Бөгелмә
Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.
Бөгелмә | |
рус. Бугульма | |
Илтамга | |
![]() | |
![]() | |
Нигезләнү датасы | 1736 |
---|---|
Рәсми исем | Бугульма |
Дәүләт |
![]() ![]() ![]() |
Нәрсәнең башкаласы | Бөгелмә районы, Городское поселение город Бугульма[d][1] һәм Бөгелмә өязе |
Административ-территориаль берәмлек | Бөгелмә районы |
Халык саны | 86 085 (2016)[2] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 315 метр |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Кардәш шәһәр | Айдын[d] |
Бүләкләр | |
Мәйдан | 27,87 км²[3] |
Почта индексы | 423200 һәм 423230 |
Рәсми веб-сайт | bugulma.tatar.ru/rus/about.htm |
Җирле телефон коды | 85594 |
Монда җирләргәннәр төркеме | [d] |
![]() |
Бөгелмә (лат. тат. Bögelmä, рус. Бугульма) — Татарстан Республикасының көньяк-кәнчыгышында Зәй елгасы башланган җирдә урнашкан шәһәр. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында урнашкан.
Казаннан 333 км ераклыкта урнашкан. Мәйданы 26,0 км². Халык саны 90630 кеше.
ТарихҮзгәртү
1736 елдан бирле күбрәк татар авылы дип санала.
1781 елда Уфа өязе
1806 елдан – Ырынбур өязе
1851 елдан – Самар губернасы шәһәре статусын алды
1920 елдан башлап Татарстан Республикасы составында
1920-30 елларда кантон үзәге
1930 елдан башлап – Бөгелмә районы үзәге
СәнәгатьҮзгәртү
- механик заводы
- "Нефтеавтоматика" заводы
- электротехник заводы
- механик әйберләр төзәтү заводы
- кирпеч заводы
- тимер-бетон әйберләре заводы
- фәгъфур заводы
- төзү конструкцияләре комбинаты
- йорт җиһазлары фабрикасы
- тегү фабрикасы
- май-сыр комбинаты
- ит комбинаты
- аракы-шәрәб заводы
- сыра заводы
МәгарифҮзгәртү
- Фәнни тикшерү һәм нефть сәнәгате проект институты
- "Табигать битумы" мәсьәләсе буенча нефть ВНИИның комплекс бүлеге
- "Татнефтегеофизика" СБсе
- Бөгелмә педагогика көллияте (2008 елга кадәр Бөгелмә педагогия училищесы)
- Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте
- Бөгелмә аграр көллияте
МәдәниятҮзгәртү
БүләкләреҮзгәртү
- Хөрмәт Билгесе ордены (1982 ел) - хуҗалык, мәдәният һәм социаль өлкәдәге уңышлары өчен;
- ЮНЕСКОның "Тынычлыкның пальма ботагы" Алтын медале (2001 ел);
- БМОның "БМО-Хабитат" Хөрмәтле исемлегенә кертелә (2011 ел) - "Чиста су" проектын тормышка ашырган өчен;
- III дәрәҗә Диплом (2002 ел) - "Россиянең иң җыйнакландырылган шәһәре" Бөтенроссия ярышы (халкы 100 меңнән кимрәк шәһәрләр арасында)
Шәһәрдә туган билгеле кешеләрҮзгәртү
- Рамил Гатиятуллин — Баулы районы башлыгы (2014 елдан).
- Алсу — җырчы, Татарстанның халык артисты (2010).
- Марат Мәһдиев — IV чакырылыш Россия Дәүләт думасы депутаты.
- Наил Мәһдиев — ТР урман хуҗалыгы министры, Бөгелмә районы башлыгы, Яр Чаллы мэры.
- Руслан Кәлимуллин — Россия кино һәм театр артисты.
- Ольга Васильева (1960), РФ фән һәм мәгариф министры (2016).
- Евгений Столяров (1922-1985), Социалистик Хезмәт Каһарманы, "Башнефть" җитештерү берләшмәсенең генераль директоры.
- Сергей Рыжиков — РФ космонавты.
- Сергей Крылов — геолог.
- Альберт Кадыйров, нифетче.
- Альбина Имаева (1954), автор-башкаручы.
- Айрат Нуретдинов (1971), «Таттелеком» АҖ генераль директоры (2019).