы башлыгының икътисад буенча урынбасары булып эшләгән, 1998 елдан алып 2012 елның 1 октябренә кадәр ТР Актаныш муниципаль районына җитәкчелек иткән.
2012 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнә һәм шул вазыйфада 2017 елның 4 декабренә кадәр эшли.[1]
2017 елның 8 декабрендә Актаныш районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә.[2]
2018 елның 16 сентябреннән Актаныш районы башлыгы[3].
Хатыны белән ике кыз, бер малай үстергән.
Шулай ук карагызҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ https://www.azatliq.org/a/28894393.html
- ↑ https://www.azatliq.org/a/28903771.html
- ↑ Ольга Плешкова. министр образования РТ объявлен главой Актанышского района. prokazan.ru, 16.09.2018