Ардатау (Мордовия)
Русиядә шәһәр
Арда́тов (эрз. Орданьбуе, рус. Ардатов) — Мордовиядә урнашкан шәһәр (1780 елдан), Ардатау районының административ үзәге.
Ардатау | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Җөмһүрият | Мордовия |
Район | Ардатау районы |
Координатлар | 54°51'N, 46°14'E |
Нигезләнгән | 1671 |
Мәркәз биеклеге | 130 м |
Халык саны | 9 400 кеше |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Телефон коды | +7 83431 |
Халык саны — 9 400 кеше (2010).
География үзгәртү
Шәһәр Алатыр елгасы (Сыры кушылдыгы) өстендә, Саранскидан 114 километр төньяк-көнчыгыштарак урнаша. Иң якын тимер юл станциясе — Ардатау (10 км).
Тарих үзгәртү
1671 елда Ардатауо авылы буларак телгә алына; исем чыганагы — Ордат (мордва исеме) исемненнән.
1780 елдан — Сембер наместниклыгының (1796 елдан — Сембер губернаның) Ардатау өязенең үзәге. 1798—1802 елларда — өяз үзәге булмаган шәһәр. 1802 елдан — яңадан өяз үзәге.
1927 елдан — Ардатау районының үзәге.
Халык үзгәртү
1897[1] | 1959[2] | 1970[3] | 1979[4] | 1989[5] | 2002[6] | 2010[7] |
---|---|---|---|---|---|---|
4 855 | 9 932 | 9 544 | 9 192 | 10 027 | 9 587 | 9 400 |
Икътисад үзгәртү
- май җитештерү заводы;
- икмәк комбинаты;
- мамык фабрикасы;
- агач эшкәртү сәнәгатенең ширкәтләре.
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=479
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-05-18
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2012-12-01