Ишембай
Ишембай шәһәре – Башкортстан республикасы буйсынуындагы шәһәр. Агыйдел елгасының уң як ярында, Стәрлетамакка каршы урнашкан. Башкортстан нефтен табучы һәм эшкәртүче промыселларның беренчесе.
Ишембай | |
баш. Ишембай | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 1815 |
---|---|
Рәсми исем | Ишембай |
Кушамат/тәхәллүс | Город нефтяников[1] һәм Город башкирских нефтяников[1] |
Рәсми тел | башкорт теле һәм рус теле |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Ишембай шәһәре[d][2] һәм Ишембай районы |
Административ-территориаль берәмлек | Ишембай шәһәре[d] |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Халык саны | 65 422 (2017)[3] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 150 метр |
Кардәш шәһәр | Актау |
Мәйдан | 103,47 км²[4] |
Почта индексы | 453200–453215 |
Рәсми веб-сайт | ishimbai.com |
Беренче язма телгә алу | 1930 |
Җирле телефон коды | 34794 |
Шәрәфле ватандашлар төркеме | [d] |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Объектның күренешләре өчен төркем | [d] |
Ишембай Викиҗыентыкта |
Тарихи мәгълүмат
үзгәртү1929 елда А.А.Блохин җитекчелегендә Ишембай авылына җибәрелгән геолого-разведка экспедициясе бу җирләрдә берничә нефтьле урын ача – Ишембай, Кучапкол, Иске Буран, Тирмән-Елга һәм башкалар. 1932 елда Ишембай промыселы эш башлый, ул Башкортстанда гына түгел, ә бөтен Идел-Урал нефть районында иң беренче булып санала.
Вакытлыча төзелгән геологлар биләмәсе әкренләп үсә бара, монда зур төзелеш башлана. Нефтьне җиткерү өчен Уфа-Ишембай тимер юлы төзелә, Агыйделнең сул як ярында нефть эшкәртүче завод эшли башлый.
1940 елда кала статусын алган Ишембай Башкортстанның көньяк-көнчыгыш нефть районының төп каласы булып исәпләнә.
Ишембай тирәсендәге шәһәрләрдә тиз тизлектә нефтехимик промыселы үсә башлый – машиналар төзү, төзелеш индустриясе һ.б., болар барысы да Стәрлетамак сәнәгать төененең барлыкка китерүгә булышлык итә.
Әлеге көнгә Стәрлетамак сәнәгать буыны чикләрендә Ишембай, Салават, Стәрлетамак шәһәрләре барлыкка килгән. Монда өлкә-ара бәйләнешле зур күләмле, куәтле нефтегаз комплексы эшләп килә. Шәһәрләр уртак инженер инфраструктурасы белән бәйләнгән. Бу инфрастуктурага транспорт юл челтәре, су селтәре һәм су киртәләре, шулай ук Ишембайдан Стәрлетамакка таш тоз ташучы, ә аннары эшкәртү өчен Салаватка нефть йөртүче, продуктларны җиткерүче челтәрләр керә. Калалар арасында, бигрәк тә Салават белән Ишембай арасында, мәдәният, торак, эш һәм миграция бәйләнешләре ныклы үсеш алган.
Ишембай Р240 (Уфа — Ырымбур) автомобиль юлы аша Уфа һәм Россия Федерациясенең башка регионнары белән, ә урындагы юллар челтәре аша районның авыллары белән тоташа.
Транспорт
үзгәртүТимер юлы
үзгәртүДим–Ишембай–Төйлегән (Куйбышев тимер юлы, Башкортстан Республикасы территориясе буйлап 312 км). Гомуми юнәлеше – көнбатыштан көнчыгышка. Уфа, Кырмыскалы, Авыргазы, Гафури, Стәрлетамак, Мәләвез, Көйергәзе районнары аша үтә. 1936 й. Дим–Карлыман–Ишембай линиясе (173 км) төзелә, 1951 елдан аңа Аллагуат–Күмертау–Төйлегән линиясе (153 км) урнашкан. Дим–Карлыман участогы электрлаштырылган (1977).
Шәхесләр
үзгәртү- Рәүф Вилданов (1953), техник фәннәре докторы.
- Олег Гайнетдинов (1949), техник фәннәре докторы, профессор.
- Сәрия Гомәрова (1935, Смакай — 1995), табибә, БАССР атказанган табибы.
- Азамат Сәгыйтов (1967), БР кече эшкуарлыкны үстерү һәм яклау фонды генераль директоры.
- Валерий Халиков (1950), медицина фәннәре докторы (1998), профессор (2002). РФ (2008) һәм БР (1992) атказанган табибы.
- Венер Хәлилов (1939—2004), КПСС Уфа шәһәр комитетының 2нче, 1нче сәркатибе (1980―1983).
- Исмәгыйль Шәрифҗанов (1940), тарих фәннәре докторы.
- Юрий Уткин (1939), 1нче (1993—1995) һәм 2нче (1995—1999) чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты.
Фотогалерея
үзгәртүМәгариф
үзгәртүМәдәният
үзгәртүДин
үзгәртү- Ислам
- Христианлык
- Православие
- Протестантлык
- Инҗил инануы христианнары чиркәве
- Яһвә шаһитлары
- Яңа апостол чиркәве
- Христиан-баптистлар чиркәве
Урамнары
үзгәртүЧыганак
үзгәртү- Рәсми сайттан(үле сылтама) (башк.)