Төп менюны ачу

Омск өлкәсе (рус. Омская область) — Русия Федерациясенә кергән өлкә. Көньяк-көнбатыш Себердә урнаша. Мәйданы — 141 100 км². Халык саны — 2 014 135 (2009), халык тыгызлыгы — 14,3 кеше/км² (2009).

Русия Федерациясе субъекты
Омск өлкәсе
Омская область
Flag of Omsk Oblast.svg Coat of arms of Omsk Oblast.svg
Байрак Илтамга

Русия харитасында Омск өлкәсе

Административ үзәк

Омск

Мәйдан

28-нче

- Барлыгы
- Су мәйданы өлеше

141 140 км²
0,8

Халык саны

25-нче

- Барлыгы
- Халык тыгызлыгы

1 973 985 кеше (2013)

14 кеше/км²

ТРП

23-нче

- Барлыгы, агымдагы бәяләрдә
- Кеше башына

371,2 млрд. сум (2010)

175,1 мең сум

Федераль бүлге

Себер федераль бүлгесе

Икътисади район

Көнбатыш Себер икътисади районы

Губернатор

Назаров Виктор Иван улы

Канунбирү мәҗлесенең рәисе

Варнавский Владимир Алексей улы
РФ субъекты коды 55
ISO 3166-2 коды RU-OMS

ГАТОБК коды

52

Бүләкләр

Order of Lenin.svg

Өлкәнең административ үзәгеОмск шәһәре. Көньякта Казакъстан, көнбатышта һәм төньякта Төмән өлкәсе, көнчыгышта Новосибирск һәм Тум өлкәләре белән чиктәш. Себер федераль бүлгесена керә.

2002 ел мәгълүматларына караганда өлкәдә 47 796 татар яши.

ГеографияҮзгәртү

ЧиктәшлекҮзгәртү

Як Рәсәй субъекты
Төньяк Төмән өлкәсе
Көнчыгыш Тум өлкәсе, Новосибирск өлкәсе
Көньяк Казакъстан
Көнбатыш Төмән өлкәсе

Омск өлкәсе Русиянең Азия өлешендә, Көнбаты Себер тигезлегендә урнашкан; өлкә территориясе төньяктан көньякка 600 километрга, көнчыгыштан көнбатышка 300 километрга сузылган.

КлиматҮзгәртү

Өлкә климаты континенталь, уртача салкын. Кыш дәвамлы һәм салкын, гыйнварның урта температурасы якынча -20 °С. Җәй җылы һәм кыска вакытлы, июльнең урта температурасы — +17…+19 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме 300 (көньякта) — 500 (төньякта) мм.

ГидрографияҮзгәртү

Барлык елгалар Иртыш бассейныныа керәләр. Иртыш елгасына мең километр дәвамында өлкәне көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка кисеп үтә. Эре кушылдыклар — Ишем, Омь һәм Тара. Күлләр күп, көньякта башлыча тозлы, төньякта төче.

ТарихҮзгәртү

Урта гасырларда Омск өлкәсе җирләре Төрки каһанлык һәм Себер ханлыгына кергән. 1584 елда Ермак җитәкчелегендәге урыслар тарафыннан әлеге җирләр басып алына.

Административ-территориаль бүленешҮзгәртү

РайоннарҮзгәртү

Омск өлкәсендә 32 район. Районнар исемлеге

  1. Азов милли алман районы
  2. Большеречье районы
  3. Большеуковский районы
  4. Горький районы
  5. Знаменское районы
  6. Исилкүл районы
  7. Калачлы районы
  8. Колосау районы
  9. Кормиловка районы
  10. Крутинка районы
  11. Любинский районы
  12. Марьяновка районы
  13. Москаленки районы
  14. Муромцево районы
  15. Называевск районы
  16. Нижняя Омка районы
  17. Нововаршавка районы
  18. Одесское районы
  19. Оконешниково районы
  20. Омск районы
  21. Павлоградка районы
  22. Полтавка районы
  23. Рус-Поляна районы
  24. Саргатское районы
  25. Седельниково районы
  26. Таврическое районы
  27. Тара районы
  28. Тәвриз районы
  29. Түкәле районы
  30. Усть-Ишем районы
  31. Черлак районы
  32. Шербакүл районы

Өлкә әһәмиятендәге шәһәрләреҮзгәртү

  1. Омск
  2. Тара
  3. Түкәле
  4. Калачлы
  5. Исилкүл
  6. Называевск

Өлкәдә туган шәхесләрҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү