Гөлнара Габдрахманова
Гөлнара Зәкәрия кызы Габдрахманова (рус. Гульнара Габдрахманова яки рус. Габдрахманова Гульнара Закариевна, 1971 елның 18 сентябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Арча) — Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе (2018 елның 4 маеннан). 2014—2018 елларда — Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары. Татарстанның атказанган укытучысы (2016).
Гөлнара Габдрахманова | |
---|---|
Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе | |
Вазыйфага керешкән 2018 елның 4 мае | |
Туган | 18 сентябрь 1971 (53 яшь) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1971 елның 18 сентябрендә ТАССР Арча шәһәр тибындагы бистәсендә (2008 елдан шәһәр) туган. «Рус теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган (1992).
Хезмәт юлы
үзгәртү1992—1993 елларда — Арча педагогия укуханәсендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
1993—1998 елларда — Балтачның 2нче санлы балалар бакчасында методист.
1998—2003 елларда — Балтач гимназиясендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
2003—2005 елларда — ТР мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми һәм урта белем бүлегендә әйдәп баручы киңәшче.
2005—2011 елларда — Балтач районы Карадуган урта мәктәбе директоры.
2011—2014 елларда — Балтач районы мәгариф идарәсе җитәкчесе.
2014—2018 елларда — Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе.
2018 елның 4 маеннан (ТР мәдәният министры итеп билгеләнгән Ирадә Әюпова урынына) — Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе[1]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2012 — «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе
- 2016 — Татарстанның атказанган укытучысы
Искәрмәләр
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Гөлнара Зәкәрия кызы Габдрахманова. tatcenter.ru
- Алсу Исмәгыйлева. Гөлнара Габдрахманова: «Архив документлары белән кызыксынучыларның гозерләрен уку залларында гына түгел, интернет аша да үтибез».(үле сылтама) Интертат, 8.02.2019