Салават (шәһәр)
Салават(баш. Салауат) – Башкортстан республикасындагы шәһәр. Башкортстанның мөһим сәнәгать үзәге.
Салават | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Республика | Башкортстан |
Координатлар | 53°22'N, 55°56'E |
Мэр | Динар Хәлилов (в.в.б.)[1] |
Нигезләнгән | 1948 |
Мәйдан | 106,23 км² |
Климат | уртача |
Халык саны | ![]() |
Телефон коды | 3476 |
Почта индексы | 453250 |
Рәсми сайт | salavat.ru/ |
Кардәш шәһәрләр | Соргыт[2] |
География үзгәртү
Салават Башкортстанның көньягында, Агыйделнең сул як ярында урнашкан. Агыйдел буенда 5,5 км арага сузылган. Уфага кадәр 178 км юл. Шәһәр эчендә Уфа – Ырынбур сызыгындагы тимер юл станциясе, автовокзал урнашкан. Ишембай һәм Стәрлетамак белән көчле агломерация тәшкил итәләр.
Салаваттан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча) | |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Петербург ~ 2156 км Уфа ~ 156 км Стәрлетамак ~ 31 км |
Түбән Варта ~ 2014 км Төмән ~ 964 км Ишембай ~ 10 км |
Тубыл ~ 246 км | |||||||
Мәскәү ~ 1460 км | Магнитогорски ~ 314 км | ||||||||
Мәләвез ~ 47 км Ырынбур ~ 218 км |
|||||||||
Тарихи мәгълүмат үзгәртү
Салават шәһәре урынында Аллагуат дигән зур татар авылы һәм аның «филиал»лары булган: Кече Аллагуат, Әртил Көч (яки Күч), Кудакай, Ирек, Кызыл авыл, Карлыкүл, Юрматы, Куҗак һ.б. (барлыгы 17 авыл). 1917 елны Аллагуат волость үзәге була. Аңарда 2824 кеше яши, милләтләре буенча 97% татарлар.[3]
1948 елны бу урынны СССР Министрлар шурасы булачак 18№ Химзавод өчен сайлый. «Новостройка» атлы төзүчеләр бистәсе пәйда була. Аллагуват заводның санитар зонасына кертелгән, шунлыктан анда яшәүчеләрне хуҗалыкларын ташларга мәҗбүр итеп, бистәгә куалар. Тиз генә шул урынга сәяси матдәләр буенча хөкем ителгәннәрне һәм Алмания, Италия, Румыния, Маҗарстан гаскәрләре әсирләрен китереп ташлыйлар. Барлык тоткыннар саны 25 меңгә җитә. Әсирләргә мәхкәмә һәрберсен 25-әр елга иректән мәхрүм иткән. Аларны 1955 елны Хрущев һәм Аденауэр имзалаган яшерен килешү генә коткарган. Шул ук елны һәммә әсирләр ватанына кайта.
1949 елны ул Ишембайга буйсынулы штп була, 1954 елны мөстәкыйль шәһәр итеп таныла.
Әлеге көнгә Стәрлетамак сәнәгать буыны чикләрендә Ишембай, Салават, Стәрлетамак шәһәрләре барлыкка килгән. Монда өлкә-ара бәйләнешле зур күләмле, куәтле нефтегаз комплексы эшләп килә. Шәһәрләр уртак инженер инфраструктурасы белән бәйләнгән. Бу инфрастуктурага транспорт юл челтәре, су селтәре һәм су киртәләре, шулай ук Ишембайдан Стәрлетамакка таш тоз ташучы, ә аннары эшкәртү өчен Салаватка нефть йөртүче, продуктларны җиткерүче челтәрләр керә. Калалар арасында, бигрәк тә Салават белән Ишембай арасында, мәдәният, торак, эш һәм миграция бәйләнешләре ныклы үсеш алган.
Әле дә шәһәрдә 4 төзәтү колониясе исәпләнә.
Халык үзгәртү
1959[4] | 1970[5] | 1979[6] | 1989[7] | 2002[8] | 2010[9] |
---|---|---|---|---|---|
28 822 | 113 932 | 137 237 | 149 627 | 158 600 | 156 095 |
Мәдәният үзгәртү
Салават дәүләт башкорт театры 1936 елда төзелгән. Ул вакытта ул «Авыргазы татар колхоз-совхоз театры» дип аталган иде.
Матбугат үзгәртү
Салават шәһәрендә 2006 елда «Таң йолдызы» дип исемләнгән татар газетасы чыга башлаган иде. Соңрак исеме «Салават таңнары» дип үзгәртелде һәм ул рәсми теркәлү үтеп эшли башлады.
Танылган шәхесләр үзгәртү
- Мөхәммәт-Хәнәфия Батыршин, Аллагуат (1833-1912) — Ташкәнт шәһәренең беренче шәһәр табибы.
- Хәсән Әхтәмов — Советлар Берлеге каһарманы.
- Эмиль Сәйфетдинов — спидвейчы.
- Ольга Вайсбеккер — балалайкачы. ТР халык артисты (2018).
- Игорь Изместьев (1966), сәясәтче, эшмәкәр. РФ Федерация Советы әгъзасы (2001―2006), гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән.
- Линар Марат улы Гарипов (1999―2022), Казан югары танк командирлары училищесын тәмамлаган (2021) лейтенант, танк взводы командиры, Россия хәрбиләренең Украинадагы махсус операциясе вакытында үтерелгән[10].
Фотогалерея үзгәртү
-
Губкин ур.
-
"Октябрь" кинотеатры
-
Музыкаль училище
-
Желанный
-
Нефтехимиклар мәдәният сарае
-
Первомай ур.
-
Богдан Хмельницкий ур.
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ Салават шәһәре башлыгы вазифасыннан китте. Азатлык радиосы, 13.02.2019
- ↑ http://admsurgut.ru/rubric/120/Partnery-Surguta
- ↑ М. И. Роднов. Крестьянство Стерлитамакского уезда по переписи 1917 года. Уфа, 2009. 132 с.(үле сылтама)
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ Численность населения по населенным пунктам Республики Башкортостан, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-11-03
- ↑ www.gorodSalavat.ru - Житель Салавата Линар Гарипов погиб на Украине. Сайт города Салават, 25.03.2022
Чыганак үзгәртү
• Салават төзелеше тарихы 2012 елның 20 февраль көнендә архивланган.