Комсомол яки Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге (tat.lat.Komsomol(үле сылтама), рус. Всесоюзный ленинский коммунистический союз молодёжи, ВЛКСМ) — ССРБда 19181991 елларда гамәлдә булган яшьләр иҗтимагый-сәяси оешмасы.

Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге
Логотип
Нигезләү датасы

1918 ел

Таратылу датасы

1991 ел

Штаб фатиры

Мәскәү

Идеология:

Марксизм-ленинизм

Шигарь:

Не расстанусь с Комсомолом, буду вечно молодым

Матбугат чарасы

Комсомольская правда

1918 елның 29 октябрендә эшче һәм крестьян яшьләре 1 нче Бөтенрусия корылтаенда Россия коммунистик яшьләр берлеге (РКСМ) исеме белән оештырыла, 1924 елдан — Россия ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге (РКСМ), 1926 елдан — ВЛКСМ. Аның эшчәнлеге Коммунистлар фиркасе программасы нигезендә алып барыла. ВЛКСМның үз уставы, үзәк һәм җирле җитәкче органнары була. Ширкәтләрдә, колхоз-совхозларда, уку йортларында, Совет Армиясе гаскәри берлекләрендә башлангыч комсомол оешмалары оештырыла. Югары органы — Бөтенсоюз корылтае, корылтайлар арасында – Үзәк Комитет, аның пленумнарында ВЛКСМ Үзәк Комитетының бюросы, секретариаты сайлана. ВЛКСМ әгъзалыгына 14 яшьтән 28 яшькә кадәр егетләр һәм кызлар кабул ителә.

Комсомол дәүләт һәм җәмгыять эшләре белән идарә итүдә, яшьләрне тәрбияләүдә, сәяси, халык хуҗалыгына кагылышлы һәм социаль-мәдәни мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнаша. Коммунистлар фиркасе ВЛКСМны яшьләр арасында үз идеологиясен уздыручы төп оешма итеп карый. Комсомолның төп вазифасы чын патриотлар, аңлы, югары белемле, хезмәт сөючән, төрле яктан әзерлекле коммунизм төзүчеләрне тәрбияләү, яшьләрне гамәли яктан коммунистик җәмгыять төзүгә җәлеп итү була. Комсомол яшь буыны пролетар интарнационализм принципларына тугърылык рухында тәрбияләүгә омтылыла, халыкара яшьләр хәрәкәтен җәелдерүгә ярдәм итә. ВЛКСМ әгъзалары хезмәттә үрнәк күрсәтергә, белемнәрне, мәдәниятне үзләштерергә, илнең сәяси тормышында актив катнашырга тиешләр. Комсомол Владимир Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы белән җитәкчелек итә.

Комсомол белән бәйле атамалар

үзгәртү
  • Комсомолец, Комсомольск һәм Комсомольский — киң таралган торак пунктлар атамалары.
  • Комсомол яки Ленин Комсомолы урамы — киң таралган урамнар исемнәре.

БЛКЯБ Татарстан өлкә комитеты беренче сәркәтипләре[1]

үзгәртү
  • Хаим Гарбер (1919-1920)
  • Лазарь Рубинштейн (1920-1921)
  • Михаил Фөдоров (1921)
  • Александра Баландина (1921-1922)
  • Николай Блудау (1922-1923)
  • П. Павлов (1923-1925)
  • Даниил (?) Бендүков (1925-1927)
  • Семөн Фөдоров (1927-1928)
  • Габделхак Зарипов (1928-1930)
  • Зәки Әхмәтшин (1931-1932)
  • Виктор Калашников (1931-1932)
  • Галим Мөхәммәтҗанов (1932-1936)
  • Мәхмүт Баһаветдинов (1936-1937)
  • Александр Перов (1937-1940)
  • Михаил Доронин (1940-1942)
  • Борис Лутскер (1942-1944)
  • Әүхәди Милмөхәммәтев (1944-1949)
  • Миңнехан Шәфиков (1949-1950)
  • Владимир Макаров (1950-1953)
  • Даимә Шакирҗанова (1953-1957)
  • Виктор Горбунов (1957-1958)
  • Кадыйр Җамалетдинов (1958-1961)
  • Олег Данилов (1961-1963)
  • Рәис Беляев (1963-1969)
  • Анатолий Василетс (1969-1972)
  • Илгиз Рахманколов (1972-1975)
  • Валерий Кузьмин (1975-1977)
  • Шамил Агеев (1977-1982)
  • Борис Леушин (1982-1984)
  • Дамир Шәяхмәтов (1984-1988)
  • Морат Гаделшин (1988-1991)

Бүләкләр

үзгәртү

Фотосурәтләр

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү