Бөгелмә аграр көллияте

Бөгелмә аграр көллияте (рус. Бугульминский аграрный колледж, кыскача рус. ГАПОУ «БАК») — Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә урнашкан һөнәри белем бирүче махсус уку йорты. РФ һәм Татарстандагы иң борынгы уку йортларыннан берсе.
Гамәлгә куючы — ТР мәгариф һәм фән министрлыгы.
Директор — Фәрит Юныс улы Гатин

Бөгелмә аграр көллияте
Элеккеге исемнәр 75нче санлы һөнәри лицей
(1996-2009)
Нигезләү елы 1896
Урын Россия байрагы Татарстан байрагы Бөгелмә
Адрес 423230 ТР Бөгелмә, Ленин урамы, 135нче йорт
Сайт https://edu.tatar.ru/bugulma/org6189
Логотип
Көллият бинасына керү юлы

Тарих үзгәртү

1896 елда Россия империясенең халык мәгарифе министрлыгы карары буенча Бөгелмә түбәнге баскыч кәсеп мәктәбе ачыла, 18 кешелек төркем туплап, слесарь, жестянщик, балта остасы, тимерче кебек өяз шәһәре өчен кирәкле һөнәрләргә өйрәтә башлый. Шәһәр думасы уку йортын ачу өчен җир кишәрлеге бирә һәм шәһәр казнасыннан 9 172 сум акча бүлә. Беренче директоры — М.В. Балаховский.

1918 елда Бөгелмә түбәнге баскыч кәсеп мәктәбе Бөгелмә һөнәри техник мәктәбе итеп үзгәртелә, анда авыл хуҗалыгы өчен белгечләр (ат көче белән эшли торган авыл хуҗалыгы техникасы машинистлары) әзерләнә.

1931 елдан тракторчылар, комбайнчылар, автомобиль йөртүчеләр, МТСлар өчен механиклар әзерләнә башлый.

1940 елда ССРБ Югары шурасы президиумының «Һөнәри-техник белем бирүнең дәүләт системасын булдыру турында» указына бәйле рәвештә, Бөгелмә һөнәри техник мәктәбе 7нче санлы Бөгелмә авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесы итеп үзгәртелә.

1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы елларында 1 387 хатын-кыз механизатор укытып чыгарыла.

1954-1958 елларда Казакъстан ССР, Алтай крае, Чита өлкәсендәге чирәм һәм яткын җирләрдә эшләү өчен 2 476 механизатор әзерләп җибәрелә.

1955 елдан башлап, ел саен, Бөгелмә, Баулы, Ютазы район хәрби комиссариатлары планы буенча, ССРБ Кораллы көчләре өчен 150-180 хәрби белгеч — «В» һәм «С» категорияле автотранспорт чаралары йөртүче укытыла.

1975 елдан башлап укуханә урта белемле механизаторлар әзерләүгә күчә.

1983 елда аш-су остасы-кондитерлар әзерләү бүлеге ачыла. Беренче җитәкчесе — Нина Тимофей кызы Ишкова.

1995 елда лицей укыту төркемнәре кабул ителә: авыл хуҗалыгы машиналарын файдалану һәм ремонтлау буенча техник-механиклар, утар хуҗабикәләре әзерләү (аш-су остасы, сатучы, авыл хуҗалыгы бухгалтеры-икътисадчысы).

1996 елның 18 гыйнварында ТР министрлар кабинеты карары белән укуханә агротехник профильдәге 75нче санлы һөнәри лицей итеп үзгәртелә.

2009 елдан Бөгелмә аграр көллияте.

2013-2015 елларда ТР министрлар кабинеты карары[1] белән 124нче санлы Ютазы һөнәри училищесы Бөгелмә аграр көллиятенең 1нче санлы филиалы, 94нче санлы Мөслим һөнәри лицее 2нче санлы филиал, 27нче санлы Әгерҗе һөнәри училищесы Бөгелмә аграр көллиятенең 3нче санлы филиалы булып тора[2] .

Белгечлекләр үзгәртү

2017-2018 уку елына Бөгелмә аграр көллиятенә ТР мәгариф һәм фән мнистрлыгы фәрманы[3] буенча 220 студент кабул ителә.

  • Автомеханик — кабул итү 9нчы һәм 11нче сыйныфтан соң.
  • Машина-трактор паркын техник файдалану һәм ремонтлау буенча оста — кабул итү 9нчы сыйныфтан соң.
  • Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты — кабул итү 9нчы сыйныфтан соң.
  • Җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе — кабул итү 9нчы һәм 11нче сыйныфтан соң.
  • Авыл хуҗалыгын механикалаштыру — кабул итү 11нче сыйныфтан соң.
  • Икътисад һәм бухгалтер исәп-хисабы — кабул итү 9нчы һәм 11нче сыйныфтан соң.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ТР министрлар кабинеты карары № 257 16.04.2013
  2. «Укучының мәдәни көндәлеге» порталында 2020 елның 4 декабрь көнендә архивланган.(рус.)
  3. ТР мәгариф һәм фән мнистрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016