Александр Пушкин
Алекса́ндр Серге́й улы Пу́шкин (рус. Александр Сергеевич Пушкин, 1799 елның 6 июне – 1837 елның 10 феврале) – күренекле рус шагыйре, драматургы. Россия фәннәр академиясе әгъзасы (1833).
Александр Пушкин | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Александр Сергей улы Пушкин |
Әйтелеш | |
Туган | 6 июнь 1799 Мәскәү |
Үлгән | 10 февраль 1837 (37 яшь) Санкт-Петербург |
Үлем сәбәбе | утлы коралдан ату ярасы[d] |
Күмү урыны | Свәтогор кәшишханәсе[d][1] |
Яшәгән урын | Акмәсҗит Кишинёв Одесса Мәскәү[2] Ярополец[d][2] Мәскәү[2] Нижгар[2] Казан[2] Лаеш[2] Сембер[2] Сембер[2] Языково[d][2] Сембер[2] Ырынбур[2] Сарытау[2] Пенза[2] Языково[d][2] Большое Болдино[d][2] Санкт-Петербург[2] Санкт-Петербург[2] |
Милләт | рус |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Әлма-матер | Царское Село лицее[d] |
Һөнәре | шагыйрь, драматург |
Җефет | Наталья Гончарова[d][3] |
Балалар | Мария Александровна Гартунг[d], Наталья Александровна Пушкина[d][3], Александр Александрович Пушкин[d][2] һәм Григорий Александрович Пушкин[d] |
Ата-ана | |
Кардәшләр | Ольга Сергеевна Павлищева[d] һәм Лев Пушкин[4][5] |
![]() | |
![]() | |
XIX гасырның икенче яртысыннан Россиянең милли шагыйре статусын ала. Шулай ук русларның иң бөек шагыйре буларак санала.
Биография Үзгәртү
Александр Сергеевич Пушкин 1799 елның 26 маенда (6 июнендә) Мәскәү шәһәрендә туа. Аның атасы Сергей Львович борынгы дворяннар нәселеннән килгән алпавыт булган, ләкин хуҗалык эшләре белән рәтләп шөгыльләнмәгән, шуңа утар-имениеләре аз файда биргән. Сергей Львович күңел ачуларны яраткан. Шигырьләрне русча да, французча да ансат язган. Әдәбият белән кызыксынган, күбрәк французча китаплардан торган бик бай китапханәсе булган. Пушкинның ата-анасы балаларын тәрбияләү белән дә ныклап кызыксынмаган, алар француз гувернанткалары кулында үскән. Пушкин үзе дә белем алырга бигүк хирыс булмаган, бигрәк тә математиканы яратмаган, әмма әдәби китапларны яшьтән үк бик күп укыган. 8 нче яшендә французча шигырьләр яза башлаган, өйдә гел чит телдә генә аралашканлыктан, русчага караганда французча яхшырак сөйләшкән. Гадәттә җәй айларын (1805-1810 елларда) Александр әнисе ягыннан әбисе, Мария Алексеевна Ганнибалда үткәрә торган була. Балачагы хатирәләре соңрак Пушкинның беренче поэмаларында чагыла.
Үсмер чагының 6 елын Пушкин 1811 елның 19 октябрендә дәрәҗәле кешеләр өчен ачылган лицейда үткәрә. Лицейда укыгында усмернең таланты ачыла һәм башкалар тарафыннан югары бәяләнә. Лицейда үткәрелгән еллар, дуслары шагыйрь күңелендә мәңгегә саклана һәм иҗатында чагылыш таба. Александр Сергеевичның яшьлеге шушында үтә, биредә шагыйрь Пушкин туа: 130лап шигырь иҗат ителә, «Руслан һәм Людмила» поэмасы языла башлый, танылган журналларда беренче язмалары басыла. Лицей хәзерге урта яки югары уку йортлары дәрәҗәсендә белем бирергә тиеш була. Бер елдан лицейдагы укытучылар һәм надзирательләр Пушкинга мондый рәсми сыйфатлама бирә: «Төпле булудан бигрәк, өстән генә ялтырый торган илһамлы, тирән акыллы булудан бигрәк, тиз кабынучан һәм үткен акыллы... Аз көч сорый торган предметларга гына сәләтен күрсәтә, шуңа күрә уңышы аз... Тырышып укымый... Тапкыр, ләкин буш сүзләргә генә... Җиңел холыклы».
1837 елның 10 февралендә Кара елгада дуэльдә Дантес тарафыннан атып каты яраланган, 3 көннән өендә үлгән.
Шулай ук кара Үзгәртү
Китаплар Үзгәртү
Татар теленә тәрҗемәләр Үзгәртү
Пушкин А.С. [1] / тәрҗ. Әхмүд Максуд. — Казан: Таткнигоиздат, 1957.
Сылтамалар Үзгәртү
- Александр Пушкин татарларны ничек тасвирлаган (русча)
- Александр Пушкин шигырьләрен (Stihipoeta)
- Пушкин белән очрашу 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
Бу — язучылар турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |
- ↑ 1,0 1,1 авторы р. Пушкин, Александр Сергеевич // Энциклопедический словарь / мөхәррир И. Е. Андреевский, К. К. Арсеньев, Ф. Ф. Петрушевский — СПб: Брокгауз — Ефрон, 1907.
- ↑ 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 2,10 2,11 2,12 2,13 2,14 2,15 2,16 2,17 Бобров Е. А. А. С. Пушкинъ въ Казани. // Пушкин и его современники: Материалы и исследования — Комиссия для издания сочинений Пушкина при Отделении русского языка и словесности Императорской академии наук, 1905.
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Kindred Britain
- ↑ 4,0 4,1 4,2 А. Кирпичников Пушкин, Александр Сергеевич // Энциклопедический словарь — СПб: Брокгауз — Ефрон, 1898.
- ↑ Пушкин, Лев Сергеевич // Русский биографический словарь / мөхәррир А. А. Половцов — СПб: 1910.