Ханты-Мансийск
Ханты-Мансийск (рус. Ханты-Мансийск, хант. Ёмвош, Ёмвоҷ, манс. Абга, иске аты хант-Вогул) — Россиядә шәһәр, Хант-Манси — Югра автономияле округының үзәге.
Ханты-Мансийск | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Регион | Хант-Манси — Югра автономияле округы |
Координатлар | 61°N, 69°E |
Нигезләнгән | 1931 |
Элеккеге исемнәр | Остяко-Вогульск |
Мәйдан | 337,76 км² |
Мәркәз биеклеге | 40 м |
Халык саны | 79 410 кеше |
Сәгать кушагы | UTC+6 |
Телефон коды | +7 3467 |
почта индекслары | 628000 |
Рәсми сайт | admhmansy.ru |
Кардәш шәһәрләр | Ереван |
Халык саны — 79 410 кеше.[1]
География үзгәртү
Ханты-Мансийск Иртыш елгасы өстендә, Төмәннән 1076 километр төньяк-көнбатыштарак урнаша. Иң якындагы тимер юл станциясе — Нефтеюганск (264 км). Ханты-Манскийск халыкара аэропорты.
Тарих үзгәртү
1931 елда Самарово авылы янында Хант-Манси милли округының үзәге — Остяко-Вогульск бистәсе нигезләнә.
1931-1934 елларда — Урал өлкәсе составында, 1934—1944 елларда — Омск өлкәсе составында.
1936 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала. 1940 елдан Ханты-Мансийск исемен йөртә.
1944 елдан — Төмән өлкәсе составында.
1950 елда шәһәр статусын ала, шул ук елда Ханты-Мансийск составына Самарово авыл кертелә.
Халык үзгәртү
1939[2] | 1959[2] | 1970[3] | 1979[4] | 1989[5] | 2002[6] | 2010[1] |
---|---|---|---|---|---|---|
~7 500 | 20 677 | 24 754 | 28 266 | 34 462 | 53 953 | 79 410 |
Милли состав үзгәртү
Милләт | 2002[7] | 2010[8] |
---|---|---|
руслар | 72,9% | 73,0% |
татарлар | 4,7% | 5,3% |
хантлар | 3,8% | 3,9% |
украиннар | 4,2% | 3,1% |
мансилар | 1,5% | 1,6% |
Икътисад үзгәртү
Агач эшкәртү комбинаты, азык комбинаты, икмәк заводы, сөт заводы.
Нефть-газ комплексның ширкәтләре.
Югары уку йортлары үзгәртү
- Югра дәүләт университеты
- Ханты-Мансийск дәүләт медицина университеты
- Урал дәүләт архитектура-сәнгать академиянең филиалы
- Архангельск идарә инистутының филиалы
- Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгаты университетының филиалы
- Гнесинннар исемле Россия музыка академиясе филиалы
- Урал коммерция һәм хокук институтының филиалы
Фотогалерея үзгәртү
-
-
-
Елга порты һәм автовокзал
-
Ханты-Мансийск байрагы (2000—2002)
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-11-30
- ↑ 2,0 2,1 http://www.mojgorod.ru/hmao/hantymansi/
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2012-11-30
- ↑ 2010 ел сан алу базасы, archived from the original on 2018-03-27, retrieved 2014-01-27