Төп менюны ачу

Сызран

Русиядә шәһәр


Сызран (рус. Сызрань) — Русиянең Самар өлкәсе территориясендә урнашкан шәһәр, Сызран районының үзәге (район эченә керми).

Сызран
Сызрань - panoramio (9).jpg
Syzran coa.png
Халык саны 173 260 (2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1683 Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Николай Ләдин Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+04:00
Кардәш шәһәрләр Пиндиншань[d]
Җәгърафия
Ил Русия
Мәйдан 117 дүрткел киламитер
ДДӨБ 50 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 53.1667°N 48.4667°E Edit this on Wikidata
Пучты индексы 446000–446031 Edit this on Wikidata
Телефон коды 8464 Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Николай Ләдин Edit this on Wikidata

Халык саны — 178 773 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 179 581 кеше.[1]

ГеографияҮзгәртү

Сызран Идел елгасының (Сарытау сусаклагычының) уң ярында, Сызранка елгасы тамагында, Самардан Идел агымы буенча 137 километр түбәнрәк урнаша. Куйбышев тимер юлының Сызрань I станциясе (СамарСызраньПенза сызыгы). Шәһәр аша М5 «Урал» (МәскәүРәзәнПензаСамарУфаЧиләбе), А151 (ЧуелКанашСембер — Сызран), Р227 (Сызран — Шигоны — Усолье), Р228 (Сызран — СарытауВолгоград) автоюллар баралар.

Төмәннән эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)
Ульяновск ~ 135 км. Казан ~ 378 км. Тольятти ~ 127 км.
Пенза ~ 253 км Самар ~ 191 км
Сарытау ~ 316 км. Балакау ~ 160 км.   Уральск ~ 437 км.

Сәгать поясыҮзгәртү

Сызран халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.

КлиматҮзгәртү

Сызран климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача температура, °C −8,9 −9,7 −3,9 6,7 13,7 18,8 20,5 18,1 12,8 6,0 −2,6 −7,9 5,4
Чыганак: NASA. База данных RETScreen

Исемнең килеп чыгышыҮзгәртү

Шәһәр исеме татар «сыза» сүзеннән + «-ран» (чуаш телендә чыгыш килеше күрсәткече) кушымчадан килеп чыккан.

ТарихҮзгәртү

Сызран 1683 елда воевода Григорий Козловский тарафыннан крепость буларак нигезләнә.

1717 елданӘстерхан губернасы составында, 1728 елданКазан губернасының Синбир провинциясе составында. 1780 елда Сызранга шәһәр һәм өяз үзәге статусы бирелә.

1856 елда Сызран шәһәрендә 10 чиркәү, 2907 йорт һәм 361 лавка (кибет) булган.

1874 елда Моршанск-Сызран тимер юл сызыгы Батраки (Сызран янында) кадәр төзелә; 1876 һәм 1898 елларда Сызран янында тагын ике тимер юл (Самар-Ырынбур һәм Мәскәү-Казан сызыклары) төзелә. 1880 елда Сызран янында Александр II исемле Идел аша күпере ачыла (совет чорында исеме Сызран күперенә үзгәртелә).

1906 елда Сызран янгыннан зыян күрә; янгын тарафыннан 3 540 йорт, шул исәптә 6 чиркәү һәм монастырь бетерелә.

1928 елданУрта Идел өлкәсе (крае) составында, 1928—1930 елларда аның Сызран бүлгесе үзәге. 1938 елдан Сызран районы үзәге булып тора. 1920-1930 елларда Сызранда ГЭС (1929) һәм Кашпир сәверташ комбинаты (1932) төзелә, Суран нефтепромыселы барлыкка килә (1937), тегү һәм мибел фабрикалары (1935), азык концентратлары заводы (1936) ачыла.

Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәрдә локомотив һәм нефть эшкәртү заводлары барлыкка киләләр; Шуның өстенә, Сызранга вакытлыча кайбер ССРБ министрлыклары эвакуацияләнләр.[2]

1942 елда Батраки, Правая Волга, Первомайск штб-лары һәм Костычи авылы нигезендә Сызранның Октябрь районы барлыкка килә. 1956 елда ул Октябрьск шәһәренә үзгәртеп корыла.

Сугыштан соңгы периодта Сызранда машиналар төзү, нефтехимия, химия, энергетик, җиңел, агач эшкәртү һәм азык-төлек сәнәгатьләре зур үскәннәр. 1997 елда шәһәр составына Новокашпирский штб-ы кертелә.

ХалыкҮзгәртү

1856[3] 1897[4] 1913[3] 1926[3] 1931[3] 1939[3] 1959[5] 1970[6] 1979[7] 1989[8] 2002[9] 2010[10]
~17 800 32 383 ~43 600 ~48 800 ~55 300 ~77 900 148 391 173 347 178 498 174 335 188 107 178 773

Милли составҮзгәртү

Милләт 2002[11] 2010[12]
руслар 83,7% 89,2%
татарлар 4,2% 5,3%
мордва 2,1% 1,0%
украиннар 2,0% 1,1%

ИкътисадҮзгәртү

Нефть эшкәртү, нефтехимия, химия сәнәгатенең ширкәтләре; турбиналар төзү заводы, «Сызраньсельмаш» заводы.

мибел фабрикасы. "Волна" тегү берләшмәсе. Азык концентратлары заводы, һ.б.

Югары уку йортларыҮзгәртү

  • Самар дәүләт икътисади университиетының филиалы
  • Сызаран хәрби авиация очучылар училищесы
  • Самар дәүләт техника университиетының филиалы

Танылган шәхесләрҮзгәртү

ГалереяҮзгәртү

Шулай ук карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
  2. http://www.sgubern.ru/journal/article.php?AID=2409&ID=2376&GEO=1224
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 http://www.mojgorod.ru/samarsk_obl/samara/index.html
  4. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1379
  5. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок gks.ru не указан текст
  11. 2002 ел сан алу базасы
  12. Национальный+состав+населения+Самарской области 2010

Тышкы сылтамаларҮзгәртү