Сембер губернасы

Сембер губернасы (рус. Симбирская губерния, чуаш. Чĕмпĕр кĕперни, эрзәчә Симбирь губерня) — Россия империясенең һәм РСФСР административ берәмлеге.

Сембер губернасы
1796 — 1928


Герб
Башкала Сембер
Мәйдан 43 491 чакрым² (1897) (49 500 км²)
Халык 1 527 848 кеше[1]
Сембер калгайлыгы
Сембер округы
Чуашия байрагы Чуашия тарихы

Чуашиядә борынгы җәмгыять
Урта гасырлар

Һуннар империясе (434 — VI гасыр)
Хәзәр каһанлыгы (650—969)
Идел буе Болгары (X гасыр — 1240)
Алтын Урда (1240 — 1438)
Казан ханлыгы (1438 — 1552)

Русия патшалыгы составында

Казан сарае Приказы (1552 — 1708)

Русия империясе составында

Казан губернасы (1708 — 1920)
Сембер губернасы (1796 — 1924)

ССРБ составында

Чуаш автономияле өлкәсе (1920 — 1925)
Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы (1925 — 1990)
Чуаш Совет Социалистик Республикасы
(1990 — 1992)

Русия Федерациясе составында

Чуаш Республикасы (1992 елдан)


«Чуашия» порталы

Элекке Сембер губернасы территориясендә хәзер Татарстанның, Чуашиянең, Мордовиянең һәм Сембер өлкәсенең өлешләре урнашалар.

География

үзгәртү

Чиктәшлек

үзгәртү
Як Губерна
Төньяк Казан губернасы
Төньяк-көнбатыш Түбән Новгород губернасы
Көньяк-көнбатыш Пенза губернасы
Көньяк Сарытау губернасы
Көньяк Самар губернасы

1926 елда губернаның мәйданы 34 071 км² булган.

Гарәп язма чыганаклары буенча, X гасырда булачак губернаның көньягында бортаслар торган; хәзерге Сембердән көньякка таба мордвалалар торган. XIII гасырда бу якларда татарлар килеп чыга. XIV гасырда Алтын Урданың һәм Россиянең чиге Сыры елгасы буенча узган.

1648 елда Сембер шәһәре нигезләнә; Сембердән көньяккта таба оборона линиясе корыла. 1683 елда Сызран шәһәре нигезләнә.

1708 елда булачак губернаның территориясе Казан губернасы составына кертелгән. 1780 елда Сембер калгайлыгы барлыкка килә, 1796 елда ул Сембер губернасына әйләнә.

1924 елда Сембер Ульянов-Ленин хөрмәтенә Ульяновск дип аталган, ә губерна Ульяновск губернасы дип атала башлаган. 1928 елда Ульяновск губернасы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Урта Идел өлкәсенең Ульяновск округына кертелә.

Административ бүленеш

үзгәртү
 

1796 елда наместниклыгын губернияга үзгәртеп кору нәтиҗәсендә, Котяково, Тагай һәм Кынады өязләре юкка чыгарылалар һәм губерна 10 (Алатыр, Ардатау, Буа, Карсун, Кормыш, Самара, Сөнгәләй, Ставрополь, Сызран һәм Сембер) өяздән тора башлый.

1797 елда Пенза губернасы юкка чыгарыла, һәм Сембер губернасы составына аның Инсар, Саранск һәм Шешкеево өязләре кертелә (1801 елда кире кайтардылар).

1798 елда Ардатау, Сөнгәләй һәм Шешкеево өязләре юкка чыгарылалар (баштагы икесе 1802 елда торгызылалар). 1850 елда Ставрополь һәм Самара өязләре Самар губернасына күчәләр.

1850—1920 елларда административ бүленеш:

Өяз Үзәге Мәйдан,
чакрым²
Халык саны[1]
(1897), кеше
1 Алатыр өязе Алатыр (12 209 кеше) 4 832,1 158 188
2 Ардатау өязе Ардатау (4 855 кеше) 3 972,7 189 226
3 Буа өязе Буа (4 213 кеше) 4 758,4 182 056
4 Карсун өязе Карсун (3 805 кеше) 6 678,4 217 087
5 Кормыш өязе Кормыш (3 166 кеше) 3 786,6 161 647
6 Сөнгәләй өязе Сөнгәләй (5 734 кеше) 5 408,3 151 726
7 Сембер өязе Сембер (41 684 кеше) 6 038,9 225 873
8 Сызран өязе Сызран (32 383 кеше) 8 015,6 242 045
Сембер губернасы:
Тел Кешеләр саны %
рус 1 038 493 67,97
мордва 188 980 12,37
чуаш 159 766 10,46
татар 133 977 8,77
беларус 1 455 0,10
украин 1 271 0,08
эстон 837 0,05
поляк 757 0,05
алман 593 0,04
латыш 548 0,04
яһүд 445 0,03
чех 211 0,01
башка телләр 515 0,03
Өязләрдә тел буенча состав:
Уезд рус теле мордва теле чуаш теле татар теле
Алатыр өязе 73,0 % 26,7 %
Ардатау өязе 59,6 % 39,4 %
Буа өязе 17,3 % 3,8 % 44,3 % 34,6 %
Карсун өязе 85,3 % 8,3 % 2,3 % 3,9 %
Кормыш өязе 52,5 % 6,4 % 25,9 % 15,0 %
Сөнгәләй өязе 78,9 % 10,7 % 4,6 % 4,5 %
Сембер өязе 77,1 % 4,9 % 7,4 % 9,8 %
Сызран өязе 88,7 % 4,1 % 3,4 % 3,1 %

Губернаның җитәкчелеге

үзгәртү

Наместниклыгының хакимнәре

үзгәртү
Исем
Пётр Баратаев
1780—1789
Александр Карпов
1790—31.07.1797

Губернаторлар

үзгәртү
Исем
Александр Толстой
18.08.1797—22.05.1799
Борис Кромин
18.07.1799—20.09.1799
Василий Сушков
1799—1803
Сергей Хованский
1803—1808
Алексей Долгоруков
14.03.1808—17.05.1815
Николай Дубенский
17.05.1815—27.05.1817
Михаил Магницкий
14.06.1817—1819
Андрей Уманцов
1819—1821
Андрей Лукьянович
15.06.1821—28.08.1826
Александр Жмакин
28.08.1826—02.07.1831
Алексей Загряжский
02.07.1831—05.03.1835
Иван Жиркевич
05.03.1835—27.07.1836
Иван Хомутов
03.08.1836—1838
Николай Комаров
27.02.1838—07.05.1840
Авксентий Гевлич
1840—1843
Николай Булдаков
06.12.1843—1849
Пётр Черкасский
01.02.1849—1852
Николай Бибиков
10.12.1852—01.06.1856
Егор Извеков
01.06.1856—23.06.1861
Михаил Анисимов
23.06.1861—01.01.1865
Иван Велио
01.01.1865—02.12.1866
Владимир Орлов-Давыдов
06.12.1866—12.10.1868
Александр Гойнинген фон Гюне
24.01.1869—16.10.1869
Дмитрий Еремеев
02.11.1869—19.01.1873
Николай Долгово-Сабуров
26.05.1873—01.11.1886
Михаил Теренин
08.01.1887—22.01.1893
Владимир Акинфов
30.01.1893—22.07.1902
Сергей Ржевский
28.08.1902—25.10.1904
Лев Яшвиль
25.10.1904—1906
Константин Старынкевич
1906—23.09.1906
Дмитрий Дубасов
07.10.1906—28.02.1911
Александр Ключарев
28.02.1911—29.11.1916
Михаил Черкасский
29.11.1916—05.03.1917

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү