Шахмат

өтәл уены һәм спорт төре

Ша́хмат — 64 шакмаклы тактада махсус шахмат ташлары (фигуралары) белән ике көндәш арасында уйнала торган үзендә сәнгать, фән һәм спорт элементларын сыйдырган логик уен.

Шахмат
Шахмат сәгате, шахмат тактасы, башлангыч позиция
Шахмат сәгате, шахмат тактасы, башлангыч позиция
Уенчылар саны
2 [1]
Уенчыларның яше
теләсә нинди
Урнашу вакыты
якынча 1 мин.
Партия озынлыгы
Сәгать белән уйнаганда:
  • Пуля (буллит): < 5 мин.
  • Блиц: 5 — 15 мин.
    Тиз шахмат уены (рапид): 15 — 60 мин.
  • Классик шахмат уены: > 60 мин.
    Сәгатьсез уйнаганда:
    чикләнмәгән вакыт
Кагыйдәләрнең катлаулылыгы
югары дәрәҗә
Стратегия катлаулылыгы
югары дәрәҗә
Очраклыкның әһәмияте
уенчылардан башка уенга бернәрсәдә тәэсир итми
Кирәкле сыйфатлар
дикъкатьлелек, түземлелек, төрле яклап исәпли алу, тактика, стратегия

Шахмат атамасы фарсы теленнән таралган: «шахмат» — «шаһ үлде» дигәнне аңлата. Шахмат уены гадәттә ике көндәш арасында уйнала. Уенны шулай ук кара-каршы ике төркем дә уйнарга мөмкин. Аларны консультантлар дип атыйлар. Уен билгеләнгән кагыйдәләр буенча уйнала. Ярышлар вакытында алар Халыкара шахмат федерациясе (ФИДЕ) кагыйдәләре белән тулыландырылына.

Шахмат тарихы

үзгәртү

Шахмат уенының мең ярым еллык тарихы бар. Шахмат уены чатуранга уеныннан барлыкка килгән дип санала. Чатуранга уены Һиндстанда VI гасырга кадәр барлыкка килгән. Һиндстаннан уен гарәпләр арасында, соңрак Ауропа һәм Африка халыклары арасында таралган. Вакыт узу белән аның кагыйдәләре үзгәреш кичергән һәм XV гасырга уен камилләшкән, ә XIX гасырда уен кагыйдәләре тәмам стандартлаштырылган. Шул вакыттан бирле систематик рәвештә шахмат буенча халыкара турнирлар уздырыла башлый.

Кагыйдәләр

үзгәртү

Такта һәм башлангыч позиция

үзгәртү
 
 
               
               
               
               
               
               
               
               
 
 
Ташларның уен башында урнашуы

Уен шакмакларга (кырларга) бүленгән такта өстендә бара. Тактаның зурлыгы 8х8 шакмак. Кырларның вертикаль рәтләре сулдан уңга “а”дан “һ”га кадәр латин хәрефләре белән, ә горизонталь рәтләр астан өскә таба 1дән 8гә кадәр саннар белән билгеләнә. Шулай итеп һәр шакмак хәреф һәм саннан торган билгеле бер исем йөртә.

Шахмат тактасының кырлары ак һәм кара төскә буялганнар (алар шулай ак һәм кара дип аталалар), шуңа күрә вертикаль һәм горизонталь буенча күрше шакмаклар төрле төстә була. Тактаны уенчыга карата кую үзенчәлеге дә бар: аның иң якын урнашкан почмагы уң ак белән уйнаучы уенчыгы карата ак булырга тиеш (аклар өчен ул һ1, каралар өчен — а8).

Уен башында көндәшләр арасында шахмат ташлары тигез итеп бүленә, алар шартлы рәвештә «аклар» һәм «каралар» дип йөртелә. Чынлыкта исә, шахмат ташлары теләсә нинди якты (ак, сары, аксыл-көрән) яки караңгы (кара, кызгылт-көрән, кара зәңгәр) төсләргә буялган булырга мөмкин. Һәрбер шахмат фигуралары комплектына шаһ (

), вәзир (

), ике тура (

), ике фил (

), ике ат (

) һәм сигез пешка (

) керә. Уен башында «аклар» беренче һәм икенче, ә «каралар» җиденче һәм сигезенче горизонталь рәтләргә, ә аларның пешкалары икенче һәм җиденче горизонтальләргә тиешенчә урнашалар.

 
Шахмат ташлары, сулдан уңга: шаһ, тура, вәзир, пешка, ат, фил

Йөрүләр

үзгәртү

Шахмат партиясендә беренче булып «аклар» йөри һәм шуннан башлап көндәшләр бер-бер артлы йөриләр. Һәрбер ташның йөрү мөмкинлекләре түбәндәге диаграммада күрсәтелгән («х» белән ташның хәзерге вакытта кая йөри алуы билгеләнгән).

Әгәр шахмат ташы юлында башка фигура торса (аның төсе мөһим түгел), ул аның өстеннән сикереп чыга алмый. Бары ат гына фигура өстеннән сикереп йөри ала.

Үзеңнең фигураң урнашкан кырга йөрү тыела.

Әгәр ул кырда көндәш ташы урнашкан булса, ул фигура уеннан чыга, бу “фигураны оту (алу)” дип атала. Әгәр берәр йөрүе белән көндәш теге яисә бу фигураны ота алса (фигураның булу булмавы мөһим түгел), шул шакмак һөҗүм астында тора дип санала.

Пешка көндәшләрнең ташларын диагональ буенча алга йөреп ала. Фигураны алмыйча пешка бер кырга алга йөри. Әгәр пешка уен башыннан бирле бер тапкырда йөрмәгән булса, ул көндәш фигурасын алмыйча ике шакмакка алга йөри ала.

«Алга» юнәлеше — ак ташлар өчен сигезенче горизонтальгә таба, ә каралар өчен беренче горизонтальгә таба юнәлеш.

Әгәр пешка каршыдагы соңгы горизонтальгә барып җитә алса, уенчы аны теләгән шул ук төстәге башка фигурага (шаһтан кала) алмаштырырга мәҗбүр була.

Вәзир йөрүе
 
 
               
               
               
               
               
               
               
               
 
 
Пешка йөрүе
 
 
               
               
               
               
               
               
               
               
 
 


 
Озын рокировка
 
Кыска рокировка

Шуннан тыш шахмат уенында махсус йөрү ысуллары да бар:

  • Рокировка: уен башыннан бирле бер үк төсле шаһ һәм тура ташлары күчмәгән очракта, алар билгеле бер тәртиптә бер йөрү белән икесе дә урыннарын алыштыра ала. Рокировка ясаганда шаһ тура торган юнәлешкә таба ике шакмакка күчә, ә тура үз чиратында шаһның башлангыч һәм хәзерге урыннары арасындагы шакмакка баса. Шаһ узасы кырның берәрсенә көндәш ташы янаса яки шаһ белән тура арасында берәр фигура торса, рокировка ясау вакытлыча мөмкин түгел. Рокировка тура йөрүе түгел, ә шаһ йөрүе дип санала.
 
Узганда алу
  • Узганда алу: әгәр пешка беренче тапкыр ике шакмакка көндәш пешкасы торган кырга таба йөрсә, аны көндәш пешка узганда алырга мөмкин. Отучы пешканың йөрүен мисал өчен күрсәтелгән диаграммада карагыз. Узганда алу бары пешканың беренче тапкыр ике кырга көндәш пешкасы баскан шакмакка каршы йөргәндә генә мөмкин, башка очракларда бу тыела.

Шаһка янау, мат һәм пат

үзгәртү

Шаһка көндәш йөрүеннән соң отылу куркынычы янаса, ягъни көндәш фигурасы шаһка һөҗүм итсә бу шаһка янау дип атала. Шаһны бу хәлдә калдырырга ярамый, уенчы җавапка йөрүе белән ничек тә булса шаһын янаудан коткарырга тиеш. Гомумән алганда, шаһны өч ысул белән коткарып була:

  1. Шаһка янаган фигураны оту (берьюлы ике таш янаганда мөмкин түгел);
  2. Үзеңнең ташың белән шаһны каплау (шаһка ат яисә берьюлы ике таш янаса, мөмкин түгел);
  3. Отылу куркынычы янамаган шакмакка шаһны күчерү.

Шаһны отылудан берничек тә коткара алмаган очрак мат дип атала. Уенның төп максаты көндәшкә мат кую.

Уенчының кагыйдәләр буенча йөрергә бернинди дә мөмкинчелеге булмаган һәм шул ук вакытта аның шаһына отылу куркынычы янамаган хәл пат дип атала.

Уен нәтиҗәсе

үзгәртү

Гадәттә уен бер якның отуы яки уртак нәтиҗә белән тәмамлана.

Оту түбәндәге очракларда билгеләнә:

  • Мат куела һәм мат куйган уенчы отучы дип билгеләнә;
  • Уенчыларның берәрсе җиңелүгә бирешә. Партия барышында уенчы үзенең котылгысыз җиңелүен аңласа, ул теләсә нинди вакытта бирешергә мөмкин. Бу очракта аның көндәше җиңүче дип билгеләнә. Гадәттә рәсми ярышларда уенчылар партияне матка кадәр җиткермиләр. Җиңүгә өмете калмаган очракта да бирешмичә уенны дәвам итү көндәшне ихтирам итмәү дип санала.

уенчыларның берәрсе вакытка сыешып бетмәгән очракта. Әгәр шул уенчы көндәшенең мат ясарга мөмкинчелеге бар дип табылса, ул җиңүче дип игълан ителә. (“Вакыт күзәтү” бүлеген карагыз)

  • Техник җиңү түбәндәге очракларда бирелә:
  • Көндәш уенчы тиешле вакытка партиягә килмәсә;
  • Көндәш уенчы партияне сәбәпсез өзсә, дәвам иттермәсә;
  • Көндәш уенчы тупас рәвештә кагыйдәләрне бозса.
  • Уенчыга көндәш табылмаган очракта (мәсәлән, әгәр дә уенчыларның берәрсе турнирдан төшеп калса яки катнашучылар саны швейцар системасы буенча булса).

Уртак нәтиҗә түбәндәге очракларда билгеләнә:

  • пат нәтиҗәсендә;
  • уенчыларның икесе дә уртак нәтиҗәгә риза булган чакта. Бу вакытта уенчы уртак нәтиҗә тәкъдим итеп, ул көндәше ягыннан кабул ителсә, уен тәмамлана. Әмма соңгы арада үтүче турнирларда уенның уртак нәтиҗә белән тәмамлануын чикләүче София кагыйдәләре кулланыла башлады.
  • уенчыларның мат куярга ташлары җитмәсә (мәсәлән кырда шаһ һәм бер җиңел фигура калу сәбәпле);

уенчыларның берәрсе вакытка сыешып бетә алмаган, әмма аның көндәшенең мат куярга җитәрлек ташлары булмаса;

  • өч мәртәбә бер үк позиция кабатланса (йөрүләрнең кабатлануы мөһим түгел). Позиция төшенчәсе үзе эченә рокировка һәм узганда алу очраклары белән бергә, ташлар урнашуын, йөрү тәртибен һәм мөмкинчелекләрен алып тора. Уртак нәтиҗәне билгеләү өчен позиция кабатлануын сизгән уенчы хөкемдарга мөрәҗәгать итәргә тиеш.
  • көндәшләр соңгы 50 йөрүләрен бер фигураны да отмыйча һәм бер пешка белән йөрмичә ясаса. Элегрәк шахмат кодексы уенчының 50 йөрүдән соң җиңү барыбер булачагын дәлилли алган очракта, аңа өстәмә рәвештә тагын 100 тапкыр йөрү мөмкинчелеген бирә торган булган. Әмма бу мөмкинлек белән озак вакыт файдаланмау сәбәпле, хәзер ул бары өч төрле тәмамлану очракларында гына кулланыла:
  1. тура һәм фил турага каршы;
  2. ике ат пешкага каршы;
  3. тура белән пешка фил белән пешкага каршы.

1970-1980 елларда узган компьютер анализлары нәтиҗәләре буенча уен башкача тәмамланса 50 тапкыр йөрү җитеп бетми, шул сәбәпле кодекс тулыландырыла. Ләкин алга таба барлык кисәтмәләр дә бетерелеп, 50 тапкыр йөри алу кагыйдәсе барлык позицияләрдә дә мөмкин дип билгеләнә.

  • уенчы партиянең соңгы өлешендә вакытка сыешып бетә алмаса, әмма аның көндәше көчсезрәк булу сәбәпле аны барыбер җиңеп чыга алмыйча, бары тик “вакыт уздырыр өчен” уйнаса. Әгәр уенчыда бары 2 минут вакыт калып, ул көндәшенең юри вакыт уздырып уйнаганын сизсә, хөкемдарга мөрәҗәгать итеп ул партиянең « уртак нәтиҗә» белән тәмамлануын сорарга хаклы. Хөкемдар бу тәкъдимне шул ук вакытта яки бераз соңрак кабул итәргә мөмкин. Әмма кичектергән очракта ул уенны флагчык төшкинчә карап утырырга мәҗбүр була. Шулай ук хөкемдарның өстәмә ике минут вакыт бирергә дә хакы бар.

Очко саналу

үзгәртү

Уенның нәтиҗәсенә карап уенчыга түбәндәге очколар саналырга мөмкин:

  • Җиңү — 1 очко;
  • Уртак нәтиҗә — ½ очко;
  • Җиңелү — 0 очко.

Очколар башка система буенча да бирелергә мөмкин, мәсәлән, футбол системасы буенча.

Тигез очколар җыйган уенчыларга карата махсус коэффициентлар кулланылына.

Шахмат теориясе

үзгәртү

Шахмат уеннарының төрле аспектларын өйрәнүче алымнар җыелмасы шахмат теориясе дип атала. Аның актив рәвештә алга китүе XV гасырда башланып китә. Шул вакыттан башлап хәзерге вакытка кадәр шахмат уйнау кагыйдәләре үзгәрмәгән диярлек.

Партия өлешләре

үзгәртү

Шахмат теориясе уенның өч өлешен билгели: дебют, миттельшпиль һәм эндшпиль.

Дебют — партиянең беренче 10-15 йөрүен үз эченә алучы өлеш. Дебют өлешенең төп мәсьәләсе: үз көчеңне мобилизацияләү, көндәш белән очрашу һәм көрәшә башлау. Шахмат уенының дебют өлеше теориядә яхшы өйрәнелгән. Анда ничегрәк уенны башлап җибәрү һәм кайсы йөрүләрне ясамау әйбәтрәк киңәшләре, шулай ук дебют классификацияләре турында өйрәнеп була.

Миттельшпиль — уен уртасы. Бу өлеш дебюттан соң башланып китә. Миттельшпиль – уенның иң кызган һәм иң кызык өлеше дип санала, чөнки уенчылар төп йөрүләрен ясый (партиянең дебют өлешендә мат кую очраклары сирәк очрый). Миттельшпиль уенчылар ягыннан барлык көчләрен шахмат тактасының үзәген яулап алу, атакалар һәм контратакалар, күп фигуралар селкетү белән аерылып тора. Уенчыларның берәрсенең оста комбинация оештыра алган вакытта уен бу өлештә тәмамланырга да мөмкин. Уен тәмамланмаган очракта, фигураларның күпчелеге отылып беткәч, партия соңгы өлешенә күчә.

Эндшпиль — уенның соңгы өлеше. Гадәттә бу өлештә тактада күп таш калмый, шул сәбәпле шаһның һәм пешкаларның дәрәҗәсе арта. Күпчелек очракта көндәшләр төп көчен пешканы каршы якка җиткереп башка ташка алыштыруга юнәлтә. Эндшпиль берәр яның җиңүе яки уртак нәтиҗә белән тәмамлана.

Еш кулланыла торган башлангыч атамалары һәм аларның беренче йөрешләре

үзгәртү
Уен төрләре Башлангыч атамалары Беренче йөрешләре ECO кодлары
Ачык уеннар Итальян партиясе 1. e2–e4 e7–e5 2. Аg1–f3 Аb8–c6 3. Фf1–c4 (3. … Фf8–c5) C50–C54
Испан партиясе 1. e2–e4 e7–e5 2. Аg1–f3 Аb8–c6 3. Фf1–b5 C60–C99
Шотланд партиясе 1. e2–e4 e7–e5 2. Аg1–f3 Аb8–c6 3. d2–d4 C45
Филидор саклануы 1. e2–e4 e7–e5 2. Аg1–f3 d7–d6 C41
Фил уены 1. e2–e4 e7–e5 2. Фf1–c4 C23–C24
Шаһ гамбиты 1. e2–e4 e7–e5 2. f2–f4 C30–C39
Ярымачык уеннар Французча саклану 1. e2–e4 e7–e6 2. d2–d4 d7–d5 C00–C19
Каро-Канн саклануы 1. e2–e4 c7–c6 2. d2–d4 d7–d5 B10–B19
Сицилиан саклануы 1. e2–e4 c7–c5 B20–B99
Пирц-Уфимцев саклануы 1. e2–e4 d7–d6 B07–B09
Заманча саклану 1. e2–e4 g7–g6 B06
Алехин саклануы 1. e2–e4 Sg8–f6 B02–B05
Скандинавия саклануы 1. e2–e4 d7–d5 B01
Ябык уеннар Кире кагылган вәзир гамбиты 1. d2–d4 d7–d5 2. c2–c4 e7–e6 D30–D39
Кабул ителгән вәзир гамбиты 1. d2–d4 d7–d5 2. c2–c4 d5xc4 D20–D29
Нимцович саклануы 1. d2–d4 Аg8–f6 2. c2–c4 e7–e6 3. Аb1–c3 Lf8–b4 E20–E59
Яңа һинд саклануы 1. d2–d4 Аg8–f6 2. c2–c4 e7–e6 3. Аg1–f3 b7–b6 E11–E19
Иске һинд саклануы 1. d2–d4 Аg8–f6 2. c2–c4 g7–g6 аннары … d7–d6 E60–E99
Грүнфелдт саклануы 1. d2–d4 Аg8–f6 2. c2–c4 g7–g6 аннары … d7–d5 D80–D99
Бенони саклануы 1. d2–d4 Аg8–f6 2. c2–c4 c7–c5 3. d4–d5 e7–e6 A60–A69
Һолландча саклану 1. d2–d4 f7–f5 A80–A99
Инглизчә саклану 1. c2–c4 (1. … e7–e5 яки Аg8–f6, яисә c7–c5) A16–A39
Рети саклануы 1. Аg1–f3 d7–d5 2. c2–c4 A04–A09

Шахмат тулы мәгълүматлы уен буларак

үзгәртү

Шахмат — тулы мәгълүматлы уен, шуңа күрә уенчыларның берәрсе ягыннан гына булса да партия барышында җиңү яисә уртак нәтиҗә теоретик стратегия тәкъдимнәрен кулланылуы уенның ахыргы нәтиҗәсен алдан ук билгели ала. Әмма шул теоретик стратегия табылмау сәбәпле, практикада уен нәтиҗәсен алдан әйтеп булмый.

Шахмат спорт буларак

үзгәртү

Шахмат – билгеле бер тәртипле, үзе эченә дәрәҗәләр иерархиясен, мөнтәзәм рәвештә узучы ярышлар, милли һәм халыкара лигалар алган спорт төре. Уенның профессиональ дәрәҗәдә алга китүе һәм популяр булуы күптөрле профессиональ спортчылар, тренерлар һәм журналистлар барлыкка китерде.

Халыкара шахмат федерациясе

үзгәртү

Халыкара шахмат федерациясе, ФИДЕ (FIDE, фр. Fédération Internationale des Échecs) – 1924 елда оештырылган халыкара шахмат ярышларын уздыруда җаваплы төп орган. Күпчелек илләрдә шулай ук милли шахматистлар оешмалар булуы да билгеле.

Шахмат буеча ярышлар Олимпия уеннарында бер дә үткәрелмәсә дә, Халыкара шахмат федерациясе Халыкара Олимпия комитетының әгъзасы булып тора. Ике елга бер тапкыр аерым Шахмат олимпиадасы уза. Соңгы тапкыр Шахмат олимпиадасы 2010 елда Россиянең Ханты-Мансийск шәһәрендә узды. Җиңүчеләр булып ир-атлар арасында Украина, ә хатын-кызлар арасында Россия билгеләнде.

Профессиональ шахмат ассоциациясе

үзгәртү

1993 елда Гарри Каспаров һәм Найджел Шорт хезмәтләре нәтиҗәсендә Профессиональ шахмат ассоциациясе оештырыла. Бу ассоциациягә ФИДЕ сәясәте белән риза булмаган күпсанлы гроссмейстерлар керә. Ассоциация үзенең шахмат буенча дөнья беренчелекләрен уздыра башлый, әмма 1996 елда спонсор таба алмау сәбәпле ябыла. Профессиональ шахмат ассоциациясе версиясе буенча шахмат чемпионнары хәзерге вакытта “классик шахмат уены чемпионы” исемен йөртәләр.

Халыкара язышу аркылы шахмат уеннары федерациясе

үзгәртү

1928 елда Халыкара язышу аркылы шахмат уеннары берлеге оештырыла. 1951 елда исеме Халыкара язышу аркылы шахмат уеннары федерациясенә үзгәртелә. Бу төр федерациянең үзенең рәсми билгеләнгән дөнья чемпионатлары, милли беренчелекләре уза, шулай ук оешманың шәхси махсус рейтингы, халыкара һәм милли спорт дәрәҗәләре (Федерация гроссмейстры, Россиянең язышу аркылы шахмат уеннары спорт мастеры һ.б.) бар. Хәзерге вакытта йөрүләрне гади почта аркылы гына түгел, ә электрон почта аркылы да җибәреп була.

Шахмат ярышлары

үзгәртү

XVI гасырдан башлап уенчыларны җыеп шахмат партияләрен акчага уйната торган төрле клублар барлыкка килә. 1681 елдан башлап XIX гасырга хәтле «Кафе де ля Режанс» Ауропаның шахмат тормышының үзәге дип санала. Шахмат уенының популярлашып китүе алдагы ике гасырда күпчелек Ауропа илләрендә милли турнирлар оештыруларга китерә. Шахмат уенына багышланган китапларның да киң таралуы көннән-көн арта.

1821 елдан башлап халыкара матчлар, ә 1851 елдан халыкара турнирлар оештырыла башлый. 1851 елда Лондонда узган халыкара шахмат турнирының җиңүчесе Адольф Андерсен була. Аны халыкта «шахмат шаһы» дип йөртә башлыйлар. Әмма 1858 елда Пауль Морфи (АКШ) Андерсенны +7-2=2 исәбе белән җиңә. 1859 елда Морфи шахмат уйнавын ташлый һәм 1866 елдагы турнирда Вильгельм Стейницка җиңелүгә кадәр Андерсен кабат беренче булып саналып килә.

Шахмат буенча дөнья чемпионнары

үзгәртү

Вильгельм Стейниц – рәсми рәвештә билгеләнгән беренче шахмат буенча дөнья чемпионы. Бу горур исемгә ул тарихта беренче тапкыр «дөнья беренчелеге» астында узучы турнирда Иоганн Цукертотны җиңеп лаек була. Шулай итеп шахмат системасы чемпионлыгында мирас барлыкка килә: яңа дөнья чемпионы булып гамәлдә булган чемпионны җиңүче кеше санала башлый. Әмма шунысы мөһим: гамәлдә булган чемпион артында уйнау яки уйнамау, партия шартларын һәм уздыру урынын билгеләү кебек хаклар саклана. Шулай ук кагыйдә буенча җиңелү очрагында гамәлдә булган чемпион матч-реваншка да дәгъва кыла ала һәм анарда җиңгән вакытта аңа чемпион исеме кире кайтарыла.

1948 елда ФИДЕ беренче рәсми дөнья чемпионатын уздыра. Бу чара шул вакытта чемпион булып саналган Александр Алехинның вафаты һәм шул рәвешле шахмат уеннарда сакланган мирас юкка чыгу сәбәпле оештырыла. Советлар Берлегеннән катнашкан гроссмейстер Михаил Ботвинник бу чемпионатта җиңеп чыга. ФИДЕ махсус турнир системасы кертә: сайлап алу этап җиңүчеләре зональ турнирларга, зональ турнирларда җиңүчеләр зонаара турнирларга чыга башлый. Зонаара ярышларда җиңү яулаган спортчылар арасында кандидатлык турнирлары «җиңелгән очракта төшеп калу» системасы буенча көч сынашуда иң оста уенчыны билгеләп, аны хәзерге вакытта гамәлдә булган чемпионга каршы уйнарга җибәрә.

Әмма бүгенге көндә титул өчен уздырылучы матчлар формуласы башкарак: зональ турнирларда җиңүчеләр рейтинг буенча иң көчле дип саналган уенчылар белән көч сынаша һәм шул ярышларда җиңгән спортчы дөнья чемпионаты дип билгеләнә дә инде.

1993 елдан 2006 елга кадәр дөнья чемпионы титулының хуҗасын билгеләүдә төрле каршылыклар булган. Әмма Крамник-Топалов кушылма матчыннан соң ФИДЕ дөнья беренчелекләрен уздыру һәм чемпион исемен бирү монополиясен үзенә кире кайтара. Бу «кушылма» матчта Владимир Крамник (Россия) җиңә. Бүгенге көндә шахмат буенча дөнья чемпионы булып 2007 елда җиңү яулаган Вишванатан Ананд санала. 2008 елда узган Крамник-Ананд матч-реваншында ул үзенең лаеклы исемен саклап кала. 2010 елның апреленда узган Топалов-Ананд матчында Вишванатан Ананд җиңүгә ирешеп кабат дөнья чемпионы була.

1927 елдан бирле дөньякүләм шахмат чемпионатлары хатын-кызлар арасында да уздырыла башлый (шул ук вакытта хатын-кызлар төп титул яулауда да катнашырга мөмкин). Хатын-кызлар арасында беренче дөнья чемпионы булып Бөек Британия спортчысы Вера Менчик санала. Анардан соң 1990 еллар башына кадәр хатын-кызлар арасында дөнья чемпионы исемен бары Советлар Берлеге спортчылары гына йөрткән. 1991 елдан алып 2008 елга кадәр (1996-1999 һәм 2004-2006 еллардан кала) бу титулны бары Кытай хатын-кызлары гына яулый. 2008 елдан башлап бүгенге көндә кадәр хатын-кызлар арасында дөнья чемпионы булып Россия спортчысы Александра Костенюк санала.

Читтән торып шахмат уйнау

үзгәртү

Шахмат яки шашка кебек абстракт уеннарда спортчылар бер берсен күрмичә ерак аралар аркылы уйный ала. Шундый рәвештә компьютерлар популярлашып китү сәбәпле шахмат программалар арасындагы ярышлар уза башлый. Элегрәк язышу аркылы шахмат уйнау киң таралган булса, хәзерге заманда аны Интернет аша онлайн уйнау алыштырып бара. Шулай ук телеграф, телефон яки радио аркылы шахмат уйнау – гадәти хәл.

Язышу аркылы уйнау

үзгәртү

Бу төр уенның беренче тапкыр искә алынуы 1694 елга килеп тоташа. Көнчыгыш гореф-гадәтләрен өйрәнүче инглиз галиме Т. Хайд үзенең «Көнчыгышта күңел ачу турында» китабында Венеция һәм Хорватия алып-сатарлары арасында язышу аркылы шахмат уйнаганнары турында яза. XIX гасырда язышу аркылы Лондон һәм Эдинбург, Мәскәү һәм Петербург шахмат клубларының уенчыларны ярыштырулары гадәти күренеш булган.

1928 елда Халыкара язышу аркылы шахмат уеннары берлеге оештырыла (1951 елда исеме Халыкара язышу аркылы шахмат уеннары федерациясенә үзгәртелә). Дөнья чемпионы титуллары уйнатыла, төркемнәр арасында Олимпиадалар уздырыла башлый. Барлык ярышулар аерым секторларга (Ауропа, Латин Америка, Төньяк Америка/Тын океан илләре һәм Африка/Азия) бүленеп уза. Язышу аркылы узган беренче дөнья чемпионаты 1950 елда оештырыла. 1951 елда елдан башлап 21 чемпионат финаллары уза, шуларның 18 уңышлы тәмамланган. Хатын-кызлар арасында мондый ярышлар 1968 елдан бирле оештырылып килә һәм бүгенге көнгә барлыгы 8 финал булганы билгеле. Язышу аркылы шахмат уеннары Олимпиадасы 1948 елдан бирле уза. Хәзерге вакытка барлыгы 17 Олимпиада узганы төгәл факт. Һәрбер ил төркемендәге ир-атларга 6, ә хатын-кызларга 4 такта бүленә.

Телефон аркылы уйнау

үзгәртү

1970 елдан башлап телефон аркылы шахмат уеннары оештырылуы киң тарала башлый. Иң зур матч булып 1964 елда Мәскәү-Ленинград спортчылары арасында 100 тактада уйналган ярышлар санала. Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң шахмат уеннары радио аркылы уздырыла башлый. Радио аркылы уйналган партияләр арасында иң күренекле булып 1945 елда узган СССРАКШ шахматчылары арасындагы матч санала. Анда Советлар Берлеге уенчылары 15,5:4,5 исәбе белән җиңүгә ирешә.

Шулай ук уенга килә алмаган очракларда спортчы йөрүләрен телефон аркылы билгеләгәне дә булгалаган. Мәсәлән, 1965 елда Роберт Фишерга Куба һәм АКШ арасында аралар бозылу сәбәпле Гаваннада узган чемпионатка керү тыела. Шуңа күрә ул матчларда телефон аркылы катнашырга мәҗбүр була.

Телеграф аркылы уйнау

үзгәртү

1844 елда Вашингтон һәм Балтимор шахмат клублары арасында телеграф аркылы уен оештырыла. 40 елдан соң мондый төр уеннар ЛондонВена (1884), ПетербургЛондон (1886—1887), ПетербургПариж (1894—1895) шәһәрләре арасында уза. Телеграф аркылы уйнау XX гасырда СССРда популяр була. Россия беренчелендә генә дә 20дән артык төркем катнаша (1948 елдан бирле).

Онлайн-уен

үзгәртү

Интернет челтәренең киң таралуы сәбәпле хәзер шахмат уенын онлайн рәвешле дә уйнап та була. Мондый чакта уенчы теләсә нинди вакытта, теләсә нинди көндәш сайлап уйный ала. Шулай ук онлайн шахматлар кеше белән генә түгел, компьютер программалары белән уйнау мөмкинлекләрен дә бирә.

Шахмат турнирларын уздыру системасы

үзгәртү
  • Швейцария системасы
  • Әйләнмәле система
  • Нокаут-система
  • Схевенинген системасы

Турнир кагыйдәләре

үзгәртү

Уеннарны уздыруда профессиональ таләпләр арту сәбәпле барлык турнирларга да кагылган махсус кагыйдәләр булдырылды. Аларны бөтен уенчылар истә тотарга тиеш. Шул кагыйдәләрне кабул итү уенның төп кагыйдәләренә дә кагылды («тотындыңмы-йөре», «узганда алу»).

Хаталар төзәтү

үзгәртү
  • Әгәр уен барышында тактаның дөрес куелмаганлыгы ачыкланса, хата уеннан тыш вакытта төзәтелә; позицияне саклап такта ак ташлар белән уйнаучыга һ1 ак почмагы белән каратыла;
  • Уен барышында ташларның дөрес урнашмаган булуы ачыкланган очракта, партия яңа баштан уйнала;
  • Уенчы рөхсәт ителмәгәнчә йөргән очракта, мөмкин булса шул ук ташы белән башкача йөрергә мәҗбүр була. Уенчының хаталы йөргәне соңрак ачыкланса, партия шул чакка кадәр кире кайтарылып, яңадан уйнала. Блиц-партиядә хатасы уен ахырына кадәр ачыкланган чакта, кагыйдәдән тыш йөргән уенчы җиңелүче дип табыла;
  • Рокировка ясарга теләгән уенчы ялгыш баштан тураны күчергән вакытта, ул шул тура белән башкача йөрергә мәҗбүр була. Ярамаган рокировка ясаган уенчы шаһы белән башкача йөрергә тиеш;
  • Уен барышында көндәшләр ташларының төсләре турнир тәртибенә туры килмәгәнлеге ачыкланса, уен тукталмый һәм аның нәтиҗәсе рәсми рәвештә кабул ителә.

Кире кайтаруны тыю

үзгәртү
  • Уенны уртак нәтиҗә белән тәмамларга тәкъдим ясаган уенчы үзенең тәкъдимен кире кайтара алмый.
  • Уенда җиңелүен белдергән уенчы үзенең белдерүен кире ала алмый.
  • Әгәр уенчы ташын күчереп аңардан кулын алса, бу йөрү кире алына алмый.

«Тотындымы — йөре» һәм «кулыңны җибәрдеңме — йөрдең» кагыйдәләре

үзгәртү

Әгәр уенчыларның берсе аңлы рәвештә ташына тотынса, ул шул таш белән йөрергә мәҗбүр була.

Әгәр уенчыларның берсе көндәшенең ташына аңлы рәвештә тотынса, ул шул ташны отарга мәҗбүр була.

Кагыйдәләр буенча йөри алмаган ташка тотыну (үзеңнекенәме, көндәшнекенәме мөһим түгел) бернинди сөземтәгә дә китерми.

Уенчының башка йөрү ясаганда ялгыш берәр ташка тиюе бернинди сөземтәгә дә китерми.

Аңлы рәвештә берничә фигурага тигән очракта, уенчы беренче мәртәбә тигән таш белән йөрергә тиеш.

Әгәр уенчы ипләп кую нияте белән берәр ташка тотынырга җыенса, ул алдан “Рәтлим” дип әйтергә мәҗбүр (ингл. I adjust; фр. J’adoube).

Көндәш уенчы йөргәндә бернинди ташка да тотынырга ярамый.

Рокировка шаһ йөрүе дип санала. Шуңа күрә рокировка ясаганда иң элек шаһны аннан соң тураны күчерергә кирәк.

Әгәр уенчы кагыйдә буенча ташын яңа кырга күчереп ташыннан кулын алса, уенчы йөрде дип санала һәм йөрүен кире кайтара алмый. Пешка соңгы горизонтальгә барып җиткән очракта, ул кагыйдәләр буенча башка фигурага алмашынырга тиеш, аны алмаштыргач кына йөрү тәмам дип санала. Кулын пешкадан җибәргәч, яңадан пешка белән башка урынга йөрергә уенчының хакы юк. Аналогия буенча рокировка тура йөрүе белән тәмамлана. Кулын таштан аермаган булса уенчының фигураны үз кырыны кире кайтарып, шул таш белән башка урынга йөрергә хакы бар.

Вакыт күзәтү

үзгәртү
 
Шахмат сәгате

XIX гасырдан бирле шахмат уенында вакыт күзәтүе кулланыла. Баштангы мәлне ком сәгате кулланганнар. 1883 елда Вильсон механик шахмат сәгатен конструкцияли. Уенда цейтнот, вакыт буенча җиңелү, яхшы уен хәле, әмма вакытка сыешмау очрагында уртак нәтиҗә, блиц кебек төшенчәләр барлыкка килә. Хәзерге вакытта күбесенчә электрон шахмат сәгатьләре кулланалар.

Һәрбер рәсми партияләрдә (шулай ук аерым рәсми булмаганнарда да)вакыт күзәтелергә тиеш. Моның өчен махсус сәгатьләр – шахмат сәгатьләре кулланыла. Уенчы йөргәч, сәгатьнең кнопкасына басып үз вакытын туктата, ә көндәшенекен җибәрә. Турнир кагыйдәләрендә билгеләнгән вакытта партияне башлап ак белән йөрүченең вакытын җибәрә, монда уенчының килү-килмәве, соңга калуы — мөһим түгел. Моннан тыш турнир кагыйдәләре соңга калган уенчыга штраф салырга да мөмкин. Гадәттә аның соңга калган вакытын икеләтәләр. Әгәр уенчы бирелгән вакытының яртысы үткәнче партияне башламаса, аңа техник җиңелү санала.

Әгәр уенчы сәгатенең флагчыгы төшсә — уенчының вакыты бетте дип санала. Флагчыкның төшүен хөкемдар үзе күрергә тиеш, яки аңа уенчыларның берәрлесе әйтергә тиеш. Сәгатенең флагчыгы төшкән уенчы җиңелгән дип билгеләнә. Бу кагыйдәдән чыгармалар:

  • Тактада мат торса, мат куючы җиңүче булып санала, кемнең флагчыгы беренче төшүе мөһим түгел.
  • Әгәр тактада пат, өч тапкыр позиция кабатлануы яки 50 йөрү кагыйдәсе буенча уртак нәтиҗә булса — уртак нәтиҗә санала.
  • Уенчыларның флагчыклары икесе дә төшкән булса уртак нәтиҗә санала. Мондый хәл бигрәк тә механик сәгатьләр кулланган очракта булырга мөмкин, чөнки электрон сәгатьләр вакыт узгач махсус тавыш чыгара ала.
  • Флагчыгы төшмәгән уенчы флагчыгы төшкән уенчыга көндәшенең иң начар уйнаган очракта да мат куя алмый торган хәл булса — уртак нәтиҗә санала.

Шахмат уенында алдан оттырышлы позицияләр бар. Мәсәлән, фил һәм пешкага каршы вәзир — гадәттә вәзир җиңә, бик сирәк очракларда гына җиңелә. Отышлы позицияле уенчы цейтнотка (кискен вакыт җитмәү) эләксә, аның көндәше, отылачагын белеп күрә торып вакыт сузарга мөмкин, чөнки цейтнот тупас хаталарга китерергә мөмкин, мат ясарга вакыт та җитмәве бар.

Ярышлар кагыйдәләре мондый очракларда уенчылар флагчыкка уйнамасын өчен чикләмәләр куярга мөмкин. Мәсәлән, уенчы ялгышты һәм үзенең шаһын отылу куркынычы янаган кырга күчерә, ә бу вакытта көндәшендә цейтнот. Көндәше хөкемдардан өстәмә вакыт (гадәттә – 2 минут) сорый ала. Хаталы йөрүне төзәтәләр.

Шулай ук өстәмә техник кагыйдәләр дә бар:

  • Берүк кул белән баштан фигураны күчерергә, аннары сәгать кнопкасына басырга кирәк. Төрле кул белән эшләгән очракта кайсысы беренче эшләнгәнен билгеләү авыр.
  • Хөкемдарга мөрәҗәгать итүче уенчы (мәсәлән, өч тапкыр позиция кабатлануын теркәү өчен) сәгатьне туктата. Әгәр хөкемдар мөрәҗәгатьне сәбәпсез дип тапса, ул уенчыга я вакытын кыскартырга, я көндәшенә вакыт өстәп штраф ясарга мөмкин.

Партияне кичектерү

үзгәртү

Ярышлар нигезнамәсе буенча уен бер көнне башланып икенче яисә башка көнне уйналып бетәргә мөмкин.

Партияне кичектерү тәртибе: уенны туктатып тору вакыты җиткәч йөрергә тиеш уенчы алдагы йөрүе турында уйлый, әмма ташын күчермичә, ничек йөргәнен махсус бланкка яза һәм бланкны махсус конвертка салып хөкемдарга тапшыра. Шулай итеп уенчыдан кала нинди таш күчереләчәген беркем дә белә алмый. Шуннан соң хөкемдар сәгатьне туктата һәм вакытларын язып ала. Уенны дәвам итәр алдыннан вакытлар һәм фигуралар кире үз позицияләренә кайтарыла, шуннан хөкемдар конвертны ача, бланкта язылганча йөри һәм икенче уенчының сәгатен җибәрә.

Соңгы арада шахмат компьютер программалары популярлашу сәбәпле партияләрне кичектерү күпчелек турнирларда тыелды һәм уен вакытлары кыскартылды.

Партияне язып бару

үзгәртү

Рәсми ярышларда уенчылар үзләренең һәм көндәшләренең йөрүләрен язып барырга тиеш. Бу язмалар махсус бланкта алгебраик нотация буенча тутырыла.

Язып бару кагыйдәләре:

  • Уенчыга йөрүләрен алдан ук язып куярга ярамый.
  • Уенчы көндәшенең йөрүен үзе йөрер алдыннан һәм соңрак та язырга мөмкин.
  • Уенчы йөрер алдыннан моңа кадәр ничек йөргәнен язып куярга тиеш.
  • Уенчы бланкка уртак нәтиҗә тәкъдимнәрен һәм уенның нәтиҗәсен язырга тиеш.
  • Уенчылар тутырылган бланкларын, уенның нәтиҗәсен язып һәм имзаларын куеп, арбитрга тапшырырга тиешләр.

Цейтнот вакытында (уенчының киләсе күзәтүгә 5 минуттан да азрак вакыты калганда һәм һәр йөргән өчен вакыт өстәлмәгәндә) уен кагыйдәләре йөрүләрне флагчык төшкәнче язмаска рөхсәт итә. Әгәр ике уенчы да цейтнотка эләксә арбитр, яисә аның ярдәмчесе булдыра алган хәтле уенны тикшереп, уенчыларның йөрүләрен язып барырга тиеш. Соңыннан уенчы (уенчылар) үзләренең бланкларын көндәшенең, арбитрның яки аның ярдәмчесенең язмаларына таянып, тутырып бетерергә тиеш.

Шахмат фигураларының атамалары, кыскартмалары, тамгалары, басма кодлары (ALT+X)

Татарча Инглизчә Алманча Французча Русча
Шаһ Ш ♔ һәм ♚ 2654 һәм 265A King K ♔ and ♚ 2654 and 265A König K ♔ und ♚ 2654 und 265A Roi R ♔ һәм ♚ 2654 et 265A Король Кр ♔ и ♚ 2654 и 265A
Вәзир В ♕ һәм ♛ 2655 һәм 265B Queen Q ♕ and ♛ 2655 and 265B Dame D ♕ und ♛ 2655 und 265B Dame D ♕ et ♛ 2655 et 265B Ферзь Ф ♕ и ♛ 2655 и 265B
Тура Т ♖ һәм ♜ 2656 һәм 265C Rook R ♖ and ♜ 2656 and 265C Turm T ♖ und ♜ 2656 und 265C Tour T ♖ et ♜ 2656 et 265C Ладья Л ♖ и ♜ 2656 и 265C
Фил Ф ♗ һәм ♝ 2657 һәм 265D Bishop B ♗ and ♝ 2657 and 265D Läufer L ♗ und ♝ 2657 und 265D Fou F ♗ et ♝ 2567 et 265D Слон С ♗ и ♝ 2657 и 265D
Ат А ♘ һәм ♞ 2658 һәм 265E Knight N ♘ and ♞ 2658 and 265E Springer S ♘ und ♞ 2658 und 265E Cavalier C ♘ et ♞ 2658 et 265E Конь К ♘ и ♞ 2658 и 265E
Пешка п. яки язылмый ♙һәм ♟ 2659 һәм 265F Pawn p. or not written ♙and ♟ 2659 and 265F Bauer b. oder nicht geschrieben ♙und ♟ 2659 und 265F Pion p. ou non écrit ♙et ♟ 2659 et 265F Пешка п. или не пишется ♙и ♟ 2659 и 265F

Уен кыскартылган вакытка уйналган очракта (блиц яисә тиз шахмат) йөрүләрне язып бару таләп ителми.

 
Оноре Домье, Шахматчылар.

Искергән һәм хәзер кулланылмый торган кагыйдәләр

үзгәртү

Һәвәскәр уйнаучылар арасында искергән кагыйдәләр буенча уйнау һаман да киң таралган. Түбәндә хәзерге вакыт өчен искергән һәм рәсми ярышларда кулланылмый торган кагыйдәләр мисаллары:

  • Әгәр шаһ соңгы горизонтальгә барып җитсә, башлангыч кырга туры килгән вертикальгә шул ук төстәге яңа пешка куела. Хәзерге заман кагыйдәләренә бөтенләй туры килми.
  • Кычкырып «мат», «пат», «гардэ» (соңгысы — вәзиргә янау) һәм башка позицияләрне игълан итү таләбе. Хәзерге вакытта бу таләп ителми.
  • Кагыйдәләр буенча йөри алмаган үзеңнең яки көндәшеңнең фигурасына тигән өчен шаһ белән “штрафлы йөрү” ясарга тиеш. Хәзерге вакытта йөри алмаган үз ташыңа, яки отып булмаган көндәш ташына тиеп китү берничек тә җәзаланмый.

Кызыклы фактлар

үзгәртү
  • 1967 елда узган ярышларда Югославия гроссмейстеры Милан Матулович французча «рәтлим» («J’adoube») дип үзенең отылышлы йөрүен төзәтә. Аның көндәше Иштван Билек хөкемдарга мөрәҗәгать итә, әмма ул берни дә үзгәртми. Шуннан соң Матуловичка “Жадубович” дигән кушамат ияреп кала.
  • Иске рус шахматларында, алдан килешү буенча, вәзир ат кебек тә йөри алган һәм шул очракта “ферзь всяческая” дип аталган.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Чынлыкта исә уйнаучылар саны төрле булырга мөмкин, бигрәк тә Интернет аша уйнаганда.

Әдәбият

үзгәртү
  • Нежметдинов Р. Г. Шахматы: Пер. с татарского. — Казань: Татарское кн. изд-во, 1985. — 208 с.

Чыганаклар

үзгәртү