Руслан Кудашов
Артист Руслан Кудáшев белән бутамаска
Руслан Кудашóв | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Руслан Равил улы Кудашов |
Туган | 5 март 1972 (50 яшь) Ленинград |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | А. Л. Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясе[d] һәм Русия дәүләт сәхнә сәнгатьләре институты[d] |
Һөнәре | театр режисссёры |
Эш бирүче | Русия дәүләт сәхнә сәнгатьләре институты[d] |
Балалар | улы, кызы |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() ![]() |
Руслан Кудашóв (Руслан Равил улы Кудашóв) – театр режиссёры, Санкт-Петербургның Зур курчак театрының сәнгать җитәкчесе. «Алтын битлек» премиясе лауреаты (2006, 2007, 2008).
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1972 елның 5 мартында Ленинградта туган. Санкт-Петербург театр сәнгате академиясен «курчак театры актёры» (И. Зайкин курсы, 1991) һәм «режиссёр» (Г. Козлов курсы, 2001) белгечлеге буенча тәмамлаган (диплом эше - А. Платоновның «Потудань елгасы» (Река Потудань) әсәре буенча куелган спектакль). Үзенең сабакташлары белән «Потудань» исемле шәхси театр оештыра.
- 2000 елдан «Потудань» театрының сәнгать җитәкчесе
- 2006 елдан Зур курчак театры (Санкт-Петербург) баш режиссёры
- Санкт-Петербург театр сәнгате академиясенең курчак театры актёры факультетында курс алып бара (2006-2011), алар белән «Р. Кудашов остаханәсе» (Мастерская Р. Кудашова) труппасы оештыра (Радик Галиуллин, Ренат Шәвәлиев һ. б. уйный).[1]
ИҗатыҮзгәртү
Р. Кудашов тарафыннан Русиядә (Санкт-Петербург, Петрозаводск) һәм Болгарияда (Пловдив), Беларуста (Брест) 20 спектакль куелган. Ул төрле сәхнәләрдә, «Бродячая собачка», «Кече драма театры - Аурупа театры»нда эшли. Аның хезмәтләре арасында курчак, драма, пантомима, пластика театры спектакльләре бар. Курчак театрының марионеткалар, петрушкалар, күләгәләр, битлекләр төрләрен файдалана. Рус классикасы (А. Платонов, Н. Гоголь, А.С. Пушкин, Л.Н. Толстой, Е. Замятин) әсәрләрен, төрле халыкларның әкиятләрен («Уймак кыз» (Дюймовочка), «Су кызы» (Русалочка), «Винни - Пух», «Щелкунчик», «Өч дуңгыз баласы» (Три поросёнка), «Колобок») сәхнәләштерә. Р. Кудашов балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә спектакльләр куя.[2]
СпектакльләреҮзгәртү
- «Бәләкәй принц» (Маленкий принц)
- «Раштуада барысы да көтүче» (В Рождество все немного волхвы)
- «Шекспир-Лаборатория»
- «Щелкунчик, яки Раштуа төшләре»
- «Вий»
- «Без» (Мы)
- «Винни-Пух белән сәяхәт» (Прогулки с Винни-Пухом)
- «Кечкенә чыршының зур сәяхәте» (Большое путешествие маленькой ёлочки)
- «Колобок»
- «Тормыш мизгелләре» (Минуты жизни)
- «12 ай, яки әйләнә буенча сәяхәт» (12 месяцев, или путешествие по кругу)
- «Башлачёв. Җырлаучы кеше» (Башлачёв. Поющий человек)
- «Бармалей»
- «Тәүбә һәм гафу итү» (Покаяние и прощение) (В. Сударушкинга багышлана)
- «Екклесиаст»
- «Нева проспекты» (Невский проспект)
- «Потудань»
- «Айболит»
- «Бәхетле агач» (Счастливое дерево)
- «Яңа ел чыршысы сере» (Тайна новогодней ёлки)
- «Җырлар вакыт түгел» (Песнь песней)
- «Иов китабы» (Книга Иова)
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
СылтамаларҮзгәртү
- Зур курчак театры сайты 2015 елның 20 февраль көнендә архивланган.
- «Алтын битлек» премиясе рәсми сайты
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Зур курчак театры сайтында, archived from the original on 2015-02-19, retrieved 2015-01-14
- ↑ Ваш досуг сайтында