Мәләвез
Мәләвез (баш. Мәләүез, рус. Мелеуз) — Башкортстан Республикасы буйсынуындагы шәһәр. Мәләвез елгасы суын Агыйделгә койган җирдә урнашкан. Мәләвездән Уфага кадәр 206 км, Ырынбурга – 169 км.
Мәләвез | |
баш. Мәләүез | |
Илтамга | |
Нигезләнү датасы | XVIII гасыр |
---|---|
Рәсми исем | Мәләүез |
Рәсми тел | башкорт теле һәм рус теле |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Городское поселение город Мелеуз[d][1] һәм Мәләвез районы |
Административ-территориаль берәмлек | Мәләвез районы, Стәрлетамак өязе һәм Стәрлетамак кантуны |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Халык саны | 58 004 (1 гыйнвар 2018)[2] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 170 метр |
Мәйдан | 32 км² |
Почта индексы | 453850 |
Рәсми веб-сайт | admmeleuz.ru |
Беренче язма телгә алу | 1753 |
Җирле телефон коды | 34764 |
Мәләвез Викиҗыентыкта |
Тарихи белешмә
үзгәртүМәләвез Ырынбур юлында урнашкан татар-чуаш авылы өстенә нигезләнгән. Беренче тапкыр 1786 елда Мәләвез ямы буларак искә алына. 1795 елда биредә 30 йорта 244 чуаш, 30 йортта 190 татар яшәде. Дәүләт игенчеләре катлавында торганнар. Соңрак бирегә Бөгелчән авылыннан керәшеннәр һәм чуашлар, Бишкаен авылыннан чуашлар, Казан губернасыннан Байсар һәм Бикшик авылларыннан, Сембер губернасы Ярсеево (Тонагай) авылыннан чуашлар күченеп килә. 1834 елда VIII ревизия вакытында 498 кеше яши. 1920 елда 2564 ир-ат, 3221 хатын-кыз, барлыгы 5785 кеше яшәде, 1031 йортта. Бер авылда чуашлар, татарлар, руслар яшәде. Мәчет һәм чиркәүле авыл. Стәрлетамак өязенең Мәләвез волостенә 95 авыл караган.[3] 1930 елдан Мәләвез районы үзәге.
Халык
үзгәртү1897[4] | 1959[5] | 1970[6] | 1979[7] | 1989[8] | 2002[9] | 2010[10] |
---|---|---|---|---|---|---|
~9 100 | 17 772 | 24 851 | 38 409 | 53 448 | 62 949 | 61 390 |
Географик мәгълүмат
үзгәртүКлимат
үзгәртүКискен континенталь климат.
Мәләвез климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Абсолют максимум, °C | 6,8 | 11,1 | 14 | 30 | 38 | 38,5 | 39,1 | 37 | 35,7 | 24,6 | 14 | 9,6 | 39,1 |
Уртача максимум, °C | −9,9 | −8,8 | −1,6 | 11 | 20,3 | 24,6 | 26,1 | 24 | 18,1 | 8,2 | −2 | −7,8 | 8,7 |
Уртача температура, °C | −13,6 | −13,2 | −6,4 | 5,7 | 14,1 | 18,5 | 20,2 | 17,8 | 12,3 | 4 | −5 | −11,2 | 3,7 |
Уртача минимум, °C | −18,3 | −18,3 | −11,8 | 0,1 | 6,9 | 11,7 | 13,9 | 11,3 | 6,5 | −0,1 | −8,7 | −15,5 | −1,8 |
Абсолют минимум, °C | −42,8 | −43,9 | −32,2 | −24,4 | −5,8 | −3 | 1 | −0,7 | −7,1 | −22 | −35,8 | −43,4 | −43,9 |
Явым-төшем нормасы, мм | 44,8 | 31 | 34,8 | 29,4 | 45,2 | 59,4 | 46 | 42,1 | 34,2 | 40,7 | 45,9 | 42,5 | 496 |
Социаль-икътисади үсеш
үзгәртү1938 елда штб статусын ала, 1958 елдан – шәһәр. 1936 елда Мәләвездә коры сөт заводы, 1938 елда шикәр заводы, 1952 елда агач эшкәртү комбинаты, 1954тә кирпеч заводы., 1957дә тимер-бетон эшләнмәләр заводы. Сугыштан соң Ишембай—Күмертау тимер юлы төзелеп бетә (1947). 1958 елда 17 мең кеше яшәгән Мәләвезгә шәһәр статусы бирелә. 1975 елда химия заводы продукциясен бирә башлый.
Мәгариф
үзгәртүМәләвез индустриаль көллияте. Ул 1974 елда ачыла һәм күбесенчә Мәләвез химия заводы өчен белгечлекләр әзерли (фосфор, кремний һ.б. матдәләр белән эшләр өчен).
Дин
үзгәртү- Ислам
- Җәмигъ мәчете. Мәләвезнең үзәк мәчетен татар сәүдәгәре Хәбибулла Усманов 1908 елны төзетә. Совет заманында мәчеттә Х.Ямашев исемендәге татар яшьләре клубы, кинотеатр, дәүләт банкы бүлекчәсе, район китапханәсе урнаша. 1989 елда мәчет мөселманнарга кайтарыла. 1994 елда манарасы торгызыла. 2001 елда мәдрәсә төзелә.
- Христианлык
- Православие
- Инҗил инануы христианнары чиркәве
Урамнары
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ ОКТМО
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ http://ufagen.ru/places/meleuzovskiy/meleuz.html
- ↑ http://www.mojgorod.ru/r_bashkortst/meleuz/
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ Численность населения по населенным пунктам Республики Башкортостан, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-11-03