ТИСБИ (ТИСБИ идарә университеты), Татарстан бизнеска ярдәм итү институты, рус. Татарский институт содействия бизнесу, ТИСБИ1992 елда Казанда ачылган югары уку йорты. Хәзерге Россиянең таңында нигезләнгән һәм вакыт соравына туры килерлек итеп ясалган — яшь дәүләткә яңа һөнәр белгечләре кирәк булган.

ТИСБИ идарә университеты
Эшләү еллары 1992
Нигезләүче Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Нелла Прусс һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе[1]
Ректор Алексей Лопатин
Адрес 420012, Россия, Татарстан, Казан, Мөштәри урамы, 13
Сайт tisbi.ru

Максаты үзгәртү

Югары уку йортының исеме үк аның эшчәнлегенең төп максатын чагылдырган: кече һәм урта бизнес өчен белгечләр әзерләү һәм шулай ук регион икътисады өчен квалификацияләнгән кадрлар әзерләү. “ТИСБИ” илнең дәүләтнеке булмаган беренче югары уку йортларының булып, яңа буын югары уку йортын тормышка ашырган, нигез итеп сыйфатлы белем бирүне алган, эш бирүчеләр белән хезмәттәшлекне һәм хәзерге заман белем бирү технологияләренә юнәлеш алган. Институт, Академиядән ерак юл узып, Университет статусына ия булуга ирешеп, хәзерге заманда “ТИСБИ” 20 елдан артык уңышлы эш тарихы белән һәм инновацион технологияләр куллану белән тармакланган белем бирү программалар белән югары уку йорты булып тора.

Адресы үзгәртү

Росcия Федерациясе, Казан, Мөштәри урамы, 13 (яки Маяковский урамы, 22)

Ректорлар үзгәртү

  • 1992—2016, 2018-2021 — Нэлла Прусс (2021 елдан — институт президенты)
  • 2016—2018 — Людмила Нугуманова
  • 2021 елдан — Алексей Александрович Лопатин[2]

Филиаллар үзгәртү

Яр Чаллы филиалы үзгәртү

1999 елда ачылган. Филиал директоры — Рәис Нәҗипов, социология фәннәре кандидаты, доцент.

  • урта һөнәри белем бирү факультеты (көллият) (Яр Чаллы, Татарстан урамы, 10 (25/14))

Белгечлекләр үзгәртү

  • логистикада операцион эшчәнлек
  • икътисад һәм бухгалтерлык хисабы (тармаклар буенча)
  • хокук һәм социаль тәэмин итүне оештыру
  • компьютер системаларында программалаштыру
  • иминиятләштерү (тармаклар буенча)[3]

Әлмәт филиалы үзгәртү

Факультетлар үзгәртү

  • Икътисад факультеты
  • Гуманитар факультет. Гуманитар факультетта халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге бар. Биредә тирәнтен инглиз теле һәм сайлау буенча немец теле яки француз теле яки төрек теле укытыла. Инглиз телен шулай ук Замбиядән килгән инглиз телле профессор Нгуни укыта.
  • Мәгълүмат бирү технологияләре факультеты
  • Юридик факультет. Юридик факультетта Африка илләрендә күп сәяхәт иткән һәм Милошевичны яклаган профессор Александр Борис улы Мезяев укыта.
  • Урта һөнәри белем бирү факультеты
  • Читтән торып уку бүлеге
  • Дистанцион технологияләр факультеты
  • Шулай ук төбәк Идел Буе Федераль Округы инвалидлар укыту буенча округ методик үзәге
  • Шулай ук Республика югары уку йортлары ара сәламәтлеге мөмкинчелеге чикләнгән шәхесләргә белем бирү үзәге
  • Өзлексез белем бирү институты
  • Югары уку йортына кадәр һәм һөнәр юнәлеше эш үзәге
  • Сервис институты

Кызыклы мәгълүмат үзгәртү

ТИСБИда Африка сәнгате музее бар. Анда агачтан, һәм шул исәптән "тимер" агачтан Африка ходайлар сыннары, кеше сыннары, шахмат сыннары бар.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү