Ирадә Хафизҗан кызы Әюпова (рус. Ирада Аюпова яки рус. Аюпова Ирада Хафизяновна, 1971 елның 13 июле, ССРБ, Азәрбайҗан ССР, Бакы) — ТР мәдәният министры (2018 елның 3 маеннан), ТР атказанган икътисадчысы (2014). Чыганаклар аның Татарстан хөкүмәтендә югары вазифаларга күтәрелүен «Метшин кешесе» булуы белән аңлата.[1]

Ирадә Әюпова
ТР мәдәният министры
Вазыйфага керешкән
2018 елның 3 мае
Аңа кадәр Айрат Сибагатуллин
Туган 13 июль 1971(1971-07-13) (52 яшь)
Бакы, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, СССР
Белем Азәрбайҗан дәүләт нефть һәм сәнәгать академиясе[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
И. Х. Әюпова

1971 елның 13 июлендә Азәрбайҗан ССР башкаласы Бакыда туган. «инженер-математик» белгечлеге буенча Азәрбайҗан дәүләт нефть академиясен (2015 елдан Азәрбайҗан дәүләт нефть һәм сәнәгать университеты, az) (1993), «юрист» белгечлеге буенча ТИСБИ (2002) тәмамлаган. 2014 елда РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә «Дәүләт һәм муниципаль идарә итү белгече — MasterofPublicAdministration (MPA)» программасы буенча һөнәри белем күтәрү уза.

Хезмәт юлы үзгәртү

19941998 еллардаТүбән Кама шина заводында инженер — программалаучы.

19982000 еллардаТүбән Кама коммерция үзәгендә баш белгеч.

20002004 еллардаКазанның эшмәкәрлеккә ярдәм итү комитетында бүлек мөдире, комитет рәисенең урынбасары.

20042005 еллардаКазан шәһәре администрациясенең кадрлар бүлеге башлыгы.

20052006 еллардаКазанның эшмәкәрлеккә ярдәм итү комитеты рәисе.

20062008 еллардаТР икътисад министрлыгында бүлек мөдире.

20082011 еллардаТР мәдәният министры урынбасары.

20112015 еллардаТР мәдәният министрының беренче урынбасары.

20152016 елларда — ТР министрлар кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе башлыгы.

20162018 еллардаТР архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе.

2018 елның 3 маеннан ТР мәдәният министры[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү