Сәрия Гомәрова (15 декабрь 1935 ел — 27 гыйнвар 1995 ел) — табиб, җәмәгать эшлеклесе. 1959 елдан «Ишембайнефть» НГДУ-сының медицина-санитария часте һәм шәһәр хастаханәсе табибы. Ишембайның 10 нчы чакырылыш шәһәр Советы депутаты. Башкорт АССР-ның атказанган табибы.

Сәрия Гомәрова

Биографиясе үзгәртү

Сәрия Ибраһим кызы Гомәрова 1935 елның 15 декабрендә Башкорт АССРның Ишембай районы Смакай авылында Ибраһим һәм Миңлекамал Котлыбаевларның күп балалы гаиләсендә 3-нче бала булып дөньяга килә. Башлангыч белемне Смакай мәктәбендә ала, 5-нче класстан Ишембай шәһәренең 3-нче башкорт мәктәбендә укый. Мәктәпне тәмамлагач, табиб һөнәрен үз итеп, ахирәте һәм класташы Зәйнәп Сөяргулова белән бергә Башкорт дәүләт медицина институтына укырга керә. Бу уку йортында Сәрия үзен алдынгы студент итеп күрсәтә, һөнәрен тирәнрәк аңлау өчен төрле гыйльми хезмәтләр белән таныша, үзе дә фәнни конференцияләрдә, симпозиумнарда чыгыш ясый.

1958 елда үзенең классташы, нефть институтын шул елда гына тәмамлаган Рәсүл Гомәровка кияүгә чыга. 1956 елда кулына табиб дипломы алгач, юнәлтмә буенча туган ягы Ишембай каласына җибәрелә.

Файл:Гумеровы.jpg
Гомәрова С.И. гаиләсе белән

Хезмәт юлы үзгәртү

1959 елның 11 июлендә ул тәүге эш урыны — «Ишембайнефть» НГДУ-сының медицина-санитария частена урнаша һәм 1 нче поликлиниканың цех терапевты буларак эшли башлый.

1960 елда врач-невролог итеп күчерелә. Ә 1964 елда яшь белгечне неврология бүлекчәсе мөдире итеп тәгаенлиләр.

1966-1968 елларда гаилә хәле буенча аңа Ишембайдан читтә яшәргә туры килә.

Әмма1968 елдан гомеренең азагынача Ишембай җирендә чирлеләрне дәвалау белән шөгыльләнә. Бүлекчә мөдире буларак, аңа коллективта яхшы атмосфера булдыруны гына түгел, ә неврологик авыруларны дәвалаганда алдынгы алымнарны куллануны да хәстәрләргә туры килә.

1981-1982 елларда Ишембай неврология бүлекчәсендә төрле физиологик дәвалау аппаратларынан тыш, ләм-су белән дәвалау, энә терапиясе ысуллары киң кулланыла.

Шәһәр һәм район халкының байтагы Сәрия Ибраһим кызының энәләренең дәвасын татый. Күп еллар үтүгә карамастан, өлкән яшьтәгеләр әле дә Сәрия Ибраһим кызын хөрмәт белән искә ала. Аннан соңгы елларда Сәрия Ибраһим кызы, даими рәвештә квалификациясен күтәрү курсларында укый, Уфа, Казан, Киев, Мәскәү, Алма-ата калаларындагы медицина институтларында неврологиянең төрле юнәлешләре буенча белемен камилләштерә.

1987 елда Сәрия Ибраһим кызына югары категорияле врач-невролог квалификациясе бирелә. 1989 елда ССРБ Сәламәтлек саклау министрлыгының Югары гыйльми үзәге курсларында укый. 1991 елда лаеклы ялга чыга, әмма эшен дәвам итә. Медицина хезмәтенең өлкән лейтенанты.

1996 елда Ишембай шәһәре һәм районының медико-санитария частенең неврология бүлекчәсенә Сәрия Ибраһим кызы Гомәрованың исеме бирелә, һәм ул ул гомере буе эшләгән бинага мемориаль тактаташ куела. Сәрия Ибраһим кызының чирлеләрне дәвалау буенча фидакяр хезмәтен Ишембай халкы шулай югары бәяли.

Гаилә хәле үзгәртү

Тормыш иптәше Рәсүл Абдрахман улы белән бер ул тәрбиялиләр. Уллары Рөстәм, атасы юлыннан китә, Уфа неяфть институтын тәмамлый һәм әлеге вакытта Санкт-Петербург шәһәрендә үз һөнәре буенча эшли.

Рөстәм һәм аның балалары Ләйсән белән Рамил — техник фәннәр кандидатлары.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкорт АССР-ның атказанган табибы (11.06.1973 ел);
  • «Хезмәт ветераны» медале (1991 ел);

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Ишимская энциклопедия. (Уфа: Башкирская энциклопедия, 2015 г., стр. 656. 3000 экз.).
  • К. И. Мангушев, В. Н. Поляков, Ю. В, Уткин «Чудесный клад» (Москва, Советская Россия, 1985 г., стр. 144, 20 000 экз.).
  • В. Л. Игнатьев «Ишимбай: ХХ век».