Саниев Ильяс Сәгыйть улы (рус. Саниев Ильяс Сагитович) (10 март 1953 ел ) — совет һәм фиркаэшлеклесе, 1990 елның 11 октябрендә БАССР-ның уникенче чакырылыш Югары Советының өченче сессиясендә Башкортстан Республикасының Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул иткән Башкорт АССР-ының 12-се чакырылыш Югары Советы депутаты.

Ильяс Саниев
Туган 10 март 1953(1953-03-10)[1] (71 яшь)
Шалты, Баулы районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Казан дәүләт аграр университеты

Биографиясе үзгәртү

Саниев Ильяс Сәгыйт улы 1953 елның 10 мартында Татар АССР-ының Баулы районы Шалты авылында туган. Милләте буенча татар, югары белемле — 1975 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган.

Хезмәт юлын 1975 елда, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, агроном булып башлый, Совет армиясе сафларына чакырыла. Хезмәт итеп кайткач, киләсе хезмәт юлы авыл хуҗалыгы белән бәйле. 1977-1987 елларда Туймазы районы XXI партсъезд исемендәге колхозда агроном, баш агроном, колхоз рәисе булып эшли. 1987-1988 елларда районның агросәнәгать берләшмәсе рәисе итеп билгеләнә. 1988 еллар «Туймазы» агросәнәгать комбинатының генераль директоры булып эшли. 1992 елдан «Туймазы» агросәнәгать компаниясенең генераль директоры булып эшли.[2]

257-се Иске Кандра сайлау округы буенча Башкорт АССР-ының 12-нче чакырылыш Югары Советының халык депутаты итеп сайлана. Башкортстан Югары Советының республиканың, кала һәм районнарының социаль һәм икътисади үсеш буенча комиссия әгъзасы.[3]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://www.biografija.ru/biography/saniev-ilyas-sagitovich.htm
  2. // Парламентаризм в Башкортостане: история и современность. — Т. 2. — Уфа, 2005.УДК 930 ISBN 5-8258-0204-5
  3. Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. - Уфа, Китап, 1994. - с. 34

Чыганаклар үзгәртү

  • Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. - Уфа, Китап, 1994. - с. 104