Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

[1]

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Җитәкче Илсур Һадиуллин
Дәүләт  Россия[1]
Административ-территориаль берәмлек Татарстан
Юрисдикциягә карый Татарстан
Ана ширкәт Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Русия Федерациясенең мәгариф министрлыгы
Бәйле оешмалар Кайбыч районы мәгариф бүлеге
Рәсми веб-сайт mon.tatarstan.ru һәм mon.tatarstan.ru/eng/(ингл.)[1]
Карта
 Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Викиҗыентыкта

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы (рус. Министерство образования и науки Республики Татарстан) – Татарстан Республикасында мәгариф, фән һәм инновация өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыручы, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән системасы белән идарә итүче, закон тарафыннан билгеләнгән очракта, дәүләт хакимиятенең башка башкарма органнарының бу өлкәсендәге эшчәнлеген координацияләүче башкарма хакимият органы.

2020 елдан министр вазифасын Илсур Һадиуллин башкара.

Тарих үзгәртү

Хәзерге рәвештә министрлык 2004 елның 9 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең №УП-570 санлы Указы нигезендә барлыкка килә. Элеккеге Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы Мәгариф һәм фән министрлыгы итеп үзгәртелә.

Министрлыкның бурычлары үзгәртү

  • Мәгариф һәм фән өлкәсендә дәүләт сәясәтенең өстенлекләрен гамәлгә ашыруда нәтиҗәле чаралар булдыру;
  • Белем алучы һәм тәрбияләнүче кешенең конституция гарантиясен һәм законлы интересын, шулай ук, белем бирә торган учреждениядә эшләгән педагогик хезмәткәренең хокукын һәм законлы интересын тәэмин итү;
  • Мәгариф үсеше механизмнарын формалаштыру һәм Республиканың инновация үсешендә социаль-икътисадый ихтыяҗына һәм стратегик программасына туры килгән милли-төбәк компонентлары;
  • Татарстан Республикасы тарихын, мәдәниятын, милли традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнүгә кайтып калган милли мәгарифне һәм тәрбияне камилләштерү, Татарстан Республикасы дәүләт телләрен өйрәтүдә нәтиҗәле технологияләр куллану;
  • Фәнни-мәгариф эшчәнлектә яңа формалар һәм технологияләр кертү һәм куллану;

Функцияләр үзгәртү

  • Мәгариф, шул исәптән мәктәпкәчә булган белем бирү, урта белем бирү эшчәнлеге, урта һәм югары профессиональ белем бирү белән идарә итү (Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарында каралган вәкаләтләр кысаларында), урта белем бирү учрежденияләрендә балаларга өстәмә белем бирү эшчәнлеге белән идарә итү, профессиональ өстәмә белем бирү һәм профессиналь башлангыч белем бирү эшчәнлеге белән идарә итү; шулай ук, ятим балаларга, әти, әни тәрбиясез калган балаларга, сәламәтлеге чикләнгән балаларга, үз-үзен девиантлы тоткан балаларга һәм үсмерләргә белем бирү;
  • Татарстан Республикасы дәүләт белем бирү учрежденияләренең фәнни, фәнни-техник һәм фәнни оешмалар эшчәнлеге белән идарә итү;
  • Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарына беркетелгән эшчәнлек төрләрен лицензияләү.

Министрлык җитәкчелеге үзгәртү

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры үзгәртү

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры вазифасын Рәфис Борһанов били.

Министрлар исемлеге:

Беренче урынбасар үзгәртү

  • Андрей Поминов

Урынбасарлар үзгәртү

Структура үзгәртү

  • Лицензияләү һәм дәүләт аккредитациясе идарәсе
  • Күзәтү һәм контроль идарәсе
  • Гомуми белем бирү идарәсе
  • Бердәм дәүләт имтиханын оештыру бүлеге
  • Педагогик ярдәм күрсәтү һәм тернәкләндерү бүлеге
  • Балаларны тәрбияләү һәм аларга өстәмә белем бирү бүлеге
  • Мәктәпкәчә мәгариф секторы
  • Мәгариф процессы, милек һәм хезмәтне яклауга ихтыяҗны фаразлау бүлеге
  • Мәгарифне үстерү һәм "Мәгариф" милли проектын тормышка ашыру бүлеге
  • Үзебездә һәм халыкара дәрәҗәдә эшли торган мәгариф яшьләр программаларын һәм проектларын координацияләү бүлеге
  • Басмалар һәм укыту-методик әдәбияты бүлеге
  • Мәгарифтә мәгълүмати технологияләрне үстерү бүлеге
  • Автоматлаштырылган идарә системалары һәм мәгълүмати куркынычсызлык бүлеге
  • Дистанцион мәгариф секторы
  • Фәнни эзләнүләрне координацияләү һәм үстерү бүлеге
  • Инновацион эшчәнлекне координацияләү һәм үстерү секторы
  • Дәүләт заказларын көйләү һәм оптимизацияләү бүлеге
  • Икътисад, бюджетны планлаштыру, хезмәт өчен түләү бүлеге
  • Һөнәри мәгариф идарәсе
  • Оештыру бүлеге
  • Хатлар, гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм ММЧ белән эшләү бүлеге
  • Кадрлар сәясәте бүлеге
  • Педагогик кадрларны аттестацияләү бүлекчәсе
  • Юридик бүлек
  • Махсус һәм мобилизация эше бүлекчәсе
  • Бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылык бүлеге
  • Эшләр идарәсе
  • Секретариат
  • Канцелярия
  • Техник һәм хуҗалык хезмәте күрсәтү бүлеге
  • Мәгариф объектларының капиталь төзелеше һәм ремонтын техник күзәтү бүлеге

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү