Пенза (Пенза,پىنزە[14] рус. Пенза) — Россия шәһәре, Пенза өлкәсенең административ үзәге.

Пенза
Халык саны 492 376 (демографик баланс, 1 гыйнвар 2023) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1663 Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Роман Чернов Edit this on Wikidata
Сәгать поясы UTC+03:00
Кардәш шәһәрләр Бекешчаба[1], Рамат-Ган[d][2], Омск[3][4], Ибинь[d][5], Чабаксар[6], Тамбу[7], Могилёв[8][9], Ланьчжоу[d][5], Жюльен (коммуна)[10], Пусан[11], Бордигера[5], Альба[d][12] һәм Орёл[13]
География
АТБ Пенза өлкәсе
Ил Россия
Мәйдан 290.377 км²
ДДӨБ 150 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 53°12'тн, 45°0'кнч
Почта индексы 440000 Edit this on Wikidata
Телефон коды 8412 Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Роман Чернов Edit this on Wikidata
Карта

Халык саны — 517 137 кеше (2010).[15]

2021 елның 21 маеннанХезмәт даны шәһәре.[16]

География үзгәртү

Шәһәр Сыры елгасында, Мәскәүдән 629 километр көньяк-көнчыгыштарак урнаша.

Сырыдан башка, шәһәр территориясендә Пенза, Пензятка, Ардым, Иске Сыры, Мойка, Барковка елгалар, Прокоп һәм Безымянный инешләре ага. Шул елгаларының кайбересе өлешчә коллекторларда агалар.

Шәһәрнең көнчыгыштан көнбатышка озынлыгы — ~25 км, төньяктан көньякка — ~19 км.

Сәгать поясы үзгәртү

 

Сарытау халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +3:00 гә тигез.

Климат үзгәртү

Пенза климаты — уртача континентальга күчүче. Кыш уртача салкын, ноябрьның башыннан март ахырына хәтле дәвам итә, айларның иң салкыны — февраль (уртача −9,1 °C). Җәй майның ахырыннан сентябрьгә хәтле дәвам итә, июльнең уртача температурасы — 20,6 °C. Пенза климаты Мәскәү климатына охшаш, ләкин Пенза климаты континенитальрәк, явым-төшемнәр күләме азрак.

Пенза (1981-2010 нормасы) климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 7,0 8,5 17,3 31,1 35,6 37,7 39,3 40,4 33,6 25,6 14,4 11,0 41,0
Уртача максимум, °C −5,5 −5,1 1,0 12,4 20,8 24,8 26,6 24,7 18,2 9,9 0,6 −4,4 10,3
Уртача температура, °C −8,7 −9,1 −3,4 6,8 14,3 18,5 20,4 18,3 12,5 5,6 −2,1 −7,4 5,5
Уртача минимум, °C −11,9 −12,5 −7,2 1,9 8,1 12,7 14,7 12,8 7,7 2,2 −4,6 −10,3 1,1
Абсолют минимум, °C −39,9 −40 −31,1 −20 −5,6 −1,1 4,7 0,0 −6,4 −17,2 −31,1 −40,5 −40,5
Явым-төшем нормасы, мм 38 31 35 33 42 65 59 51 52 47 48 41 542
Чыганак: Погода и Климат

Исемнең килеп чыгышы үзгәртү

Шәһәр үз исемне Пенза елгасыннан алган, ә «Пенза» гидронимның килеп чыгышы төгәл билгеле түгел.

Тарих үзгәртү

Пенза 1663 елда каравыл посты (агач бастругы һәм зур булмаган посад) буларак нигезләнә. 1670 елда Степан Разин отрядлары тарафыннан басып алына.

1708 елдан Казан губернасы составында, 1719 елдан аның Пенза провинциясе башкаласы. 1780 елдан Пенза калгайлыгы (1796 елда губернасына үзгәртеп корыла) һәм Пенза өязе үзәге, 17971801 елларда — Сарытау губернасы составында.

1774 елда Емельян Пугачёв отрядлары тарафыннан алына.

1856 елда Пенза шәһәрендә 22 чиркәү, 2681 йорт һәм 329 лавка (кибет) булган.

1928 елданУрта Идел өлкәсе (крае) составында, 1928—1930 елларда аның Пенза округы үзәге. 1928 елдан 2006 елга кадәр Пенза районы үзәге булып торган. 1937 елданТамбов өлкәсе составында. 1939 елдан кадәр Пенза өлкәсе үзәге булып тора.

1979 елда шәһәр составына Пенза районының көньяк өлеше кертелә, шул исәптә Терновка (12.1 мең кеше, 1970), Веселовка һәм Кривозерье авыллары. 1985 елда шәһәр Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнә.

Халык үзгәртү

1782[17] 1811[18] 1824[17] 1840[19] 1856[18] 1897[20] 1926[21] 1939[21] 1959[22] 1970[23] 1979[24] 1989[25] 2002[26] 2010[27]
8 714 ~14 800 14 041 19 741 ~23 800 59 981 91 600 159 800 255 481 373 650 482 916 543 006 518 437 517 137

Милли состав (2002): руслар — 92,6%, мордва — 2,3%, татарлар — 2,1%, украиннар — 1,1%.[28]

Эчке бүленеш үзгәртү

Пенза шәһәре 4 административ районга бүленгән:

  1. Тимер юл районы
  2. Ленин районы
  3. Октябрь районы
  4. Беренче Май районы

Икътисад үзгәртү

Үзендә җитештерелгән йөкләнгән таварлар, хезмәт күрсәтүләр һәм эшләнгән эшләр күләме зур оешмалар гына буенча 2010 елга 44,34 млрд сум тәшкил иткән.

Транспорт үзгәртү

Тимер юл Пензага 1874 елда килә (СызранВязьма сызыгы). Хәзерге вакытта Пенза — эре тимер юл төене.

Шәһәр аша яки шәһәр янында М5 «Урал» (МәскәүРязань — Пенза — СамарУфаЧиләбе), Р208 (Тамбов — Пенза), Р158 (Түбән НовгородСаранск — Пенза — Саратов) автоюллар баралар.

Шәһәрнең көньяк өлешендә «Терновка» аэропорты урнаша

Пенза вокзаллары
 
 
 
Аэропорт Тимер юл вокзалы (Пенза I станциясе) Автовокзал

Кардәш шәһәрләр үзгәртү

Танылган шәхесләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://documents.penza-gorod.ru/doc2-355.html
  2. http://documents.penza-gorod.ru/doc2-357.html
  3. http://admomsk.ru/web/en/city/international/russian#penza
  4. http://documents.penza-gorod.ru/doc2-362.html
  5. 5,0 5,1 5,2 http://documents.penza-gorod.ru/doc2-353.html
  6. http://documents.penza-gorod.ru/doc2-361.html
  7. http://documents.penza-gorod.ru/doc2-360.html
  8. http://documents.penza-gorod.ru/doc2-354.html
  9. https://goridcentr.csgpb.by/pobratimy/virtualnaya-ekskursiya/penza-rossijskaya-federatsiya/
  10. http://documents.penza-gorod.ru/doc2-359.html
  11. http://documents.penza-gorod.ru/doc2-358.html
  12. http://documents.penza-gorod.ru/doc2-356.html
  13. https://www.orel-adm.ru/ru/org/international/
  14. https://pp.userapi.com/c830709/v830709035/1bd1c4/cAdZdfYKzvw.jpg
  15. архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-03-12 
  16. Указ Президента Российской Федерации от 20.05.2021 № 304 «О присвоении почетного звания Российской Федерации „Город трудовой доблести“».
  17. 17,0 17,1 На портале «Суслоны». әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды. 2013-03-12 тикшерелгән.
  18. 18,0 18,1 http://www.mojgorod.ru/penzenk_obl/penza/index.html
  19. Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
  20. Демоскоп Weekly. Первая всеобщая перепись населения Российской Империи 1897 г. Наличное население в губерниях, уездах, городах Российской Империи (без Финляндии). әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды. 2013-03-12 тикшерелгән.
  21. 21,0 21,1 Города России: энциклопедия / Гл. ред. Г. М. Лаппо. — М.: Большая Российская энциклопедия, 1994.
  22. Всесоюзная перепись населения 1959 г.. әлеге чыганактан 2011-08-22 архивланды. 2013-03-12 тикшерелгән.
  23. Всесоюзная перепись населения 1970 г.. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды. 2013-03-12 тикшерелгән.
  24. Всесоюзная перепись населения 1979 г.. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды. 2013-03-12 тикшерелгән.
  25. Всесоюзная перепись населения 1989 г.. әлеге чыганактан 2011-08-22 архивланды. 2013-03-12 тикшерелгән.
  26. Всероссийская перепись населения 2002 г.. әлеге чыганактан 2011-08-22 архивланды. 2013-03-12 тикшерелгән.
  27. Всероссийская перепись населения 2010 г.. әлеге чыганактан 2012-01-19 архивланды. 2013-03-12 тикшерелгән.
  28. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2013-03-12