Ренат Шәвәлиев (Ренат Нурислам улы Шәвәлиев) – артист, Санкт-Петербург Зур курчак театрында уйный.

Ренат Шәвәлиев
Туган телдә исем Ренат Нурислам улы Шәвәлиев
Туган 31 май 1987(1987-05-31) (36 яшь)
Омск өлкәсе
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер А. Л. Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясе[d]
Һөнәре артист

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1987 елның 31 маенда Омск өлкәсендә туган. Омск шәһәренең 51- мәктәбен (2002), 10- музыка мәктәбен (2000), Омск музыка укуханәсен (2006), Санкт-Петербург театр сәнгате академиясенең театр факультетындагы Руслан Кудашов остаханәсен (2011) тәмамлаган.[1] Академиягә укырга кергәнче, Омскида халык оркестры артисты, ансамбль артисты, баян укытучысы, концертмейстер, иҗади төркем җитәкчесе булып эшли. 2006 елдан «Руслан Кудашов остаханәсе» труппасында, 2011 елдан Санкт-Петербург Зур курчак театрында иҗат итә.

Иҗаты үзгәртү

 
Ренат Шәвәлиев
 
Ренат Шәвәлиев

«Р. Шәвәлиев – бик музыкаль артист, матур тавышка ия. Музыкаль спектакльләрдә төрле пландагы җырлар башкара, баянда аккомпаниатор була. Укыган вакытта ук уннарча спектакльдә катнаша. Курчак һәм драма театры спектакльләрендә талантының төрле ягы ачыла.»[2] Кайбер спектакльләргә музыка да яза.[3]

Спектакльләре үзгәртү

  • Бәләкәй принц (Маленький принц)
  • Раштуада барысы да көтүче (В Рождество все немного волхвы) - "Радуйтеся людие" җыры
  • Шекспир-Лаборатория - Отелло
  • Без (Мы) - R-13
  • Колобок - Колобок
  • Тормыш мизгелләре (Минуты жизни) – 5 җыр
  • 12 ай, яки әйләнә буенча сәяхәт (12 месяцев, или путешествие по кругу) - Апрель
  • Башлачев. Җырлаучы кеше (Башлачев. Поющий человек)
  • Иов китабы (Книга Иова) – Иов балалары хоры
  • Еракта-еракта (Далеко-далеко) – Артист
  • POLVERONE (Кояш тузаны, Солнечная пыль) – Артист
  • Ромео һәм Джульетта - Парис

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү