Куйбышев тимер юлы

Ку́йбышев тимер юлы – Урта Идел буе җирләрен хезмәтләндерүче тимер юллар системасы.

1936 елның 26 маеннан башлап Самар-Златоуст һәм элекке Сызран-Вязьма тимер юлларын берләштерә. Юлларның тулаем озынлыгы 11 502,5 км, шул исәптән төп юллар озынлыгы – 7 234,8 км. Юлның идарәсе Самарда урнашкан.

  • Куйбышев тимер юлы Горький тимер юлы белән Чынлы һәм Алнаши станцияләрендә тоташа.
  • Көньяк Урал тимер юлы белән: Кенәл, Кропачево, Мораптал, Белорецк станцияләре аша.
  • Мәскәү тимер юлы белән: Ряжск станциясе аша.

Куйбышев тимер юлы көнбатыштан көнчыгышка баручы ике параллель диярлек сызыктан тора. Берсе Кустарёвка – ИнзаСембер, икенчесе – РяжскСамар. Алар Башкортстанның Чишмә станциясендә бергә тоташа һәм Урал таулары эргәсендә тәмамлана. Башка ике линия: РузаевкаПензаРтищево һәм СемберСызранСарытау төньяктан көньякка бара

Куйбышев тимер юлы, 1940 ел

Куйбышев тимер юлы иң зур сәнәгать комплексларын тәэмин итә: Чаллыдагы, Тольятти һәм Сембердәге автомобиль заводларын, карамай эшкәртү, химия сәнәгате заводлары һәм корал җитештерүче предприятиеләр.

Тарих үзгәртү

Куйбышев тимер юлына керүче беренче тимер юл – МоршанскСызран сызыгы 1874да төзелә, 1877 елда Кенәлгә кадәр сузыла. 1880 елда Идел аша Сызран күпере салына. 1888 елда Кенәлдән Уфага кадәр сузыла, 1890дә – Златоустка, 1892 елдаЧиләбегә.

Куйбышев тимер юлына керүче РузаевкаСызран сызыгы 1898 елда төзелеп бетә. Хәзер тимер юлның төньяк йөрешенә керүче Инза – Сембер сызыгы 1898 елда төзелә. Аннары Батраки (1900), Часовня-Пристань – Мәләкәс (1902) станцияләре барлыкка килә. 1911 елда юл Мәләкәстән Бөгелмәгә озайтыла. 1914 елда Чишмәдә төньяк һәм көньяк йөрешләр кушыла.

1936 елда ДимИшембай сызыгы төзелә.

1989 елның 4 июнендә ӘшәОлы-Теләк арасында Россия һәм СССР тарихында иң дәһшәтле тимер юл һәләкате килеп чыга. 575 кеше һәлак булган.

Чыганак үзгәртү

Русча wikipedia-дәге бит