Казан дәүләт аграр университеты

(Казан авыл хуҗалыгы институты битеннән юнәлтелде)

Казан дәүләт аграр университетыКазандагы югары уку йорты.

Казан дәүләт аграр университеты, Казан
Эшләү еллары 1922
Ректор Айрат Вәлиев[1]
Адрес 420015, Россия, Татарстан, Казан, К.Маркс урамы, 65
Сайт kazgau.ru/tat/

Тарихи белешмә үзгәртү

1918 елның 25 ноябрендә Мәскәүдә югары уку йортлар бүлеге коллегиясенең утырышында Казан университеты каршында урман факультетына нигез салу турында карар кабул ителгән. 1922 елның 22 маенда университетның урман факультетын һәм политехник институтының авыл хуҗалыгы факультетын бергә кушып, авыл хуҗалыгы һәм урманчылык бүлекләреннән мөстәкыйль Казан авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институтын булдыру турында РСФСР Главпрофобрның карары басылып чыга.

1926 елның маенда институт бүлекләре:

а) үсемлекчелек, терлекчелек һәм авыл хуҗалыгын оештыру секцияләре белән авыл хуҗалыгы факультетына;
б) урман факультетына әйләнә.

1927 елның җәендә институтның авыл хуҗалыгын механикалаштыру кафедрасы каршында машина сынау станциясе булдырыла.

Шушы полигон базасында 1929 елда Татарстанда беренче машина сынау станциясе оеша.

1927 елның 11 октябрендә институтка татар яшьләренә “яшел ут” ачкан төрки-татар рабфагы кушыла. Шуңа бәйле рәвештә 1927 елдан алып 1929 елның январенә кадәр татар студентларының саны 4,6 дан 11,4% ка арта.

1930 елда институт 2 вузга бүленә: урман-техник (Йошкар-Ола шәһәре) һәм авыл хуҗалыгы институты (Казан шәһәре). Шулай итеп, 1930 елда институт составына бары тик бер генә – агрономия факультеты гына керә.

1933 елның көзендә Казан авыл хуҗалыгы институтына зоотехника факультеты дип үзгәртеп сөт хуҗалыгы институты кушыла. Соңрак бу факультет Казан ветеринар институтына бирелә.

1941 елда 52 студент һәм ректор Анисимов җитәкчелегендә укытучылар фронтка китә.

Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда җиләк-җимеш – яшелчә (1943–1948), агроурманмелиорация факультетларында (1949–1955) студентлар әзерләү эше алып барыла.

1950 елда авыл хуҗалыгын механикалаштыру дигән яңа факультет ачыла.

1961 елда икътисад факультеты ачыла. Озак еллар дәвамында (1965–1992) җитәкче кадрлар авыл хуҗалыгы белгечләренең квалификациясен күтәрү факультеты эшләп килә.

Мәгариф һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары карары нигезендә 1995 елда Казан авыл хуҗалыгы институтына авыл хуҗалыгы өлкәсендә эре уку-фәнни үзәк буларак академия статусы бирелде.

Хәзерге вакытта академия структурасына Норлат шәһәрендәге филиал, Баулы, Буа, Минзәлә, Бөгелмә шәһәрләрендәге вәкиллекләр керә.

Шулай ук монда вузга керү өчен әзерлек факультеты, аспирантура, диссертация советы, уку-тәҗрибә хуҗалыгы, тәҗрибә кыры, уку-фәнни җитештерү үзәге, китапханә, музей, информацион технологияләр үзәге бар.

2006 елның 27 августында академия университет статусын алды.

Ректорлары үзгәртү

Бүләкләре үзгәртү

2022 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орденыфән үсешендәге күренекле казанышлары һәм авыл хуҗалыгы өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә зур өлеш керткәннәре өчен[2].

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү