Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте
Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте, «Бөгелмә профессиональ-педагогика көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем учреждениесе[1], рус. Бугульминский профессионально-педагогический колледж — 1965 елдан Бөгелмә шәһәрендә эшләп килүче, Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы карамагындагы урта махсус һөнәри белем бирүче бюджеттагы дәүләт белем бирү оешмасы.
Көллият директоры (1985 елдан) — Фәрид Мәсгут улы Кәлимуллин, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы.
Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте | |
---|---|
Элеккеге исемнәр | Баулы индустриаль-педагогика техникумы (1963-1965) Бөгелмә индустриаль-педагогика техникумы (1965-1997) |
Нигезләү елы | 1963 |
Урын | Казан |
Адрес | 423235, Татарстан, Бөгелмә шәһәре, Ленин ур., 137. |
Сайт | http://college-bppk.ucoz.ru/ |
Тарих
үзгәртү- 1962 елда Лениногорск шәһәрендә Лениногорск индустриаль-педагогика техникумы ачыла[2].
- 1963 елда Баулы эшчеләр бистәсендә (1996 елдан шәһәр) Баулы индустриаль-педагогика техникумы ачыла[3].
- 1965 елда Баулы индустриаль-педагогика техникумы Бөгелмәгә күчерелә, исеме Бөгелмә индустриаль-педагогика техникумы итеп үзгәртелә.
- 1997 елда Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте итеп үзгәртелә[4].
- 2004-2009 елларда уку йортында Казан аграр университетының Бөгелмә вәкиллеге урнаша.
- 2015 елда Бөгелмә педагогика көллияте белән берләштерелә һәм аның дәвамчысы булып таныла[5].
Директорлар
үзгәртү- 1962-1975 Николай Назаров
- 1975-1985 Хәмит Шәфыйков
- 1985 елдан Фәрид Кәлимуллин
Белгечлекләр
үзгәртүУку йорты нигезләнгән елларда «Хезмәт укытучысы», «Хезмәт һәм сызым укытучысы», «Хезмәт, сызым һәм физик тәрбия укытучысы», «Металл кисү» белгечлекләре дә булган.
- Авыл хуҗалыгын механикалаштыру (һөнәри белем мастеры, техник дипломы бирелә). Уку срогы 4 ел 10 ай.
- Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт (һөнәри белем мастеры, техник дипломы бирелә). Уку срогы 4 ел 10 ай.
- Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт (техник дипломы бирелә). Уку срогы 3 ел 10 ай.
- Авыл хуҗалыгын электрлаштыру һәм автоматлаштыру (һөнәри белем мастеры, техник дипломы бирелә) Уку срогы 4 ел 10 ай.
- Икътисад һәм бухгалтер исәп-хисабы (бухгалтер дипломы бирелә). Уку срогы 2 ел 10 ай.
- Банк эше (банк эше белгече дипломы бирелә). Уку срогы 2 ел 10 ай.
- Хокук саклау эшчәнлеге (юрист дипломы бирелә). Уку срогы 3 ел 6 ай.
- Социаль хезмәт (социаль эш белгече дипломы бирелә). Уку срогы 2 ел 10 ай.
- Хокук һәм социаль тәэминатны оештыру (юрист дипломы бирелә). Уку срогы 2 ел 10 ай.
- Автомеханик (слесарь, машина йөртүче, заправкада эшләүче дипломы бирелә). Уку срогы 10 ай.
- Электр челтәрен ремонтлау буенча электромонтер (электромонтер дипломы бирелә). Уку срогы 10 ай.
Көллият базасында Бөгелмә шәһәре һәм Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары өчен һәртөрле машина йөртүчеләр әзерләү үзәге ачылган. Производствога өйрәтү укытучылары өчен белем күтәрү курслары да эшли.
Уку йортын тәмамлаучылар
үзгәртү50 ел вакыт эчендә уку йортында Татарстан, Башкортстан, Ырынбур өлкәсе һ.б. өчен 10 меңнән артык белгеч әзерләнгән.
Сылтамалар
үзгәртү- Көллиятнең рәсми сайты
- Көллиятнең «Татарстанның электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе 2020 елның 27 сентябрь көнендә архивланган.
- Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте: кичә, бүген, иртәгә(үле сылтама)(рус.)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Уку йортының Уставы буенча атамасы
- ↑ РСФСР министрлар шурасы каршындагы Һөнәри белем бирү дәүләт комитетының баш идарәсе боерыгы № 204 13.07.1962
- ↑ РСФСР министрлар шурасы каршындагы Һөнәри белем бирү дәүләт комитетының баш идарәсе боерыгы № 127 24.03.1963
- ↑ РФ мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы 30.09.2011 № 2422
- ↑ ТР министрлар кабинеты карары № 224 06.04.2015